Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә китерелгән украин балаларына яңача идеологик тәрбия бирелә – Йель университеты хисабы


Архив фотосы, Киевта балалар сайлау бүлгесендә. 2019 ел.
Архив фотосы, Киевта балалар сайлау бүлгесендә. 2019 ел.

Аларга мондый тәрбия аланнарда бирелә ди белгечләр. Аларның кимендә 78 процентында украин балаларына ватанпәрвәрлек белән бәйле, хәрби, мәдәни өлкәләрдә урыс идеяләрен сеңдермәкче булалар диелә. Мондый аланнар Татарстан һәм Башкортстанда да бар.

Conflict Observatory проекты кысаларында, АКШта урнашкан Йель (Yale) университетының сәламәтлек саклау факультеты бүлеге тикшеренү чыгарган. Анда әйтелгәнчә, Русия һәм аннексияләнгән Кырымда кимендә 43 оешмадан торган челтәр бар, бу оешмаларда Украинаның дүрт айдан башлап 17 яшькә кадәр булган балалары идеологик эшкәртүгә дучар ителә.

Тикшеренүчеләр бәяләмәсенә күрә, былтыр 24 февральдән башлап, мондый аланнарга 6 меңнән артык украин баласы һәм үсмере эләккән. Чын саннар күпкә зуррак та булырга мөмкин, ди алар.

Бу оешмаларның күпчелеге Кырымда эшли, әмма 10сы Русиянең зур шәһәрләреннән, әйтик Мәскәү, Казан һәм Екатеринбурдан ерак түгел урнашкан. Аланнар Себердә һәм Ерак Көнчыгышта да бар диелә.

Сугыштан качарга мәҗбүр калган Украина балаларын психиатрия клиникасына һәм ятимнәр яши торган йортлар белән бәйле оешмаларга да җибәргәннәр ди белгечләр.

"Күрәсең, балаларга яңабаштан сәяси тәрбия бирү – бу аланнарның төп функцияседер. Без ачыклаган аланнарның кимендә 78 процентында украин балаларына ватанпәрвәрлек белән бәйле, хәрби, мәдәни өлкәләрдә урыс идеяләрен сеңдермәкче булалар.

Шул ук вакытта, ятим булмаган балаларның ата-аналарына басым ясаулары, баласын аланга җибәрсен өчен, алардан рөхсәт алырга тырышулары әйтелә. Сораштырылган ата-аналарның кайберләре баланы мондый аланга бирергә риза булмадык, әмма аны барыбер шунда җибәрделәр, дип белдергән.

"Бу хисаптагы фактлар дүртенче Женева конвенциясенең бозылуын күрсәтә", дигән хисап авторларының берсе Натаниэль Рэймонда.

"ДНР" һәм "ЛНР"дан китерелгән 400ләп бала Татарстан аланнарында да ял итте. Алар белән Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева очрашып "бөтен аланнар да яшьләргә патриотик тәрбия, коммуникатив сәләтләрен үстерү һәм мәдәни мирасны" саклауга юнәлгән дип белдерде. Украина балаларын Биектау районында урнашкан "Чайка" һәм "Байтик", Яшел Үзән районындагы "Мирас" аланы кабул итте.

Аланнарга мәктәп яшендәге генә түгел, кечкенәрәк балалар да җибәрелгән. Былтыр июньдә генә дә аларның саны 106 булган.

"Белем бирү оешмалары җитәкчеләре балаларын сәламәтләндерү кампаниясенә җәлеп итү өчен ата-аналар белән агитация эше алып бара", диелгән Татарстанның мәгариф һәм фән министрлы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Мондый алан Башкортстанда да бар. Илеш районындагы "Орлёнок" сәламәтләндерү аланында фетнәчел Луһанскидан китерелгән балалар урнаштырылган. Аларда Русиягә һәм Башкортстанга мәхәббәт тәрбияләргә тырышулары сизелә.

Әйтик, 49 баланы районның төбәкне өйрәнү тарихи музеена алып барганнар. Илеш районының рәсми сәхифәсенә чарадан фотолар кертелгән. Украина балаларына Русия байрагы тоттырып төшергән фото да бар. Бу хакта язылган постта "балалар бик теләп Русия байрагы белән фотога төште, кайберләре исә рөхсәт бирелгәннән соң, кулларына Башкортстан һәм Илеш районы байракларын алды", диелә.

Луһанскидан китерелгән балаларга "Башкорт халык уен кораллары" дигән темага лекция укыганнар, остаханәләр оештырганнар. Былтыр октябрь ахырында үткән шундый остаханәдә мәсәлән балаларга "Георгий тасмасы" белән түштамгалар ясарга өйрәткәннәр.

  • Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Русия хәрбиләре Украинага һөҗүм итте. Сугыш башланганннан бирле, 11 ай эчендә Русиягә Украинадан 14 меңнән артык бала сөрелгән. Украинаның милли мәгълүмати бюросы мәгълүматынча, аларның 126сы гына кире өенә кайта алган.
  • Украинаның "Сугыш балалары" рәсми сайты, меңләгән әти-әниләр, дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар, волонтерлар юкка чыккан балаларны эзләү белән шөгыльләнә.
  • Украина Русияне берничә мәртәбә оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны да мәҗбүриләп Русиягә алып китүдә гаепләде. Русия хакимиятләре исә кешеләр Русиягә үз теләкләре белән чыга дип белдерә. БМО балаларны бары тик аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып кына һәм әти-әниләре ризалыгы белән генә башка урынга күчерергә ярый дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG