Ниләр турында сөйләштек:
- Кадаклы тактага басу – безнең халыкка ят әйберме? Ә яланаяк йөрүне искә алсак, ә чабата?
- Кадакка басып, ятып ни өчен үзеңне җәфаларга?
- Тактага басканда аяклар бик авырта, әмма бөтен тәнеңне йомшарта аласың икән, шул авыртуны тыныч кабул итәсең.
- Кадакка басудагы кичерешләр – ул стресс кичергәндәге кичерешләр.
- Кадаклы тактага басуның организмга йогынтысы.
- Эчеңдә йөрткән негативны чыгару өчен дә, эчке ресурсларны көчәйтү өчен файдалы.
Сәламәт булыгыз, подкастта сөйләгәннәрне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшегез.