Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия гаскәре белән контракт имзалаган чит ил кешеләренә җиңел юл белән ватандашлык алырга рөхсәт итте


Үзбәкстанның эшче мөһаҗирләре. Архив фотосы
Үзбәкстанның эшче мөһаҗирләре. Архив фотосы

Документ текстыннан күренгәнчә, Украинада сугыш барганда хәрби хезмәткә бер еллык контракт төзегән чит ил ватандашлары һәм ватадашлыгы булмаган затлар, Русия ватандашлыгын гадиләштерелгән тәртиптә алачак. Шулай ук бу аларның гаилә әгъзаларына да кагылачак.

Русия президенты Владимир Путин илнең саклану министрлыгы белән контракт төзегән һәм Украинага каршы сугышкан чит ил ватандашларына гадиләштерелгән тәртиптә Русия ватандашлыгы бирү турында фәрман имзалады.

Документ текстыннан күренгәнчә, Украинада сугыш барганда хәрби хезмәткә бер еллык контракт төзегән чит ил ватандашлары һәм ватандашлыгы булмаган затлар Русия ватандашлыгын гадиләштерелгән тәртиптә алачак. Шулай ук бу аларның гаилә әгъзаларына да кагылачак.

Бу фәрманы белән Путин былтыр 30 сентябрьдә имзалаган "Контракт белән хәрби хезмәттә торучы чит ил ватандашларын һәм ватандашлыгы булмаган затларны гадиләштерелгән тәртиптә кабул итү турындагы" фәрманга үзгәрешләр кертте. Әлеге документта кимендә бер еллык контракт төзегән һәм кимендә ярты ел хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан чит ил ватандашларына Русия паспорты биреләчәк дип әйтелгән иде. Үзгәртелгән фәрманда хәрби хәрәкәтләрдә катнашу турында сүз юк, бары тик бер елга контракт төзү турында гына сүз бара.

Элегрәк чит ил ватандашларына иң кыска контракт – биш еллык иде, Русия ватандашлыгын алу өчен кимендә өч ел хезмәт итәргә кирәк булды.

Русия хөкүмәтенең мондый үзгәрешләре ил гаскәренә эшче мигрантларны, беренче чиратта Урта Азия вәкилләрен күпләп җәлеп итү өчен кирәк булуы бар.

Мөһаҗирлек хезмәтләрендә, тулай торакларда, мәчетләрдә һәм урамнарда агитаторларның контракт белән хәрби хезмәткә барырга чакырган кәгазьләр таратуы ешайды. Хәрби хезмәткә барам дип килешү имзалаучыларга Русия ватандашлыгы һәм югары хезмәт хакы вәгъдә итәләр.

Моның турында күптән түгел Британия күзләве дә кисәтте. Русиядә Үзәк Азиядән килгән эшче мигрантларны Украинадагы сугышка җибәрергә тырышалар, дип хәбәр итте Британия күзләве. "Яллаучылар мәчетләргә һәм мөһаҗирлек офисларына барган. Мөһаҗирлек офисында таҗик һәм үзбәк телендә сөйләшүче хезмәткәр даими рәвештә мигрантларны сугышка барырга күндерергә тырыша", диелгән иде.

  • Мәскәү Русия ватандашлыгы булган Үзәк Азия вәкилләрен фронтта Украинага һөҗүм иткәннән соң беренче көннәрдә үк кулланды. Әмма элек бу нигездә профессионал хәрбиләр иде, алар кагыйдә буларак Русия гаскәрендә яки аның чит илләрдәге базаларында хезмәт иткән кешеләр.
  • 2022 елның 21 сентябрендә, Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң исә вазгыять үзгәрде. Хәзер Русия паспорты булган теләсә кайсы диярлек ир атны, шул исәптән мигрантны да фронтка җибәрергә мөмкиннәр.
  • Шул ук вакытта Үзәк Азиянең кайбер илләре, әйтик Кыргызстан, Таҗыкстан һәм Үзбәкстан хакимиятләре Русиядә эшләүче ватандашларын саклану министрлыгы белән контракт төземәгез дип кисәтеп куйды. Бу илләрдә мондый очраклар "Яллану" дигән җинаять кодексына туры килә һәм аның өчен 10-15 елга иректән мәхрүм итәләр.
  • Сугышка карамастан, Русиягә эшче мөһаҗирләр агымы арта бара. Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белешмәләренчә, быел беренче чиректә Русиягә эш өчен 1,3 миллион чит ил ватандашы килгән, бу былтыргыдан 1,5 тапкырга күбрәк. Мөһаҗирләрнең 90 проценттан артыгы – Үзәк Азия ватандашлары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG