Германия тышкы эшләр министры Анналена Бербок һәм саклану министры Борис Писториус Бундестагтагы сайлауларга кадәр Украинага өч млрд евролык ярдәм бүлеп бирергә тәкъдим иткән, әмма Олаф Шольц канцеляриясе бу тәкъдимне туктатып калган. Бу хакта Der Spiegel яза.
Бербок һәм Писториус соңгы айларда Украинаның хәле начарайды, ярдәмне шуңа бирергә кирәк дип аңлата, диелә язмада. Шулай ук алар АКШ президенты сайлавында Доналд Трамп җиңгәннән соң, Вашингтонның Киевка хәрби ярдәм күрсәтеп-күрсәтмәячәге билгеле түгел, дип тә саный.
Шольц канцеляриясендә исә Киевка өстәмә акчалар бүлеп бирүне хупламыйлар. 2025 елда Германия бюджетында Украинага дүрт млрд евро бүлеп бирү каралган, шулай ук Зур җиделек илләре бүлеп биргән 50 млрд доллар кредитны куллану мөмкинлеге дә бар, моны җитәрлек дип саныйлар, дип яза басма. Әлеге кредитларны Русиянең туңдырылган мөлкәтеннән керемнәр белән каплаячаклар.
Бундестагка вакытыннан алда сайлаулар 2025 елның 23 февралендә үтәчәк. Элегрәк депутатлар Олаф Шольцка ышанычсызлык вотумы белдерде. Бу хәл канцлер Германиянең Ирекле демократик фиркасе рәисе, финанс министры Кристиан Линднерны вазифасыннан җибәргәч, идарәче коалициянең таркалуыннан соң булды.
Der Spiegel чыганаклары фаразлавынча, Шольц парламентка сайлаулар алдыннан Германиянең Социал-демократик фиркасе сайлаучыларын читләштерергә теләми, шуңа күрә Украинага өстәмә рәвештә корал бирү турында игълан итәсе килми.
Декабрь башында ул Украинага барган иде, анда 650 млн евролык саклану җиһазлары бирү турында игълан итте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум