Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда Башкортстанда гаскәрне "кимсеткән" өчен 73 кешегә штраф салынган


Илллюстратив фото
Илллюстратив фото

Иң кечкенә штраф күләме – өч мең сум, иң зурысы – 50 мең сум булган.

Узган елның 28 декабренә кадәр Башкортстан мәхкәмәләре Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" турында 84 эш караган. 73 кешене административ җаваплылыкка тартканнар, дип хәбәр итә республика мәхкәмәләренең берләшкән матбугат хезмәтенә сылтама белән РБК Уфа.

Иң кечкенә штраф күләме – өч мең сум, иң зурысы – 50 мең сум булган.

Узган ел бу маддә нигезендә гаепләнүчеләр район һәм шәһәр мәхкәмәләре чыгарган 29 карарны төбәкнең Югары мәхкәмәсенә шикаять иткән. 20 карар үз көчендә калган, ике эштә штрафны үз көчендә калдырып, хөкем карарын үзгәрткәннәр, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү тәртибе дөрес булмау сәбәпле дүрт эшне карамый калдырганнар. Югары мәхкәмә өч хөкем карарын гына гамәлдән чыгарган.

  • Узган ел 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Былтыр октябрь башында Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшәүче Лиана Нургалиевага, мобилизациягә протест белдереп ялгыз пикетка чыгуы өчен гаскәрне "дискредитацияләү" турында административ эш ачылды. Ул "Цинкта алып кайтсалар, чыгарга соң булачак" дигән плакатын тотып бер минут та тора алмаган иде.
  • Сентябрь ахырында Белорет шәһәренең Металлурглар мәйданына "Булмасын сугыш!" дигән плакат тотып чыккан егеткә 15 мең сум штраф салдылар.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгән көнне - 21 сентябрьдә Салават шәһәрендәге Ленин мәйданында сугышка каршы ялгыз пикет уздырган Илшат Ниязгуловка да 30 мең сум штраф бирелде.
  • 2022 елның декабрь уртасына Русиядә Украинага каршы сугышны тәнкыйтьләүче гамәлләр һәм карашлар өчен 300дән артык җинаять эше ачылуы билгеле булды.

    Иң күп җинаять эшләре Русия гаскәре турында "ялган мәгълүматлар" тарату, вандаллык һәм ил гаскәрен "дискредитацияләү" маддәләре нигезендә ачылган. Сугышка каршы булган өчен ачылган җинаять эшләрендә 378 кеше гаепләнә, аларның 7се - балигъ түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG