Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Хәйбулла районында яшәүчеләр халык җыены оештырырга тели


Бакыр шахтасында. Иллюстратив фото
Бакыр шахтасында. Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта Хәйбулла районының Подольски авылы янында шахта төзелеп килә. Подольскида яшәүчеләр файдалы казылмалар чыгарганнан соң туган җиребездән китәргә мәҗбүр калырбыз дип борчыла.

Башкортстанның Хәйбулла районы Подольски авылында яшәүчеләр халык җыены уздырырга тели. Бу хакта активист Буранбай Әскәровка сылтама белән "Пруфы" хәбәр итә.

Активист кичә, 14 июньдә бер төркем кешеләр Подольски авылы керә торган Таналык җирлеге башлыгына шул хакта гариза тапшыруларын сөйли. Шуңа күрә җыенда авылдагы җирләрдән файдалы казылмалар чыгарулары сәбәпле, анда яшәүчеләрнең күчеп китү мәсьәләләре күтәреләчәк диелә.

Хәзерге вакытта авыл янында шахта төзелеп килә. Подольскида яшәүчеләр файдалы казылмалар чыгарганнан соң туган җиребездән китәргә мәҗбүр калырбыз дип борчыла.

Әскәров әйтүенчә, 2019 елның октябрендә республика башлыгы Радий Хәбиров авылны күчерәчәкләрен әйткән, чөнки биредә 700 метр тирәнлектә бакыр бар дип аңлаткан. Кешеләрне башка урынга күчерер өчен бу хакта карарлар, фәрманнар булырга тиеш, әмма әлеге документлар юк, диелә.

Авыл халкын Урал аръягындагы зур бакыр ятмаларын Урал тау-металлургия ширкәтенә ышанып тапшырырга буламы дигән сорау борчый. Алар фикеренчә, ширкәт үзе казый торган башка бер җирдә - Сибай карьерында рекультивация ясамый.

  • Соңгы вакытта Башкортстанда файдалы казылмалар чыгарулары белән бәйле халык җыеннары еш оештырыла.
  • 28 апрельдә Башкортстанның Баймак районы Ишморза авылында алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы халык җыены узды. Җыен хакимиятләр белән килештерелгән иде, анда меңләп кеше катнашты.
  • Шул ук Баймак районында, Темәс авылында да алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен үткәрделәр. Халык Ирәндек тавы сыртында урнашкан җирләрдә алтын казылмалары ачыклау эшләре алып бармауны таләп итте.
  • Халык җыены оештырган кешеләрне полиция тикшерә башлавы хәбәр ителде.
  • Күптән түгел Баймак районы Сәйгәфәр авылында яшәүчеләр хакимиятләр кешеләргә халык җыены уздырырга рөхсәт бирми дип зарланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG