Бүген Татарстан Дәүләт шурасы депутат статусы турындагы канунга үзгәрешләр кертте. Ул аларга еллык кереме турында хисап тотуны гадиләштерүне күзаллый.
Канунга кертелгән төзәтмәләргә күрә, үзгәрешләр Дәүләт шурасында даими эшләмәүче депутатларга кагыла. Алар сайланганнан соң, яисә мандат алганнан соң гына керемнәре турында хисап тапшырачак. Моңа кадәр депутатлар ел саен үз керемнәре һәм милке турында хәбәр итеп тора иде.
Бүген Татарстан парламентына 100 депутат сайланган. Аларның бары 22се генә даими рәвештә эшли. Яңартылган канун 78 депутатка үз керемнәрен күрсәтмәскә мөмкинлек бирә.
Әлеге үзгәрешләр муниципаль депутатларга да кагыла.
Депутат Римма Ратникова аңлатуынча, муниципаль депутатлар үз кереме турында бары Татарстан президентына, ә Дәүләт шурасы депутатлары парламент комиссиясенә хәбәр итәргә тиеш. Аларның күпме акча эшләгәне хакында киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмаячак.
Депутатлар канун өлгесен тулысынча кабул итте.
- Моңа кадәр Русия думасы федераль, төбәк һәм җирле депутатларның кереме һәм милке турында хисап тоту турында канун кабул итте. Ул кайсы депутатның күпме акча эшләве һәм нинди милеккә ия булуын алга таба хәбәр итмәүне күз алдында тота.
- Депутатларның керемен яшерү турында тәкъдим белән Дәүләт думасының "Бердәм Русия" фракциясеннән Павел Крашенинников, ЛДПРдан Алексей Диденко, "Гадел Русия"дән Валерий Гартунг һәм сенатор Андрей Клишас чыккан иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум