Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар һәм хокук яклаучылар сәясәтче Владимир Кара-Мурзаны азат итүне таләп итә


Оппозиционер сәясәтче Владимир Кара-Мурза
Оппозиционер сәясәтче Владимир Кара-Мурза

6 апрельдә дәүләт гаепләве сәясәтчене 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.   

Русия журналистлары, сәясәтчеләре һәм хокук яклаучылары күмәк хат язган. Алар дәүләткә хыянәттә һәм гаскәр турында "фейклар" таратуда гаепләнүче сәясәтче Владимир Кара-Мурзаны азат итүне таләп итә. Хатны 70ләп кеше имзалаган.

"Прокурор фикеренчә, аның халыкара форумнарда сугышны, Путин Русиясендә хакимияткә каршы булучыларны эзәрлекләүләрен хөкем итеп чыгыш ясавы – хыянәт булып тора. Прокурор фикеренчә, бу сүзләр үтерү җинаяте кылуга тиң", диелә хатта.

Кара-Мурза бер елга якын тикшерү изоляторында тотыла. Быел 6 апрельдә дәүләт гаепләве аны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады.

  • Былтыр апрель аенда Русия кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләп, мәхкәмә Кара-Мурзаны сак астына япты. Ул сугышка каршы протестлар башлангач кабул ителгән, гаскәр турында фейклар тарату кануны нигезендә тикшерү изоляторына беренчеләрдән буларак ябылган кешеләрнең берсе.
  • Моңа Американың Аризона штаты канун чыгаручылары алдында ясаган чыгышында Русия хакимиятләренең гамәлләрен һәм Украинага һөҗүмне хөкем итүе сәбәп булды.
  • Октябрьдә исә тикшерү изоляторында утыручы Владимир Кара-Мурзага каршы тагын бер җинаять эше ачылды, аны дәүләткә хыянәттә гаеплиләр.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG