Япония Русиянең 29 оешмасына һәм өч банкына чикләүләр керткән, алар арасында "Тимер Банк" һәм Казан дары ширкәте дә бар. Чикләүләр кертү карарын Япония хөкүмәт йорты кабул иткән. Бу оешмаларның мөлкәтен туңдыру, аларга экспортны чикләү күз уңында тотыла.
Моңа кадәр "Тимер банк"ка Көньяк Корея һәм АКШ та чикләүләр керткән иде. Бу илләрнең хакимиятләре банк Русия белән Төньяк Кореяга чикләүләрне урап узарга һәм канунсыз рәвештә Төньяк Кореяга акча күчерергә ярдәм иткән дип саный.
Казан дары ширкәтенә исә моңа кадәр АКШ, Европа берлеге һәм Украина чикләүләр керткән иде
- "Тимер Банк" Русия базарында 30 ел эшли. 2018 елда "Русия финанс корпорациясе" "Тимер Банк" хиссәчесе булды һәм корпорация шул ук елны АКШ чикләүләренә эләкте.
- Банк 1991 елда "Финист-Банк"ның Татарстандагы филиалы нигезендә оешты һәм "Волга-Кама акционерлык банкы" исеме белән ачылды.
- "Тимер Банк" Татарстанның берничә ел элек бөлгән "Татфондбанк"ы белән бәйле. "Тимер Банк"ның топ-менеджерларын банктагы акчаларны сарыф иткән өчен хөкем иттеләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум