Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов сугыш шартларында федераль үзәккә каршылык күрсәтмәскә чакырды


Миңнеханов 23 декабрь Дәүләт шурасы утырышында
Миңнеханов 23 декабрь Дәүләт шурасы утырышында

Миңнеханов фикеренчә, дөнья җәмәгатьчелеге Русияне таркатырга тели, Татарстанның каршылыгы "Татарстан баш күтәрде" дип кабул ителәчәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның президент атамасын саклап калырга омтылуын дөнья җәмәгатьчелеге "Татарстан баш күтәрде" дип кабул итәчәк дип белдерде. Бу фикерен ул 23 декабрь көнне Татарстан Дәүләт шурасы утырышында әйтте. Дәүләт шурасы республиканың Конституциясенә үзгәрешләр кабул итү мәсьәләсен карады.

— Дөнья җәмәгатьчелеге Русияне таркатырга тели. Кешеләр безнең каршылыкны "Татарстан баш күтәрде, Русия өлешләргә таралачак" дип кабул итәчәк. Моңа юл куярга ярамый, — диде Миңнеханов.

Аның фикеренчә, Русия бүгенге көндә "бөтен Көнбатышка" каршы көрәшә, бу Русия-Украина мәсьәләсе генә түгел.

Миңнеханов Татарстан Дәүләт шурасы депутатларын Конституция үзгәрешләренә каршы чыкмаска, аларны кабул итәргә өндәде. Ул федераль үзәк белән каршылыкка кермәү әһәмиятен ассызыклады.

— Безнең федераль хакимият белән бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Федераль үзәк белән талашырга да мөмкин, файдасы булачакмы, күрербез. Ләкин безгә кешеләр турында уйларга кирәк, аларга яхшы тормыш тәэмин итәргә кирәк, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан федераль үзәккә күп салым түләсә дә, ул да федераль үзәктән "күп нәрсә ала", диде Татарстан президенты.

  • 21 декабрь кичендә Татарстан Дәүләт шурасына республика Конституциясен үзгәртү, шул исәптән президент атамасыннан баш тарту турында канун өлгесе кертелде.
  • Русия 2022 елның 24 февралендә күрше Украинага һөҗүм итте. Сугыш дәвамында дистәләрчә мең хәрби һәлак булды, меңнәрчә гади халык һәм балалар үлде, миллионнарча кеше зыян күрә.
  • Татарстан белән Башкортстан сугышны хуплау, аңа ихтыяриларны җыю һәм Донбасска ярдәм җибәрүдә Русия буйлап иң актив төбәкләр арасында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG