Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сак-сок" бәете (народная легенда)


Иллюстрация книги "Сак-сок" от издательства "Юлбасма". Скриншот с краудфандинговой платформы
Иллюстрация книги "Сак-сок" от издательства "Юлбасма". Скриншот с краудфандинговой платформы

Один из наиболее древних образцов татарского народного творчества рассказывает о двух близнецах. Они были прокляты, превратились в фантастических птиц и обречены на вечную разлуку. Предлагаем текст в оригинале с переводом ключевых фраз, аудио и тестом. Читайте и слушайте вместе с Әйдә! Online!

Сак-сок бәете
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:02 0:00

Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,
Сак белән Сокның бәетен ишетәсе.

Мәдрәсәләрдә пыяла ишек,
Сак белән Сокның бәетен ишет.

Әнкәй орышты тимер ук өчен,
Әнкәй орышты бигрәк юк өчен.

Җимнәр ташыйдыр кошлар басудан,
Әнкәй каргады безне ачудан.

Самавар куйды, чәйләр эчерде,
Эчеп бетергәч, каргап очырды.

Яңа туңымны ботак ерткандыр,
Гомрем беткәнгә, нәфсем тарткандыр.

Әткәй калдырды, өйдә торсын, дип,
Әнкәй каргады, Сак-Сок булсын, дип.

Кыйбла ягыннан җилләр исәдер,
Безнең ризыкны әнкәй кисәдер.

Бардык урманга, җыйдык карлыган,
Без ятимнәрне әнкәй каргаган.

Төшкәндер безгә әнкәй каргышы,
Үзебез туганчы тәкъдир язмышы.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
мәдрәсә – учебное заведение, в котором давалось среднее и религиозное образование
китап киштә+се – книжная полка
пыяла ишек – стеклянная дверь
орышты тимер ук өчен – наругала за железную стрелу
бигрәк юк өчен – ни за что
Җимнәр ташыйдыр кошлар басудан (кошлар басудан җимнәр ташыйдыр) – птицы приносят корм с поля
каргады – прокляла
ачудан – от злости
Яңа туңымны ботак ерткандыр,.. – Новая шуба порвалась о ветку,..
гомерем беткәнгә, нәфсем тарткандыр – было, видать, стремление из-за обрывания жизни
Кыйбла ягыннан җилләр исәдер,.. – Веют ветры со стороны Киблы
ризыкны кисәдер – лишает пропитания
җыйдык карлыган – набрали смородину
ятим – сирота
Төшкәндер каргышы – спустилось проклятие
тәкъдир язмышы – предопределённая судьба

Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без,
Бу дөньялардан гыйбрәт алдык без.

Су буйларында бик күп йөрдек без.
Сак-Сок булгач, дөнья гиздек без.

Чыктык басуга урак урырга,
Ходай язгандыр шулай булырга.

Кистем пар нарат яңа ызбага,
Ике күземнән канлы яшь ага.

Су буйларында бала үрдәкләр,
Искә төшкәндә өзелә үзәкләр.

Аклы күлмәкне туя кимәдем,
Газиз әнкәмне туя күрмәдем.

Бер ел тулганчы кайтам, дип йөрдем,
Бер ел тулгач, өметемне өздем.

Урыныбыз урман, икебез туган,​
Кавышу юк безгә, әнкәй каргаган.

Өйгән кибәнне җилләр тарата,
Кавышабыз дигәч, хәзер таң ата.

Кояш чыкканда, кан тула күзгә,
Кыямәт көнсез кавышу юк безгә.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
гыйбрәт алдык – вязли урок​
дөнья гиздек – мир обелетели
чыктык басуга урак урырга – вышли в поле на жатву
Ходай язгандыр – Бог велел
кистем пар нарат яңа ызбага – для нового дома спилил две сосны
канлы яшь ага – текут кровавые слёзы
Искә төшкәндә өзелә үзәкләр. – Когда вспоминаю, душа разрывается.
туя (туйганчы) кимәдем – не носил досыта, до удовлетворённости
өметемне өздем – потерял надежду
кавышу юк безгә – не видать нам встречи
өйгән кибәнне җилләр тарата – ветры разносят сложенный стог
хәзер таң ата – тут же, быстро рассветает
кан тула күзгә – глаза наполняются слезами
Кыямәт көнсез кавышу – встретиться до Судного дня

Бардым урманга, кистем пар каен,
Газиз әнкәмне сагынам көн саен.

Мамык эшләпә алып кайтыгыз,
Әнкәйне күргәч, сәлам әйтегез.

Яңгыр явадыр, әнкәй, башыма,
Елап килдек без әнкәй каршына.

Әнкәй елыйдыр, ник каргадым, дип,
Сак-Сок йөридер, харап булдык, дип.

Бардык урманга, җиләкләр пешкәч,
Әнкәй елыйдыр, исенә төшкәч.

Кара карлыгач, сары сандугач,
Әнкәй, елама, үзең каргагач.

Болай булдык без: каргыш тәдбире.
Елама, әнкәй,- ходай тәкъдире.

Калган киемне алып куярсың,
Исеңә төшкәч, алып иснәрсең.

Бик күп еласаң, китапка кара,
Безне сагынсаң, Сак-Сокка кара.

Китап укырсың, гыйбрәт алырсың,
Кошлар үткәндә карап калырсың.

Имезгән сөткә, әнкәй, өрсәнә,
Кыямәт көндә бәхил булсана.

Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем,
Бәхиллек бирсәң, өйгә кайтаем.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Мамык эшләпә алып кайтыгыз – принесите ватную шляпу​
харап булдык – пропали
кара карлыгач, сары сандугач – чёрная ласточка, жёлтый соловей
тәдбир – последствие
ходай тәкъдире – божье предопределение
алып иснәрсең – вкусишь аромат
имезгән сөткә өрсәнә – подуй на грудное молоко
Кыямәт көндә бәхил булсана. – Да пусть ты будешь прощена в Судный день.
бәхиллек бирсәң, өйгә кайтаем – если простишь, вернусь домой

Мамык эшләпәм җилгә очырдым,
Ике баламны каргап очырдым.

Мендем ботакка, карадым як-якка,
Ике баламны каргадым юкка.

Җәйгән җәймәмнең калды яртысы,
Ике баламның калмады берсе.

Моңлы моңлансын, зарлы саргайсын,
Балаң очырдың, кемгә еларсың.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
карадым як-якка – посмотрела оп сторонам​
юкка – зазря, напрасно
Җәйгән җәймәмнең калды яртысы,.. – От разостланного пледа осталась лишь часть,..
зарлы саргайсынпусть опечаленный утомится

Мәдрәсә-мәсҗед, пыяла ишек,
Сак белән Сокның бәетен ишет.

Төшкәндер безгә әнкәй каргышы,
Анадан тугач, тәкъдир язмышы.

Идел буенда диңгез камышы,
Кара урманда Сак-Сок тавышы.

Сары күлмәгем һич тә кимәдем,
Өйдән чыкканда, сау бул, димәдем.

Җәй көннәрендә сайрый сандугач,
Әнкәй, елама, үзең каргагач.

Якты дөньяны күрми калабыз,
Каргады безне газиз анабыз.

Әткәй калдыргач, өйдә калдык без,
Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без.

Йокыга киткәч, бер төш күрдек без,
Җәй көннәрендә ялгыз йөрдек без.

Су буйларында балалы үрдәк,
Исемә төшкәч, өзеләдер үзәк.

Алты яшьләрдә бергә йөрдек без,
Җиде яшьләрдә Сак-Сок булдык без.

Ишегалдында җиктем пар карат,
Әнкәй каргагач, яралды канат.

Бардым урманга, сайрый сандугач,
Һушларым китте, эзләп булмагач.

Күз яшьләремнең калды яртысы,
Ике баламның калмады берсе.

Әнкәй, токмачны үзең күп иттең,
Әткәй кайтканчы, безне юк иттең.

Әткәмез калды безнең мәчеттә,
Без тилмерәбез икебез читтә.

Яшел путамны урый белмәдем,
Өйдән чыкканда, сау бул, димәдем.

Әнкәй, кер юдың суның буенда.
Сак-Сок булыр дип юктыр уеңда.

Бардым урманга, бастым баланга,
Балам кычкыра кара урманда.

Ишегалдымда имән дугасы,
Әткәй, елама – әнкәй догасы.

Элекке көнне икәү уйнадык,
Әнкәй каргар дип, без уйламадык.

Әнкәй каргады, әткәй, белдеңме?!
Турыңнан очтык, әткәй, күрдеңме?!

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
мәсҗед (мәчет)
күрми калабыз – не успеем увидеть
газиз анабыз – родная мать
яралды канат – выросли крылья
Һушларым китте, эзләп булмагач. – Силы ушли от того. что не смог отыскать
токмач – лапша, макароны
тилмерәбез икебез читтә – страдаю вдвоём в чужих краях
яшел путамны урый белмәдем – не смог завязать зелёный свой пояс
кер юдың – постирала белюё
бастым баланга – наступил на калину
имән дугасы – сосновая дуга
турыңнан очтык – перед тобой пролетели

***

Как вам татарский (тюркский) баит? Вам также могут понравится эти тексты:

А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Сак-сок бәете

Тест: Сак-сок бәете

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG