Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәхилләшү (Прощание) — Мөхәммәт Мәһдиев


Произведения Мухаммета Магдеева остаются самыми читаемыми в татарской литературе и сегодня. Послушайте два отрывка из его последнего романа "Прощание", и вы поймете, почему автор популярный. Аудио и перевод ключевых фраз прилагается.

Бәхилләшү (Мөхәммәт Мәһдиев)
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:36 0:00

Утыз сигезнең җәенә чыксак – тагын ачлык, тагын мохтаҗлык. Кибеткә әллә нигә бер ипи кайта, аңа чиратны кичтән үк алып, уч төбенә зәңгәр карандаш (бездә хәрендәш) белән номер суктырасы, таң атканда берәү чиратны яңадан барлап, кул аркасына очын лач итеп төкерекләп инде кызыл хәрендәш белән номер суга. Мендәр тышы, тәрәзә пәрдәсе, галош-фәлән кайтса да шулай. Тәмәке – язгы чәчүдә эшләгәннәргә генә.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Утыз сигезнең җәе – лето (19)38 года
ачлык – голод
мохтаҗлык – нищета, нужда, бедность
әллә нигә бер – редко (один раз за долгое время)
чират – очередь
уч төбе – на ладони
кул аркасына – на тыльную сторону руки
кичтән – с вечера
таң атканда – на рассвете
лач итеп төкерекләп – смачно плюнув
мендәр тышы – наволочка (мендәр - подушка)
тәрәзә пәрдәсе – занавески (тәрәзә - окно)
тәмәке – папиросы (сигареты)

Ипи ашыйсы килгән вакытның иң үзәк өзгече – язын үлән типкәндә. Җил исә, ул җил арыш басудан арыш саламы, урманнан ылыс, су буеннан балык тәнкәсе, ләм исе алып килә, борынны кытыклый – һай шул вакытта авыз тутырып бер ипи кабарга да күздән яшь килгәнче рәхәтләнеп чәйнәргә иде... Чәйнәргә, аңкауларда, теш төпләрендәге селәгәй бизләрен актык чутына кадәр эшләтеп, чылатып, тамак юлын тутырып, бер тапкыр ипи йотарга иде, юк, ике тапкыр... Юк, өч тапкыр, дүрт тапкыр... Нигә юк соң бу ипи, әнә бит басу-кырлар, әнә бит әвеслек янында салам эскертләре, алардан бит инде ипи чыккандыр?

Нигә берөзлексез ипи сорый бу тамак төбе бизләре, нигә басудан искән язгы җил гел ипи ашыйсын китереп тора. Ул җил соратмый бит синнән кызыл яки кара икра, тамак төбе өмет итми бит авызда эреп торган өчпочмакларны, таләп иттерми бит ул җил кайнар кайнар калҗалы итләрне, алтынсыман лимоннарны, исерктеч исле шоколадларны яки җиңелчә генә горчица сөрткән каз итен, йә шашлыкның баш әйләндергеч исле кисәкләрен! Нибары бер телем кәрәзле ипи кирәк бит адәм баласына...

Без - сигез-ун яшьлек малайлар, аңлашылмый торган бу хәлдән югалып калган, без моңа төшенә алмыйбыз. Безнең ашыйсы килә, колхоз җитәкчеләре исә шуны белмиләр. Концерт куябыз (кайбер картлар әйтә: үзең ач бул, үзең хаҗ кыл!), шунда лозунг кычкырабыз:

— Бәхетле балачагыбыз өчен Сталинга рәхмәт!

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
үзәк өзгеч – душераздирающий
арыш – рожь
ылыс – хвоя
борынны кытыклый – щекотит нос
авыз тутырып бер ипи кабарга да күздән яшь килгәнче рәхәтләнеп чәйнәргә иде – вот бы набить рот хлебом и до слез (радости) жевать бы его
аңкау – челюсть
теш төпләре – корни зубов
селәгәй бизләре – слюнные железы
тамак – горло
тамак юлы – гортань
йоту – глотать
берөзлексез – непрестанно
авызда эреп торган – тающий во рту
җиңелчә генә горчица сөрткән – слегка натертый горчицей
бер телем – один кусочек
аңлашылмый торган хәл – непонятное (явление, событие)
бәхетле балачак – счастливое детство

Казанны күрмәгәнемә күптән иде. Ял алып, авылга кайтып төшү белән үк, Казанга барырга җыена башладым. Ләкин язгы җылы көн бер сәгать эчендә алмашынды да куйды. Әле төшкә кадәр генә урамда, чырлап, гөрләвекләр ага, тополь ботакларында, томшыкларын суыра-суыра, сыерчыклар сайрый иде. Әллә ни арада гына салкын җил исә башлады, күк йөзен ябалак кар каплады. Сыерчыклар ояларына кереп киттеләр, шат чылдыраган гөрләвекләр яфрак-яфрак кар белән буталдылар һәм күп тә үтми боз астына качтылар. Тополь ботаклары карлы боз белән сырылдылар. Ярты көн эчендә язның әсәре калмады.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
күптән – давно
ял алу – взять отпуск (дословно "отдых")
кайтып төшү – приезд (кайту – приехать, төшү – упасть)
алмашынды – поменялся
томшык – клюв
сыерчык – скворец
ябалак кар – хлопья снега
гөрләвек – ручей
яфрак – листья
ботак – ветка
язның әсәре калмады – не осталось тени весны

Кешеләр белән күрешеп йөргәндә, күршебез Нурәхмәт абзыйны очраттым.

— Бер дә борчылма, энекәш, — диде ул, – бу – сеырчык бизгәге генә. Үтә дә китә ул. Күпме генә туңдырмасын, яз язлыгын итми калмый. Тик сыерчыклар гына йомырка салмаган булса ярый инде. Югыйсә шуларга зыян тиюе бар бу салкынның. Менә күрерсең: иртәгә-берсекөнгә урамнар тагын гөр килер.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
сыерчык бизгәге – народное название сильного, но короткого снегопада весной
яз язлыгын итми калмый – выражение означает "весна все равно делает весну", игра слов
йомырка салу – нести яйца
зыян тию – нанести вред
иртәгә-берсекөнгә – завтра-послезавтра

Мин тынычландым. Иртәгесен, чыннан да, һава рәтләнә башлады, һәм мин әни белән Казанга килдем. Әни инде картайган, урамда аны култыклап кына йөрисе. Читтән карап торган кешеләргә бу шактый сәер тоелырлык иде. Бөкресе чыга башлаган, күзләренә ак төшкән карчык һәм озын гәүдәле, кара шинельле кеше.

Мәһабәт йортның сырлап эшләнгән зур тоткалы ишекләре салмак кына ачылды. Безгә пропуск бирделәр һәм икенче катка җибәрделәр. Дерматин белән тышланган ишек тартканчы ук ачылып, безне яшь кенә лейтенант каршы алды. Дәрәҗәлеребез бер булгангадырмы, ул минем белән якын танышларча күреште, урыннарга утырыштык. Лейтенант әниемнең ничә яшьтә икәнен, сәламәтлеген сорашты. Өстәл тартмасын ачып "дело" алды. "Дело"ның эчендә бер генә кәгазь кисәге бар иде.

— Менә нәрсә, әби, — диде яшь лейтенант. — Сезнең ирегезнең эшен Верховный суд карады һәм, аны гаепсезгә кулга алынган дип табып, өчлек судының карарын юкка чыгарды. Ирегез 1942 елның 3 декабрендә йөрәк параличыннан үлгән. Ул үлгәннән соң реабилитацияләнде, һәм сезнең семьягыз өстендә еллар буе торган бу ямьсез исем шуның белән алып ташланды.

Бүлек начальнигы урыныннан торды. Машинкадан чыккан алды-җиде юллык кәгазьне мин күкрәк кесәмә тыктым. Без күрешеп чыгып киттек.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
тынычландым – (я) успокоился
картайган – постарела
култыклап йөрисе – водить за руку
бөкре – горб
карчык – старушка
мәһабәт йорт – величественное здание (не путать со словом мәхәббәт – любовь)
дәрәҗәлеребез бер – одинаковые звания
гаепсезгә кулга алынган – арестован без вины
йөрәк параличыннан үлгән – умер от паралича сердца
алды-җиде юллык кәгазь – бумага из 6-7 строчек

Урамга чыкканда, дөнья язгы кояш нурына чумган, түбәләрдән, шыбырдап, су ага, Черек күл бакчасындагы агачларда сыерчыклар туй ясый иде. Идел ягыннан йомшак җил исә, кайдадыр, күк күкрәгән кебек, гөрелдәү ишетелеп ала, тротуарларда җылы, куе җир исе аңкып тора. Сыерчык бизгәгенең эзе дә калмаган иде.

Мин, юлдан бара торган машиналар төркеме узганны көтеп, тротуарда әнине кочаклап тора идем. Әнинең шәле артка шуып төшкән, көмеш чәчләре язгы кояшта җемелди. Без дәшмичә генә тордык. Җете кояшка чагылуданмы, нәрсәдәндер әнинең күзләрендә яшь. Минем тәнемдә мунчадан чыккандагы кебек җиңеллек, ләкин шатланып булмый, булмый...

Язгы яңа киемнәрен киеп чыккан халык, тротуарны иңләп, каядыр ашыга, чаба, узышалар, аларның тавышы карт топольләр өстендәге меңләгән сыерчыклар чыркылдавы белән кушыла.

Шат чырайлы кешеләргә карап, мин күңлемнән аларга дәшәм:

— Кешеләр! Без дә хәзер сезнең кебек тигезләр, беләсезме шуны, без дә сезнең кебек! Сез башыннан шәле төшкән бу карчыкның бөкрәйгән гәүдәсенә, аны кочаклап торган егетнең кырау төшкән чигә чәчләренә гаҗәпсенмәгез! Барысы да узды, без дә хәзер сезнең кебек!

1957 елның апрель кояшы астында Черек күл буе, Кремль асты йортларының түбәләреннән җылы пар күтәрелә иде.

Әти! Мин синең кабереңне таба алмадым. "Андый язмышлы кешенең кабере булмый" диделәр. Бу хат – минем сиңа соңгы хатым. Бүген мин, әни кабере очына утырып, бу хатны тәмамлармын дигән идем.

Син күп укыган кеше идең. Тукай шигырьләренең күбесен яттан белә, Фатих Әмирхан әсәрләрен ярата, "Толстой шулай дип әйткән" дип сөйләшергә ярата идең. Дәрдмәндне үк белмисеңдер инде.

Көзге пычракта авылыма керә алмыйча кире киткәндә, карт зиратның авышкан карт агачлары еракта моңаеп торганын күрә-күрә, авылдан ераклашканда, мин күңелемдәге сиңа дигән хатны язып тәмамладым һәм хат башындагы шигырьне юлда берөзлексез эчтән кабатладым:

Ачыдыр күз яше...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
язгы кояш нуры – луч весеннего солнца
шыбырдап – употребляется для обозначения громкого течения воды
Черек күл – Черное озеро
күк күкрәгән – гроза
гөрелдәү – гром
шуып төшкән – соскользнуло и упало
җемелди – мерцает, сверкает
чыркылдау – чирикать / визжать
Черек күл
– Чёрное озеро (дословно: черек – гнилой, прогнивший)
кабер очына утырып – сев на краю могилы
яттан белү – знать наизусть
берөзлексез эчтән кабатладым – беспрерывно повторил про себя

***

Вот такие отрывки из произведения Мухаммета Магдеева Бәхилләшү (Прощание). Вам также могут понравится следующие произведения:

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG