Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путинга сугышта җиңүгә юл куймаска кирәк". Мүнһен конференциясендә нинди фикергә килделәр


Украина президенты Владимир Зеленский чарада катнашучыларга видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итте
Украина президенты Владимир Зеленский чарада катнашучыларга видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итте

Дөнья җәмәгатьчелеге Русиянең Украинага каршы һөҗүмен "империалистик" һәм "колониаль" сугыш дип бәяләде. Көнбатыш илләре Украинага ярдәм күрсәтү өчен хәрби сәнәгать җитештерүен арттыру турында сөйләште.

19 февраль Германиянең Мүнһен шәһәрендә 59нчы халыкара иминлек конференциясе тәмамланды. Җыенда дәүләт җитәкчеләре, дипломатлар һәм сәясәтчеләр җыелды. Быел конференциягә Русия һәм Иранның рәсми вәкилләре чакырылмады.

Конференция үзәгендә - Русиянең Украинага каршы сугышы темасы булды. Аерым алганда, сугыш шартларында Украина ни рәвешле үзенең территориаль бөтенлеген кире кайтара һәм бу җирлектә ничек тынычлык урнаштыра алуы хакында фикер алыштылар.

Украина президенты Владимир Зеленский чарада катнашучыларга видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул Голиафны җиңгән Давыт турында Библия кыйссасын искә алып, Путин Русиясен Голиаф белән чагыштырды, ә Украинага ярдәм итүче һәм агрессиягә каршы торучы барлык кешеләрне "Давытлар" дип атады.

Зеленский янә Көнбатыш илләрен Украинага бигрәк тә авыр техника белән ярдәмне көчәйтергә һәм тизләтергә чакырды. Украина президенты сүзләренчә, "Голиаф"ны җиңүдән башка альтернатива юк. Зеленский Украинаның халыкара танылган чикләрдә бар территориясендә контрольне кайтарырга омтылачагын раслады. Украина президенты сүзләренчә, ул компромисска бармаячак.

Көнбатыш лидерлары фикеренчә, Русия һәм аның президенты Владимир Путин әлегә Украина җирләреннән үз гаскәрен чыгарырга әзер түгел. Шуңа күрә Киевка хәрби, сәяси, һуманитар һәм финанс ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә кирәк. АКШ, Британия, Германия һәм Франция сәясәтчеләре үз чыгышларында Путинның сугышта җиңү яулавына юл куймаска кирәк дип ачык белдерде.

Европа илләре башлыклары Русия алып барган һөҗүмне империалистик сугыш дип атады. Германия канцлеры Олаф Шольц "Путин - ревизия ясаучы" дип белдерде.

Франция президенты Эммануэль Макрон бүгенге хәлне "Мәскәүнең яңа империализмы" һәм ул моны "колониаль ысул белән алып бара" дип бәяләде.

Еврокомиссия башлыгы Урсул фон дер Ляйен халыкара җәмәгатьчелек исеменнән: "Без беркайчан да бу империализм белән ризалашмаячакбыз", дип әйтте.

Финляндия премьер-министры Санна Марин сүзләренчә, Путинны туктатмаган очракта, бу башка авторитар җитәкчеләргә үрнәк булып торачак.

Кытай факторы

АКШ Дәүләт департаменты башлыгы Энтони Блинкен да шундый фикердә. "Әгәр Русия басып алуга корылган сугышта уңышка ирешсә, Пандора тартмасы ачылачак", диде ул. Блинкен Кытай сүзен әйтмәсә дә, күпләр аның нәкъ шул илне күз уңында тотуын шәйләде.

Кытай коммунистлар фиркасе үзәк комитетының тышкы эшләр комиссиясе канцеляриясе мөдире Ван И көнбатыш илләрен салкын сугыш чорындагы кебек фикер йөртүдә гаепләде. "Салкын сугыш климаты кире кайта", диде дипломат. Ул Кытайның хәрби каршылыкны тыныч юл белән хәл итү планын тәкъдим итәчәген әйтте, ләкин нечкәлекләргә бирелмәде. Кытай, үз чиратында, Тайван мәсьәләсендә "ике стандартлы" эшкә юл куймаячагын әйтте.

АКШ вәкиле Энтони Блинкен Кытай "капканына" эләкмәскә чакырды. Вашингтон Кытайның Русиягә хәрби ярдәм күрсәтәме икәнен игътибар белән күзәтеп тора диде ул. Урсул фон дел Ляйен да бу фикергә кушылды. Аның сүзләренчә, Пекинның Русиягә ярдәм күрсәтмәве әлегә сизелми, киресенчә, "бүген моның киресе күзәтелә".

Күзәтүчеләр Мүнһен конференциясендә төрле белдерүләр яңгыраса да, төп сораулар ачык калды дип белдерде. Украинада сугыш кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Ул кайсы очракта тәмамланырга тиеш һәм моның өчен нинди шартларны үтәргә кирәк?

Конференция Bayerischer Hof отелендә узды
Конференция Bayerischer Hof отелендә узды

Спикерлар беренче сорауга төгәл җавап бирүе кыен дип саный. Путинның нинди гамәл кылачагы, ул киткән очракта аның урынына кем киләчәге дә билгеле түгел. Шуңа да белгечләр һәм сәясәтчеләр дөнья җәмәгатьчелеге фаразлар ясауда саграк эш итә башлады диде.

Ә менә икенче сорауга төгәл җавап бирелде: нинди шартларда солыхка ирешәчәген Украина бары тик үзе генә хәл итә ала. Көнбатыш илләре аңа шул вакытка кадәр корал белән ярдәм күрсәтәчәген ышандырды.

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы нәтиҗәсендә көнбатыш илләре хәрби сәнәгать җитештерүен арттырырга җыенуын белдерде. Еврокомиссия рәисе Урсул фон дер Ляйен Европа берелеге илләре хөкүмәтләре яңа җитештерү линияләренә һәм корал ясау күләмен арттыруга инвестицияләр җәлеп итүгә мөмкинлекләр тудырырга тиеш диде. Европа берлегеның югары вәкиле Жозеп Боррель исә, Украинаның коралга ихтыяҗы зур булу сәбәпле, Европа берлеге корал сатып алуның яңа юлын оештыруын әйтте.

Җыен ахырында Мүнһен конференциясе мөдире Кристоф Хойзген Европа илләренә хәрби чыгымнарны арттырырга чакырды. Аныңча, Европа берлеге илләре Украинага хәрби ярдәм күрсәтүдә уртак бюджет булдырырга тиеш.

Русия оппозициясе

Мүнһен конференциясе кысаларында Русия оппозиция вәкилләре белән очрашулар узды. Очрашуның берсендә Михаил Ходорковский, Гарри Каспаров, Жанна Немцова һәм "Мемориал" хокук яклау төркеме вәкиле Ирина Щербакова катнашты. Сөйләшү оппозицион сәясәтчеләрнең Русия киләчәген күзаллавы турында булды.

Гарри Каспаров, Украинаның сугышта җиңүе Русия җәмгыятендә уңай үзгәрешләр барлыкка килүнең төп шарты булып тора дип белдерде. Аның фикеренчә, Русия халкы илнең җиңелүен аңларга тиеш. Моның билгесе булып исә ул Украинага аннекцияләнгән Кырымны кайтаруны атый.

Михаил Ходорковский Көнбатыш илләрен хәрби гамәлләр эскалациясеннән курыкмаска чакырды. Ул, киресенчә, деэскалация һәм Мәскәү шартларында солыхны кабул ителмәслек дип атады, бу "каракка урланган мал белән китү мөмкинлеген бирү белән тиң", диде ул.

Жанна Немцова белән Ирина Щербакова Русия халкына Украинадагы сугыш турында күбрәк сөйләргә һәм рациональ гына түгел, хисси аргументларны да кулланырга кирәк дип сөйләделәр.

  • Мүнһен халыкара иминлек конференциясе 17-19 февраль көннәрендә узды. Чарада күп кенә илнең җитәкчеләре һәм югары вәкилләре катнашты. Аерым алганда, җыенда Германия канцлеры Олаф Шольц, Франция президенты Эммануэль Макрон, АКШ вице-президенты Камала Харрис чыгыш ясады.
  • 2007 елда бу конференциядә Русия президенты Владимир Путин чыгыш ясаган иде, быел анда Русия хакимияте вәкилләре яисә Кремль белән бәйле эшкуарлар чакырылмады. Аның каравы чарага эмиграциядә яшәүче оппозиционерлар Михаил Ходорковский һәм Гарри Каспаров, шулай ук "Мемориал" оешмасына нигез салучы Ирина Щербакова һәм Борис Немцов исемендәге фонд башлыгы Жанна Немцова чакырылды.
  • Азат милләтләр лигасы оешмасы конференция оештыручыларына мөрәҗәгать итеп, Русия милләтләр вәкилләрен чакырмауны тәнкыйтьләп чыкты. Конференция оештыручылары бу мәсьәләне шәрехләмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG