Бүген – Русиянең Украинага башлаган сугышының 384нче көне. Сугыш бер көнгә дә туктамый, үлемнәр дәвам итә. Ике яктан да. Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында иң күп табутлар кайтарылган төбәк. Азатлык хисапларына гына күрә дә, Украинадан 524 кешенең җәсаде кайтарылып җирләнде. Әле бу без ачыклаган саннар гына, Украина сугышында һәлак булучылар саны тагын да күбрәк була ала. Әмма хакимият моны яшерә. Башкортстан җитәкчелеге Украинага җибәрер өчен сугышчылар туплый һәм Русия басып алган җирләргә һуманитар ярдәм оештырып җибәрә. Мобилизацияләнгән ир-егетләрдә Башкортстан хакимиятенең гаме юк. Украинага утка җибәрелгән ирләрнең хатыннары аларның авыр хәлдә, коралсыз, яклаусыз, сугышның беренче сызыгына җибәрелүенә риза булмыйча Русия Саклану министрлыгы, прокуратура бусагаларын таптыйлар, хатлар язалар. Республика хакимияте аларны кабул да итми, тыңларга теләкләре дә юк.
Гүзәл К. белән Тәслимә М. Уфадан. Беренчесенең ире, икенчесенең улы Украина сугышына мобилизацияләнеп киткән. Алар икесе дә төрле түрәләргә хатлар яза, алар белән очрашырга тели. Республика түрәләре хатыннарның моң-зарын тыңлап та тормаган, алар Мәскәүгә киткән. Инде ике сәфәр кылган алар. Максатлары – Русия Саклану министрлыгына эләгү, эләгүен эләккәннәр, әмма күңелләрен җылытырлык бер сүз ишетмәгәннәр. Бәлки, соңрак нидер ачыкланыр, мәсьәләләре уңай чишелер дип өметләнә Гөлнара белән Тәслимә. Алар хакыйкать өстен чыгарга тиеш дип саный. Ә хакыйкатьне һәр кеше үзенчә аңлый һәм кабул итә.
Эш шунда ки, хатыннар үзләрен дә, мобилизацияләнгән ирләрен дә алданган дип саный. "Русия президенты Владимир Путин мобилизацияләнгән ирләр сугышның беренче сызыгына җибәрелмәячәк дип әйтте, ә Уфадан киткән ирләр коралсыз, боеприпасларсыз, махсус киемсез сугышның иң авыр сызыгына ыргытылды. Алар арасында һәлак булучылар күп, мәетләрне чыгарырга мөмкинлек юк. Утка кертелгән ирләрне коткарырга кирәк", ди алар.
Гүзәлнең ире белән Тәслимәнең улы Уфада бер вакытта, 2022 елның 27 сентябрендә мобилизациягә эләккән, бер үк вакытта сугышка озатылган. Ханымнар әйтүенчә, барлыгы 200ләп кеше. Алар Сарытауга озатылган. Өч ай дәвамында Башкортстаннан мобилизацияләнүчеләр сугышка әзерләнгән. Гүзәл әйтүенчә, аларны барысын да артиллерист булырга өйрәткәннәр, әзерлек озак һәм сыйфатлы башкарылган. Гыйнвар башында алар инде Украинага җибәрелгәннәр. Фетнәчел ДНР гаскәрләренә. Әмма әлегә кадәр алар сугышның иң авыр сызыгында сугыша, ди хатыннар. Хәрби билетларында аларның кайда сугышканы да, кемнең идарәсе астында булулары турында да билгеләр юк.
Гүзәл ире белән элемтәдә. Аның сүзләренчә, артиллерист булып өйрәтелгән ире "пехота" буларак сугышырга мәҗбүр, ни кирәкле корал, ни мөһим булган җиһазлар да. Көн саен ирем пуля яңгыры астында, үлем белән тормыш арасында йөри, дип сөйли ул.
— 27 сентябрьдән алып 27 декабрьгә кадәр алар Сарытауның 33881нче хәрби бүлегендә иделәр. Артиллерия һөнәренә өйрәттеләр, дөрес, дроннар, башка гаджетларны үзләре сатып алды. 27 декабрь Украинага озатылдылар, 3 гыйнвар аларга артеллеристлар кирәкми, пехотада кеше җитми диелгән. 20 гыйнварга кадәр ирләр кем астында сугышачакларын белмәгән, корал, техника килгәнен көткәннәр. Килмәгән. Бетте, вакыт юк, сез һөҗүмчеләр буласыз дигәннәр, — дип сөйли иренең сүзләренә таянып Гүзәл ханым. — ДНРның 1нче армейский корпусның һөҗүм бригадасы итеп билгеләгәннәр. Берсе дә тактиканы белми, җиһазлар юк, кием юк, вазифалар билгеләнмәгән килеш аларны утка тыкканнар. 6 февральдә инде беренче кеше һәлак булды. Уфаның дәүләт опера һәм балет театрында ут куючы инженер булып эшләүче егет ул. Аны бары тик 5 мартта гына кайтарып җирләделәр. (Бу кеше Дмитрий Алешин, аның турында Азатлык язды - ред.) Ягъни бер ай буе ул кешенең җәсаден алып кайтара алмаганнар булып чыга.
8 февральдә ирләр бу хәлләрдән риза булмыйча видео да яздырды, аңа колак салучы булмады. Әмма 6 кешене тотып әллә кая алып киткәннәр. Ике тәүлек аларны сугышудан баш тартучыларны ябып тота торган урынга алып киткәннәр булып чыкты. Луһанскиның Перевальски бистәсендә булулары ачыкланды.
Һөҗүм бригадасының киемнәре дә махсус булырга тиеш, ә безнекеләрдә андый бронежилетлар да юк. Алар блиндажларда 10-11 көн ята, запаста берничә 30 патронлы магазиннар бирелә дә шуның белән тәэмин итү бетте. Әмма алар күпмегә җитә соң?
Гүзәл әйтүенчә, аның ире сугышудан баш тартмый, әмма аларны куркак, дезертирлар итеп чыгарырга телиләр.
— Вазгыять шундый, 19 февральдә үк Русиянең Саклану министрлыгына да, республика башлыгы Радий Хәбировка да, Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачеввка да, хәрби прокуратурага, кеше хокукларын яклау вәкиленә дә мөрәҗәгать иттек, әмма бернинди дә җавап булмады,— дип дәвам итә ханым. — Министрлык мөрәҗәгатьне алды, исәпкә алырбыз дип кенә әйттеләр. Беләсезме, без бит инде ике тапкыр сорадык, беренче линиядән кайтаруны таләп иттек. Менә бүген тагын Мәскәүгә килдек, нишлик? Безнең ирләр көн саен үлә дә үлә. Ничек ярдәм итик – белмим!
Гүзәлгә 38 яшь, иренә – 36 яшь. Аларның бер баласы бар, сәламәтлеккә туя алмыйлар, балалары үзенчәлекне, аны гел карап торырга кирәк. Иреннән акча килми диярлек дип зарлана ул, чөнки иренең бөтен хезмәт хакы рация, квадрокоптер, тепловизор һәм башка кирәк-яраклар сатып алуга китә дип аңлата. "Киемнәр дә бик тиз туза, аны да сатып алалар. Мин аңардан аена ике тапкыр 10 мең сум алдым, "квартплата"ны да капларлык түгел бу акча. Ирем нефть заводында яхшы акча алып эшләде, акчага интекмәдек. Хәзер ирем исән кайтамы, юкмы дип өзгәләнәм, ни яшәрлек акча юк. Аптыраган. Мунча керүне дә Русия гаскәре оештыра алмый. Алар бер тапкыр һәр кеше 1 мең сум түләп мунча кергән.
Сугышудан баш тартучылар юк ди ирем, алар җиһазлар, кием бирүне сорый, сугышның беренче, иң куркыныч сызыгыннан күчерүне сорыйлар. Махсус кием булмагач, күпләр кыйпылчык эләгеп һәлак була. Чишмә районныннан танышыбыз шулай һәлак булды, аны да әлегә кайтара алмадылар. Мәете ята. Бергә киттеләр, бер гаилә кара кайгыда", ди Гүзәл.
Баласы белән ялгыз калган хатын бу сугыш арытты дип сөйли. Хәбәрчегә шулай да аны "махсус операция" дип атау дөрес дип кисәтә, аның өчен дә эләгергә мөмкин ди ул. "Ватанны сакларга җибәрделәр, ләкин гаскәри кием белән тәэмин итә алмыйлар. Ирем чит илгә китмәде, качмады. Әмма дәүләткә без кирәкмибез, шуңа гарьләнәм", ди ул.
Тәслимәгә - 58 яшь, хуҗабикә, беркайда да эшләми. Улына 32 яшь, ул IT белгече, өйләнмәгән. Сугышка чакыру килгәч, качмаган, язмыш дигән дә военкоматка барган. Хәзер әни кеше улының сугышка китүенә каршы булмаганга үкенә. Бүген улын кимендә сугыш барган җирдән читкәрәк алып китүләрен хәстәрләп йөри. Ул әлегәчә Уфа хатыннарның сүзләренә колак салырлар дип өметләнә, әмма Русия гаскәрләрендә "бардак" икәнен аңлый. Ул һаман да Путинның фәрманы үз көчендә булырга тиеш дип саный һәм аның сүзен ни өчен аяк салып астына таптауларын аңламый.
"Улымны коткармыйча туктамыйм. Мин аны озатканда мондый ук хәлләр булырын күз алдына да китермәдем. Хакыйкать булырга тиеш бит. Көн саен исән калса ярар иде дип дога итәм. Куркам аның өчен, башкаларны да җәллим" ди ул һәм улы сөйләгән хәлләрне шәрехли.
— Улым исән калыр өчен машинага йөгерергә кирәк ди, ә ул 8 чакрым ераклыкта була ала. Ә анда ДНР командиры акыра, һөҗүм итәргә әмер бирә. Алар 11 ир бер йортта яшәгән, ике кеше блиндажга барудан баш тарткан, улым берүзе биремне башкарырга киткән, 5 көн яткан. Машина алып китәргә тиеш булган, килмәгән! Җәяү кайткан тора торган урынына. Коточкыч хәлләр, — ди ана кеше. — 3нче бригададан 8 кешедән 1 кеше исән калган, калганнары сугыш кырында һәлак булган, мәетләрне чыгару мөмкинлеге юк. Кайчан кайтарырлар аларны – билгесез. 1 ай узармы, 2 ай узармы? Мәетләр ята. Украина ягы Русия солдатларының кайчан ничек күчеп йөргәнен дә белә, ата да ата. Бер расчетта 46 кеше, шулардан 4 кеше калган.
Башкортстаннан 200 кеше китте, анда Уфа, Кырмыскалы, Чишмә районнарыннан да ирләр бар иде. Әмма күпчелеге – Уфадан. Без санадык, 27 кеше һәлак булган һәм яраланучылар бик күп. Аларның төгәл саны бездә юк. Яраланганнарны боралакта Ростовка илткәннәр дип беләбез. Авыр җәрәһәтләр белән дә шундагы һоспитальгә илткәннәр, кул бармаклары өздерелгән килеш яраланучыларны да шунда. Әмма әкамәт, кемгәдер анда урын табылмаган, егетләр үз акчаларына кунакханәгә урнашканнар. Бер тәүлек шунда булып, яраларын юганнар, кунганнар, икенче көнне Мәскәү белән Петербурга алып киткәннәр.
27 кеше һәлак булды дим, әмма алар әле кайтарылып җирләнмәгән дә, аларның үле гәүдәләре блиндажларда ята. Аларны ут астында җыярга, төяргә кирәк бит. Исән булганнарның аннан исән чыгулары икеле. Кем җыйсын аларны?!
Уфадан мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары, аналарының бер өлеше берләшкән, бөтен кешедә дә бер үк мәгълүмат һәм алар бер-берсенә туры килә дип аңлата Тәслимә ханым. Чатта алар утызлап хатын аралаша. Башка төбәкләрдәге хатыннар белән элемтәдә түгелбез, ди алар, әмма башкаларның да гаскәрләрдә тәртипсезлекләр, мобилизацияләнгәннәрне утка тыгулар турында яздырган видеолардан хәбәрдар. Тәслимә ханым улының исәнлеге өчен дога итсә дә куркыныч хәбәр алудан шүрли. Аның исән калуына сугыштан читкәрәк китү ярдәм итә алачак дип саный. Министрлык моны хәл итәргә тиеш дип саный ул. Әмма ни өчен өздереп җавап бирмәүләрен аңлата алмый.
— Тәслимә ханым, улыгызны ут астында калмасын дип, беренче сызыктан күчерергә сорау урынына, бәлки, гомумән сугыш туктасын дип сорау дөрестер сезнең урында?
— Туктаса, тынычланап сулап куяр идем. Бәлки, сез әйткәнчә, дөрестер, митинг, урам җыеннары булса иде ул... Әмма чыгучы юк. Министрлыктан аны сорый алмыйбыз.
Ни өчен сорый алмаганны ул аңлата алмады. Ана кеше көне-төне сугыш турында мәгълүмат эзли. Төрлесен укыйм, карыйм, ди ул. "Федерал каналларга ышаныч аз, әмма аларны карауны дәвам итәбез. Соңгы айларда Тelegram аша хәлләрне укыйбыз. Улым каяндыр телевизор алганнар, чәчләр үрә торды диләр, ялган өстенә ялган сөйлиләр телевизорда, чынбарлык башкача диделәр. Кем белгән инде чынлыкта ничек икәнен...", ди ул.
Ике хатын да бер яктан ирләре, уллары өчен курыкса, икенче яктан алар үзләре өчен дә борчыла. Гүзәл әйтүенчә, аларга Вконтакте аша таныш булмаган фейк аккаунтлардан язалар һәм әлегә янаулар булмаса да, бик ипле генә теләсә кайда шикаять итеп йөрмәскә киңәш итәләр.
Ике хатынның ни өчен сугыш башланганы, ни өчен алар бүген үзләре, ирләре, уллары өчен ут йотканнарын да, нәрсә хакына кешеләр һәлак булганнарын аңламый да, аңлата да алмыйлар. Дөресрәге, алар үзләренә мондый сораулар биреп бимазаланмый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум