Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рабит Батулла: "Тулы бәхет өчен азат республикам кирәк"


Рабит Батулла
Рабит Батулла

22 май Камал театрында Татарстанның Халык язучысы Рабит Батулланың 85 яшьлек юбилей кичәсе узды. Тантана сценарие үзенчәлекле булды: һәр чыгыш аның ниндидер сыйфатын ачуга барып тоташты. Чарадан репортаж тәкъдим итәбез.

"Игезәкләр тоту модасы" сәхнәгә дә килеп җитте

Камал театрына кергәндә үк бәйрәм кәефе сизелде: олы зал шыгрым тулы, күп тамашачыда кочак-кочак чәчәкләр. Язучылар, шагыйрьләр күпләп килгән иде.

Тамашаны ачып җибәреп, алып баручылар Искәндәр Хәйруллин белән Фәннүр Мөхәммәтҗанов юбилярның казанышларын санарга кереште. Атаган саен сәхнәгә Рабит Батулланың битлеген кигән актерлар чыга торды.

"Татарстанның Халык язучысы, Тукай бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан алдындагы казанышлары өчен орден иясе, Фидакарь хезмәте өчен медаль иясе, Исхакый исемендәге бүләк иясе, 90 китап авторы, 18 пьеса куйган драматург, өч театрда режиссер булган сәнгатькәр, өч бала атасы, 4 онык бабасы, күпме генә кыстасалар да беркайчан да коммунистлар партиясенә кермәгән фиркасез адәм" дип санап китте алып баручылар.

Халык иң соңыннан сәхнәгә чыккан чын Рабит Батулланы басып алкышлады. Язучы сәхнәгә чыгып, башка актерлар белән беррәттән өздереп биеде.

Батулла игезәкләре
Батулла игезәкләре

"Двойник" асрау бик модада хәзер. Бер Батуллага өчен шулкадәр "двойник" тотаргамы? Менә кая китә халык акчасы", дигән булды алып баручылар.

"Батулла иҗатын Нобель бүләгенә тәкъдим иткәннәр, ди. Үз гомерендә бер бүләк тә ала алмаучылар Батулла иҗатына чыдый алмыйча көнләшә икән. Шуңа Батулла бабай үзен үтермәсеннәр өчен, двойникларны үзе яллаган", дип шаяртты алар.

Тамашачы аңламады түгел: соңгы вакытта халык арасында Путинның "двойник"лары турындагы сүзләр көчәйде, бу да шуңа ишарә кебек күренде. Алып баручылар шушы игезәкләр арасыннан чын Батулланы ачыкларга теләгәндәй, аңа төрле сынаулар уйлап чыгара торды. Иң элек, тизәйткеч әйттерделәр.

"Татар теленә тел тидергән тилчә телнең телен тураклап таудан тәгәрәтермен", диде Батулла.

Курайда бию көе уйнап күрсәтүен сорадылар – Батулла курайда уйнады.

Бу тамашадан соң, сүз Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевка бирелде. Ул дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев котлавын укыды.

Васил Шәйхразиев Миңтимер Шәймиев котлавын укый
Васил Шәйхразиев Миңтимер Шәймиев котлавын укый

"Ихлас әсәрләрегез, асыл сыйфатларыгыз, талантыгыз, осталыгыгыз, тирән гыйлемегез, күркәм гамәлләрегез – барысы да газиз халкыбыз иҗтиһадына хезмәт итә. Иң мөһиме – сез һәрзаман яшьләрне ана тәрбиясе, әдәби мирас кадерен белергә өйрәттегез. Милләтебез киләчәге, халыкка куйган фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт юллыйбыз. Вакытын һәм урынын белеп әйткән зирәк фикерләрегез өчен дә рәхмәт", диелде котлауда.

Шәйхразиев үз котлавында җайлап кына сугыш темасына кереп китте: "1938 ел дигәндә миңа бик җиңел, чөнки әти-әнием дә – 1936 елгы. Ачлык дибезме, сугышмы", дип сөйли башлап, ул Украинадагы сугышны да китереп кыстырды. Күрәсең, түрәләргә бар җирдә шушы теманы әләм итеп күтәреп йөрергә әмер бирелгән, югыйсә, юбилей котлавымы, җеназа мөрәсимеме, дини җыенмы – бар җирдә шул хакта сөйләмәсләр иде.

— Рабит абыйның әйткән сүзләре бар. Аны урысча да әйтергә була: "Татары там – где опасность, где работа". Татар булган җирдә һәрвакыт авырлык та була, сугыш та булырга мөмкин, шуңа без менә махсус операция турында да әйтсәк, бүген безнең егетләребез анда, диде Шәйхразиев.

Сугыш турында сөйләсә дә, Шәйхразиев анда һәлак булган егетләрне искә алмады, үлүчеләр санын китермәде. Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта 455 көндә Татарстаннан кимендә 455 кеше һәлак булган. Бу сан зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми.

Азактан ул татар яшьләренең, балаларның татарча начар сөйләшүенә борчылу белдереп, аларны "чыктым аркылы күпер" сөйләшүдә гаепләде.

— Ничек итеп бүген яшьләргә татар телен җиткерергә? Без сөйләшә беләбез, ә безнең балалар, оныклар? Күбебез сөйләшкәндә "чыктым аркылы күпер" килеп чыга. Татарча сөйләшкән кебек булабыз, әмма аңлап булмый. Шуңа, Рабит абый, эшегез өчен рәхмәт әйтәсе килә, – диде Шәйхразиев.

Гәрчә, яшьләргә телне ничек җиткерим дип өзгәләнәсе дә юк, мәктәпләргә татарча укытуны гына кайтарасы яки татар мәктәпләре, татар университеты гына ачасы.

Шәйхразиев Батуллага көмеш хәнҗәр бүләк итте. "Кичәне тәмамласак та була инде, бөтен мәсьәләләрне чишеп бетердек", дип шаяртты Рабит Батулла бу котлаудан соң. Түрәләр рәтеннән башка котлаучы булмады. Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла залда бар иде, әмма сәхнәгә чыкмады. Бу сценарий авторы Нурбәк Батулла, режиссер Айдар Җәббаровтан гына тормагандыр, билгеле.

Биш ел элек, Батулланың 80 яшьлек юбилеенда аны эреле-ваклы түрәләр дә, чордашлары да бер-бер артлы котлап, митинглардан да миллирәк тамаша караган идек. Хәтта Разил Вәлиевкә кадәр урамнарга чыгарга чакырып, шигырь укыды. Бу юбилей да милли булды, әмма биш ел элеккеге ялкын сүнгән инде, сүндергәннәр.

"100 яшькә җитәчәкмен дип әйтеп куям"

Рабит Батулланың биегәнен, курайда уйнаганын күрдек, иҗтимагый эшләре, иҗатына да вакыт җитте. Ул 1990нчы елларда "Азатлык!" дип кычкырып Ирек мәйданында йөргән вакытларын искә алды.

1990нчы елларда Ирек мәйданында дауланган азатлык турында да искә алдылар
1990нчы елларда Ирек мәйданында дауланган азатлык турында да искә алдылар

— Башы эшләмәгән кешенең аягы авырта, – дип көлде ул. – Яшь чакта чаңгыда чаптым, аннан өйләнгәч "фатир" дип чаптым, аннан "пенсия" дип чаптым. Ирек мәйданында татар халкына азатлык даулап, "Азатлык! Азатлык!" дип кычкырып йөргән булдым, – диде Батулла.

— Тоттырдылармы соң азатлыкны? – диде алып баручыларның берсе.

— Тоттырдылар. Учлап кына түгел, кушучлап тоттырдылар! – диде Батулла.

Бәхет хакындагы сөйләшүдә ул тулы бәхет өчен халкының һәм республикасының азат булуы кирәк дип белдерде.

Тулы бәхет – ул, минем өчен, яраткан эш, яраткан гаилә һәм азат республика

— Яраткан эшеңә яратып чабып бару, эшең беткәч, яраткан өеңә чабып кайту – ул бәхет. Минем 60 ел буена яраткан хезмәтем бар. Шулай ук 40 ел яраткан гаиләмдә яшим. Ләкин болар белән мин 66 процентка гына бәхетлемен. Тулы бәхет өчен, миңа үз халкымның азат халык булуы кирәк. Эшем бар, гаиләм бар, ләкин халкым үз шрифтында да яза алмый. Үзенең чыккан байлыгын да тулысынча тота алмый. Тулы бәхет – ул, минем өчен, яраткан эш, яраткан гаилә һәм азат республика, – диде Батулла һәм зал аны гөрләтеп алкышлады.

Мәзәкче сыйфатын да ачтылар – ул 7000ләп мәзәге барлыгын әйтеп узды.

Шагыйрьләр Мөдәррис Әгъләм, Илдар Юзеев, Шәүкәт Сибгатуллин һәм сынчы Бакый Урманчы белән бәйле мәзәк хатирәләрен сөйләп көлдерде.

Рабит Батулла актерлар йортында "ШТМ" – Шаяннар, тапкырлар мәҗлесе оештырып, шуны 17 ел җитәкләгән икән. Алмаз Хәмзин шул ШТМ репертуарыннан кәмит күренеш күрсәтте.

Алмаз Хәмзин
Алмаз Хәмзин

"Казан сөйли, үзебезнең вакыт булмагач, Мәскәү вакыты белән 7 сәгать 15 минут", дип көлдерде Хәмзин.

Башка юбилей кичәләреннән аермалы буларак, бәйрәмдар (Батулла үзе юбилярны татарча шулай атарга кушты - ред.) сәхнә түрендә котлаулар кабул итеп утырмады, ә үзе дә тантананың башыннан ахырына кадәр актив катнашты. Алып баручылар, остаздан киңәш-табыш иткәндәй, аннан интервью да алдылар, азактан ул тамашачыга Шигырь дәресләре дә уздырды.

— Иҗат хәлемдә мин кешедә бишенче төр холык барлыгын да ачтым, ул Зәйматик дип атала. Зәй ягында туганнарны мактанчыклык берләштерә. Алар башта мактанып куя да, аннары үз сүзләрен сүз итү өчен, үз-үзләре белән ярышып эшлиләр һәм нәтиҗәгә ирешәләр. Зәйдән 4 халык язучысы, 4 Тукай бүләге иясе, 4 академик чыккан. Мин дә, Зәйматик буларак, 100гә җитәчәкмен дип сезгә әйтеп куям, диде Батулла.

Гомумтатарга нинди холык хас? – дип сорады алып баручы.

— Татарда холык та бар, холыксызлык та бар. "Татар бар җирдә хәтәр бар", дип сөйлиләр. Моны татарга каршы кеше уйлап чыгарган. Хәтәр – ул сугыш, тәртипсезлек, мескенлек, дигән сүз. Татар бар җирдә хәтәр бар, сугыш бар дияселәре килә. Юк шул, киресенчә: хәтәр бар җирдә – татар бар. Чөнки беренче дөнья сугышында да, икенчесендә дә иң алгы сызыкта татарлар хезмәт итеп һәлак булган, – диде Батулла.

Татарның холыксызлыгы нидән гыйбарәт?

— Бар татар ата-аналарын җыйдылар да: "Сез балаларыгызны татарча укытырга телисезме, әллә урысчамы?" – диделәр. Күп ата-ана: "Урысча укытырга телибез" диеп, ана теленнән баш тартты. Мәктәпләрне яптылар. Әгәр халык үзенең телен, тарихын, йоласын белмәсә, милләт була алмый. Хәлләр мөшкеллеккә, инкыйразга таба бара.

Алып баручылар Искәндәр Хәйруллин һәм Фәннүр Мөхәммәтҗанов Батуллага сорау бирә
Алып баручылар Искәндәр Хәйруллин һәм Фәннүр Мөхәммәтҗанов Батуллага сорау бирә

Ничек котылырга моннан? Ана телен онытмас өчен нәрсәне үзгәртергә кирәк?

— Мәгарифне тамырыннан үзгәртергә кирәк. Татармы, башкортмы, чуашмы, урысмы – һәр халык үз мәктәбендә үз туган телен тирәнтен өйрәнә һәм инглиз телен дә өйрәнә. Безнең үзара аралашу теле инглиз теле була, ә татар-чуаш телләре үсеп китә һәм тигезлек барлыкка килә. Мескенлек чире дә бетә.

—​ Катнаш никахлар белән нишләргә?

— Катнаш никахлар белән дә шулай. Әгәр урыс кешесе чуаш кызына өйләнергә тели икән, ул ЗАГСта чуаш теленнән, ә кыз – урыс теленнән имтихан бирергә тиешләр. Монда тигезлек була, бала да мескен булып үсми. Чын тарихны укырга кирәк. Татарлар турында күпме ялган языла. Урысларның үз тарихында да ялган күп. Тирәнтен өйрәнгәндә генә мескенлектән чыгып була. Урыслар әйтә, сезгә культура бирдек, диләр. Ләкин бу дөрес түгел, төрки халыклар мәдәният ягыннан алардан күпкә алда булган. Беренче урыс әдәби әсәрен кем кайчан язган, әйтә аласызмы? – дип сорады Батулла.

— "Слово о полку Игореве", – диделәр залдан.

— Аның авторы да, кайчан язылганлыгы да билгеле түгел. Төп нөсхәсе Мәскәүдәге янгында янган. Ә татар әдәбиятының беренче әсәре кайчан язылган?

Күпләр Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәрен атады. "Идегәй"не әйтүчеләр дә булды. Азактан табылды: "Сак-сок бәете"нең 1500 елдан артык тарихы бар икән.

Шагыйрь Гариф Шәрифуллин "Сак-сок бәете" көенең 22 нөсхәсен җыйган. Рабит Батулла шуларның берсен сорнайда уйнап та күрсәтте.

Мәскәүдә Щепкин исемендәге югары театр училищесында Равил Шәрәфи, Ринат Таҗетдин, Әзһәр Шакиров, Наил Дунаевлар белән бергә укыган елларын искә алып, Батулла шаяртып алды:

— Минем талантым шулкадәр зур иде, мин аларга үсәргә ирек бирмәс идем, мин киткәч әнә ничек үсеп кителәр, – дип көлде ул. – Ләкин театрдан китсәм дә, сәхнәдән китмәдем, әле дә сезнең каршыда сәхнәдә басып торам. Киноларга да төшкәлим. Улым Байбулат кинорежиссер, ул төшергән фильмның трейлерын тәкъдим итәбез, дип, экраннарда "Ядәч" фильмы трейлеры күрсәтелде.

"Ядәч" фильмы трейлеры күрсәтелде
"Ядәч" фильмы трейлеры күрсәтелде

Юбилей кичәсендә Шигырь дәресе

Алып баручылар Батулла бабайның шигърият белгече дә булуын искәрткәч, аның белән аралашу формасында, Шигырь дәресе башланып китте.

Кайбер җитәкчеләрнең Екатерина кадәр дә башы юк

— Шигърият турында күп китаплар чыгардым. Үз чордашларым турында 7 том чыкты. 1552 елга кадәр татарда шагыйрьләр күп булган. Кол Гали, Сөләйман Суварилардан башлап, Кол Шәриф тә, Мөхәммәд Әмин хан да шагыйрьләр булган. 1552 елдан соң 250 елга сузылган регресс башлана һәм бу тарихта бер генә шагыйрь дә күрмәссез. 1773 елны Әби патша татарларга дин тотарга, Коръән чыгарырга рөхсәт бирә. Менә шуннан беренче шагыйрьләр күренә башлый. Әби патшаны татарлар шул дин иреге биргән өчен хөрмәт итә. Ләкин ул ирекне татарларны яратканга бирмәгән, татарларны ул яратмаган. Шул рәвешле ул үз тәхетен саклап калган, чөнки Пугачев, Разин күтәрелешләрендә 80 проценты татар булган. Ул нинди көч! Шуңа ул Коръән чыгарырга рөхсәт итә. Кайбер җитәкчеләрнең Екатерина кадәр дә башы юк, – дип сөйли Батулла.

Ул шигъриятне үзенчә өйрәнүен, китапларын ничек язуын да аңлатты. Иң элек, шагыйрьнең тәүге шигырен һәм иң соңгысын укып карый да, аларны чагыштырып, аның алга киткәнме, арткамы икәнен билгели. Шуннан соң гына урталыкны да өйрәнеп, зур гына мәкалә яза. Шулай томнар җыела.

Рабит Батулла Мәүлә Колый, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Һади Такташ, Сәгыйть Рәмиев, Хәсән Туфан, Дәрдмәнд, Муса Җәлил шигырьләрен укып, аларның язмышы турында да сөйләп алды.

— Хәсән Туфан 1925 елда "Барабыз" дигән беренче шигырен язып, көч-куәт белән советларны яклап, шигърияткә килеп керә. "Мә, партия, ал мине!" дигән шигыре бар аның. Партия аны алды һәм 16 ел төрмәдә черетте. Хатыны Луиза үз канын биреп, аңа төрмәгә ипи ташый һәм аның гомерен саклап кала. Хатыны да, улы да ачлыктан үләләр. Кызы, халык дошманы кызы буларак, атасыннан баш тарта, азактан фаҗигале үлә. Шуннан Хәсән Туфан болай дип яза:

"Алтын куллы халык булсаң да син,
Бәхет йөзе күрә алмадың.
Эткә ыргытылган сөяк кебек,
Аяк асларында аунадың.

...Төрмәсеннән бары сиңа урын бирде бу дөнья,
Сан ягыннан байтак халык булсак та без, сансыз халык булдык Рәсәйдә".

Күрәсезме, беренче шигыре белән нинди аермасы бар, – ди Батулла.

Рабит Батулла
Рабит Батулла

Ул Дәрдемәнднең (Закир Рәмиев) алтын приискалар хуҗасы, миллиардер булуын, Парижга китәргә мөмкинлеге булганда да илдә калып, хәерчелектә үлүен сөйли.

— Дәрдемәнд совет хакимиятенә бар алтыннарын, шәһәрләрен, фаэтоннарын биреп калдыра һәм Орскига күченеп, 1921 елда юксыллыкта вафат була. Җирләргә дә кеше аз килә. Аны татар зиратына җирлиләр, әмма совет хакимиятенә бу җир завод салу өчен кирәк була. Аны бульдозерлар белән актарып, Дәрдемәнднең дә, башкаларның да сөякләрен чыгарып ташлыйлар. Һәм аның урынында бүген дә завод утыра. Улы Искәндәрне 1938 елда бай малае буларак атып үтерәләр, – ди Батулла.

Ул Муса Җәлилнең дә 13 яшьлек чагында ук "Бәхет" дигән шигырь язып, совет хакимияте өчен җанын бирергә әзер булуы турында хәбәр итүен искәртә. Икенче дөнья сугышында әсирлеккә төшкәч, татар әсирләреннән яшерен оешма төзүе турында сөйли.

— Муса Җәлилне империя мәхкәмәсе үлем җәзасына хөкем итә. Империя мәхкәмәсендә бер испанның, французның, урысның да башын чапмаганнар, 11 татарның башы чабылган. Димәк, татарлар рейх астына тоз салган. Менә аларның куәте нидә! Ил өчен аның 38 яшендә башы чабыла да, - дип сөйли Батулла.

Шушы шәхесләрнең илгә тугры калып ачлыкта үлүләре, шуңа карамастан, беркайчан да бу илдә кадере булмаулары турында искәртергә теләгәндәй, урыс шагыйрьләренең татарларга багышлап язган шигырьләрен дә укый.

Урыс шагыйре Ярослав Смеляков "килмешәк татар теле" дип язып чыккан икән. Михаил Кудинов та "чакырылмаган кунак татардан начар" дип шигырь язган. Ул аларны да укыды.

Шигырь дәресендәге тәнәфесләрдә, Рәдиф Гаташ сүзләренә язылган җыр белән Зәйнәп Фәрхетдинова, Дәрдемәнднең "Кораб" шигыренә язылган җыр белән, Илгиз Мөхетдинов чыгыш ясадылар.

Фатих Котлы
Фатих Котлы

Шушы арада гына Татарстан Язучылар берлеге башлангычы белән төрек телендә Хәзерге заман татар хикәяләре антологиясе чыкты. Ул җыентык Рабит Батулла әсәре белән башлана. Шулай ук Төркиядә Рабит Батулланың "Алып батыр маҗаралары" әкияти романы һәм "Тавышсыз курай" хикәясе басылып чыккан. Әсәрләрне төрекчәгә Фатих Котлы тәрҗемә иткән.

Фатих Котлы юбилей кичәсендә Юныс Әмрәнең бер шигырен башкарды, экранда аның Рабит Батулла әзерләгән тәрҗемәсен күрергә мөмкин иде.

Фәнис Җиһанша Рабит Батулланың "Сөембикә" романыннан Кол Шәрифнең соңгы вәгазен укыды.

Фәнис Җиһанша
Фәнис Җиһанша

— Мин сезне кылыч тотып Мәскәү каласына барырга өндәмәдем, Мәскәү үзе кылыч тотып килде Казан каласына. Мин сезне Муром һәм Өстүг калаларын таларга өндәмәдем, Муром һәм Өстүг үзе килде яу белән Казан каласына. Мин сезне изге җиһадта кылыч тотарга өндәдем, вакыт җитте, шәкертләрем. Дошман капка төбебездә тора. Ногай безгә килмәс, анысы – Мәскәү тарафдары. Кырым ерак, ул да безгә килә алмас, аның үз хәле хәл. Башкортлар да ярдәмгә килмәс, арабызда Урал таулары. Кошчакны саттылар, Сөембикәбез корбан булды. Ләкин һәрберегезнең кулында ике кылыч бар, алар сынса, хәнҗәрләрегез бар. Алар сынса, тешләрегез, тырнакларыгыз бар. "Безгә бүген җиңү булмас, җиңү булмаенча, нишләп барыбыз да яшьләй һәлак булыйк", диючеләр бардыр арагызда. Әйтегез! Шул җаныгыз бәрабәренәме сез коллыкны сатып алырсыз? Исән калган көенчә, гасырлар буена кол булып яшәргә риза булучылар бармы арагызда? – диде ул.

Кичәнең азагына таба, Рабит Батулланың ике улы Нурбәк белән Байбулат та сәхнәгә чыгып шигырь укыдылар. Кичәне 100 яшьлек юбилеена чакыру белән Батулла бабай үзе тәмамлады.

— Минем гаиләм – дәүләт. Ул дәүләтнең президенты мин. Минем дәүләтемдә ана теле – дәүләт теле. Ана теле белмәгән кешеләр килеп керсә генә, без рус яки инглиз теленә күчәбез. Минем хатыным сезнең арада утыра, ул – финанс министры. Олы улым Нурбәк – полицейский, Байбулат – халык. Ул халыкны чүки, финанс министры да халыкка акча бирми, президент та аны тәнкыйтьли. Барысы да халыкка төшә! Мин Рузия ханымга өйләнгәнче 15 китап чыгарганмын, кушылып ике бала тапканнан соң, 75 китабым чыккан. Миңа да, балаларга да иҗат шарты тудырган кеше ул Рузия ханым. Рәхмәт аңа! Билетларыгызны саклагыз, ташламагыз, сезне 100 яшьлек юбилеема чакырам, шул билетларыгыз белән керерсез. Әгәр дә сез исән булсагыз! – диде Батулла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG