Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда төбәкне өйрәнү музеен Украинадагы сугышта бәреп төшерелгән дроннар белән баеталар


Бәреп төшерелгән дрон. Иллюстратив фото
Бәреп төшерелгән дрон. Иллюстратив фото

Кушнаренко районы башлыгы Украинадагы сугышка һуманитар ярдәм илтергә барган. Фронттан буш кул белән кайтмаган: бәреп төшерелгән дроннар, граната аткычлар һәм сугыш кирәк-яраклары салына торган тартмалар җыйган һәм аны төбәкне өйрәнү музеена биргән.

Башкортстанның Кушнаренко районы башлыгы Марат Латыйпов Кушнаренко авылындагы тарихи-төбәкне өйрәнү музеена Украинадагы сугыштан корал алып кайткан.

Алар арасында бәреп төшерелгән дроннар, украин хәрбиләреннән яулап алынган кораллар, граната аткычлар һәм сугыш кирәк-яраклары салына торган тартмалар бар. Бу әйберләрне музейда "артефактлар" дип атыйлар. Башкортстанның БСТ дәүләт телеканалында шул хакта чыккан хәбәргә "Аспекты" игътибар иткән.

Кушнаренко районы башлыгы еш кына сугышка җибәрелгән һуманитар кәрванны озата бара. Бу юлы баргач, ул үзе әйтүенчә фронтның бөтен сызыгы буйлап диярлек йөреп чыккан һәм музейга әйберләр җыйган. Бу әйберләрне түрәгә Кушнаренкодан Украинага каршы сугышырга киткән башкортстаннар тапшырган диелә.

Кушнаренкодагы төбәкне өйрәнү музеенда мәктәп укучылары катнашында сугышка бәйле төрле чаралар да үтеп тора. Мәсәлән ноябрь ахырында монда "Иптәшлектән да изгерәк багланыш юк" ("Нет уз святее товарищества") исемле, Украинага һөҗүм итүчеләрнең истәлекләре тупланган китап тәкъдим итү кичәсе үткән иде. Анда мәктәп балаларын китерделәр. Китапны тәкъдим итү төгәлләнгәч, балаларга хәрбиләр өчен яшеренү челтәрләре үрдерделәр.

  • Республика башлыгы Радий Хәбиров 2025 елны Башкортстанда Украинага һөҗүмдә катнашучылар елы дип игълан итте.
  • Миңлегали Шәйморатов батальоны — Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Башкортстанда иң беренче булып төзелгән батальон иде. Кайбер белгечләр батальонны төзүне Радий Хәбиров тәкъдим иткән диде.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Хәзер Башкортстанда сугышка җибәрергә ирләрне танышлары аша да җыялар. Танышын китергән кешегә 50 мең сум акча түлиләр.
  • Узган ел сентябрь ахырында Башкортстандагы колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга республиканың акча түләячәге хәбәр ителгән иде.
  • Хакимиятләр Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 4108 кеше һәлак булган.
  • Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы Медиазона проектына күрә, ил буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында бара, Татарстан — икенче урынга чыккан. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG