Русия думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Солтан Хәмзәев ("Бердәм Русия") мәктәп програмыннан инглиз телен мәҗбүри укытуны алып ташларга вакыт дип саный. Бу хакта "Новости" агентлыгы җиткерә.
Аның фикеренчә, инглиз теле "әнә шулай програмга мәҗбүри керткән өчен генә" халыкара телгә әйләнгән.
"Балаларның карашларын кече яшьләреннән Көнбатышка юнәлтәбез. АКШ яки Британиянең мәгариф програмында урыс теле мәҗбүриме? Кытай, Согуд Гарәбстаны, Латин Америкасы, Һиндстан кебек зур дөнья булганда, нигә кирәк?", дигән ул.
Шул ук вакытта депутат искәртүенчә, мәктәп програмында башлангыч хәрби әзерлек өчен урынны "авырдан" тапканнар, ә астрономия һәм сызым кебек дәресләр бөтенләй онытылган.
"Илгә инглиз телен генә белүче полиглотлар гына түгел, ә төрле өлкәләрдә, беренче чиратта техник өлкәдә көчле белгечләр кирәк", дигән ул.
- Моңарчы Русиядә прокуратура милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
- Милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елны Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен һәркемгә укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
- Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
- Узган ел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Быел Татарстанда татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырырга 8 укучы язылган. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган.
- Узган уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Татар телен 1 263 укучы сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум