Татарстанда татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруга сигез кеше язылган. Бу – узган ел белән чагыштырганда, җиде кешегә күбрәк. Әлеге мәгълүматны республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җиткерде, дип яза "Реальное время".
2022 елда татар теленнән республика имтиханын бер укучы гына биргән иде. Татарстан мәгариф министрлыгында моны татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
Татар теленнән Бердәм республика имтиханын былтыр башта ике укучы бирергә җыенган. Ахыр чиктә бер бала баш тарта. Нәтиҗәдә бу сынауны Балтач районының Норма урта мәктәбен тәмамлаучы Әдилә Шәйхетдинова гына уза. 16 июньдә тапшырылган имтиханында ул 86 балл туплаган иде. Бу – яхшы күрсәткеч. Әдилә үзе Азатлык белән сөйләшкәндә имтихан җиңел булды, "барысы да мин белгән биремнәр иде" диде ул.
2023 елда Татарстан мәгариф министрлыгына туган телдән (татар теле) һәм татар әдәбиятыннан БРИ үткәрергә кушылшаг. Шулай ук министрлык БДИ һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы уздыруны да оештырачак.
Моннан тыш төбәкнең мәгариф министрлыгына быел Русия халыклары арасында туган телен өйрәнгән 9 сыйныф укучыларына туган теле һәм әдәбиятыннан имтихан үткәрү бурычы куелган.
- 2017 елның 20 июлендә Йошкар-Олада Русия президенты Владимир Путин урыс булмаган халыкларның телләрен мәктәпләрдә мотлак укытуны туктатырга кушты. Шуннан соң Татарстанда һәм башка милли республикалар мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре башланды — урыс булмаган халыклар үз телләрен балаларына мәктәптә шыпырт кына өйрәтеп ятмыймы, янәсе. Республикаларның дәүләт телләре статусы юк дәрәҗәсенә калды.
- 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
- 2017 елдан Татарстанда татар телен сайлаучылар 9 процентка кимеде. Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде.
- Узган ел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган.
Форум