Җыенда катнашучы "СтопКроношпан" хәрәкәте активисты Ирина Курели сүзләренчә, Ишморзада бер меңнән артык кеше җыелган.
— Авыл халкы да килде, башка районнардан да килүчеләр булды. Авыл янында алтын чыгаручыларга эзләү эшләре өчен инде ике лицензия бирелгән. Кешеләр көтүлекләрен һәм печәнлекләрен югалтырбыз дип курка. Һәр хуҗалыкта диярлек берничә баш сыер, ат башка терлек бар. Бу шулай ук торак йортларга һәм башка биналарга да зыян салырга мөмкин, чөнки эзләү эшләре шартлату юлы белән дә алып барыла. Баймакта һәм башка районнарның моңа кадәр кайбер авыллар инде алтын табучыларның башбаштаклыклары белән очрашканы бар. Халын анда көтүлекләрен, сулыкларын югалтты - әлеге ширкәтләр үзләреннән соң чокырлар гына, "ай ландшафты" гына калдыра. Шуңа күрә халык күтәрелде дә инде.
Курели белдерүенчә, авылда балалар бакчасы белән мәктәпне дә ябу күздә тотыла.
Җыенда катнашучылар алтын табучыларга лицензия бирүгә, мәктәп белән бакчаны ябуга каршы чыкты.
Алар шулай ук Русия президенты Владимир Путин, Баш прокурор Игорь Краснов, Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать тә кабул итте. Анда аерым алганда, алтын табучы оешмалар "җирне Русия кануннарын һәм Конституциясен бозып эшкәртә" диелгән.
Катнашучылар мондый лицензияләр халык җыены рөхсәтеннән бирелмәскә тиеш дип саный, шул уңайдан алар авыл биләмәсе низамнамәсен үзгәртергә карар итте.
Элегрәк активистлар хәбәр итүенчә, "Роснедра" дәүләт хезмәте Ишморза янында геология эзләү эшләре алып бару өчен "Евразия тау сәнәгате ширкәтенә" (ЕГПК) лицензия биргән. Әлеге ширкәтне гамәлгә куючылар - Владимир Вардянян, Олеся Коляда, Александр Елховский и Алексей Мурахтин.
Ширкәт бу эшләрне башкарыр өчен тагын "Оренбург күппрофильле ширкәтен" һәм "Ормет" оешмасын җәлеп иткән. Ике лицензия 59 дүрткел километрда эш алып бару рөхсәте бирә дип язды активистлар.
- Башкортстанда яшәүчеләр инде берничә еллар дәвамында үз районнарында канунсыз алтын чыгаруларына зарлана. Бу уңайдан митинглар, флешмоблар һәм башка төрле каршылык чаралары үткәрә.
- Былтыр апрельдә Баймак районындагы Басай авылында башкортларның алтын чыгаручыларга каршы беренче зур җыены узды. Алар Мәскәү ширкәтләре байлык артыннан куып, авылларда яшәү мөмкинлеге калдырмый, дип чаң сукты. Алтын чыгаручыларның авылны сусыз калдыруы әйтелде.
- Баймакта яшәүчеләр бу уңайдан федераль җитәкчелеккә мөрәҗәгать итте, республика башлыгы Радий Хәбировка зарланудан бер файда да булмады, киресенчә, алтын чыгаручылар тагын да күбрәк килде, диде.
- Башкортстан тикшерү комитеты Баймак районында алтын чыгаруда канун бозуларны тикшерде.
- Ике җинаять эше ачылуы билгеле булды, әмма тикшерүнең ничек баруы турында хәбәр ителмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум