Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура канунсыз мобилизацияләүнең 15 мең очрагы булуын таныды


Мобилизацияләнүчеләр. Архив фотосы
Мобилизацияләнүчеләр. Архив фотосы

Былтыр көз Русия хакимиятләре 300 мең кешене мобилизацияләячәкләрен әйттеләр, димәк һәр егерменче кеше мобилизациядән азат ителергә тиеш булса да, сугышка алынган дип фаразларга була.

Русия прокуратурасы русияләрне канунсыз мобилизацияләүнең 15 мең очрагын теркәгән, дип хәбәр итә ТАСС. Агентлык Русия баш прокурорының беренче урынбасары Анатолий Разинкинга сылтана. Разинкин әйтүенчә, хәзерге вакытта бу очракларның барысында да канунсыз гамәлләр төзәтелгән.

Былтыр саклану министрлыгы 300 мең кешенең мобилизацияләнүен әйткән иде, димәк, уртача һәр егерменче русияле хәрби комиссариатлар тарафыннан канунсыз гамәлләргә дучар булган дигән сүз.

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Октябрь урталарында Русия думасының саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов өч балалы аталарны мобилизациягә алмау турында белдерде. Моны ул "саклану министрлыгының игелеге" дип атады. Мобилизациягә эләккән мондый ирләрнең хатыннары үз ирләрен ничек тә кире кайтару өчен көрәш башлады. Татарстанда алар ватсап чатларына берләште, Башкортстанда дәррәү кубып республика башлыгы постлары астына язды.
  • Шул ук вакытта канунсыз мобилизацияләнеп, кире өенә җибәрелгән башкортстанлыны "куркаклык" өчен кыйнаганнар иде. Каныгуга Белорет металлургия комбинаты хезмәткәре дучар булды. Аңа эш урыныннан "бронь" бирергә тиеш булганнар, ләкин мобилизация кысаларында ир хәрби чакыру алган. Ильяның туганнары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, мәхкәмә аның сугышка алынуын канунсыз дип тапкан.
  • Башкортстан мәхкәмәләре "өлешчә мобилизация" кысаларында хәрби хезмәткә алулары белән бәйле шикаятьләрнең яртысын кире какты. Былтыр ноябрь ахырына шундый 46 дәгъва каралган, аларның 24се канәгатьләндерелмәгән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG