Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: БДИ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Башкортстанда белем бирү сыйфаты түбәнәя


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел 1684 укучы БДИ тапшырып 80нән югарырак балл җыйган. Соңгы ике елда бу күрсәткеч 14 процентка кимегән. Республикада мәгариф системында яшь укытучылар саны да кими. Башкортстанда 35 яшькә кадәрле укытучылар – 8 процент, ә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше – 55.

Башкортстан мәгариф министрлыгы мәгълүматынча, 2023 елда 11нче сыйныфны бетергән 1684 укучы урыс әдәбияты, химия, җәмгыять белеме, математикадан БДИ биргәндә 80нән югарырак балл җыйган. Моннан алдагы ике елда бу нәтиҗәләр югарырак иде, дип искәртә Prufy.

2022 елда югары балл алучылар 1808 кеше булган, 2021 елда исә – 1956. Шул рәвешле, имтихан биреп 80нән күбрәк балл туплаучыларның саны соңгы ике елда 14 процентка кимегән.

100 балл җыючылар да әзәйгән. 2020 елда БДИ тапшырып 100 баллны 107 укучы алган булган, 2021 елда – 79, 2022 елда – 73, 2023 елда – 69.

Икътисадчы Рөстәм Шәяхмәтов белем бирү сыйфаты түбәнәюгә берничә әйбер йогынты ясый дип саный: республикада сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерүнең нәтиҗәле эшчәнлеге булмау, түбән хезмәт хаклары белән бәйле укытучылар җитмәү, укытучыларга кәгазь эшләрен өеп бирүләре.

Укытучыларга түләнә торган хезмәт хаклары ягыннан Башкортстан Русия төбәкләре арасында 72нче урында тора, дип мисал китерә икътисадчы. Ә аларның хезмәт хакы Башкортстанда бирелә торган уртача хезмәт хакларының 79 проценты кадәр.

Белгеч әйтүенчә, республикада мәгариф системында яшь укытучылар саны кими. Башкортстанда 35 яшькә кадәрле укытучылар – 8 процент, ә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше – 55. Соңгы өч елда бу күрсәткеч – укытучыларның уртача яше ике елга арткан.

  • Шул ук вакытта, Башкортстанда 5924 туган тел укытучысы бар, алар 10 туган тел укыта. Ел саен 50 иң яхшы башкорт һәм урыс теле укытучылары 50 мең сумлык акчалата бүләк ала. Быел бу акчаларны 100 укытучыга бирмәкчеләр.
  • Былтыр Татарстанда да урыс теле, физика, биологиядан Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) алган уртача баллар кимеде. Мондый хәл бөтен Русия буйлап күзәтелә дигән иде республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Моны ул контроль-тикшерү материалларының эчтәлеге үзгәрү һәм укучыларның тулысынча әзерләнмәүләре белән бәйле дип аңлатты.
  • Башкортстанда укытучылар җитмәүгә Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы да үз өлешен кертте. Аларны да сугышка җибәрделәр. Әйтик Уфаның 107нче лицеендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Мирас Ишдәүләтов "Башкортстан республикасының атказанган укытучысы" исемен алса да, Украинадагы сугышка алынган иде.
  • Моңа охшаш тагын бер очрак Дүртөйле районы Өчбүлә авылында да булды. Анда тарих укытучысы Динар Сәрвәров алынды.
  • Башкортстаннан тагын бер очрак Уфа янындагы Дорогино авылы мәктәбе белән бәйле булды. Аннан 29 яшьлек биология укытучысы Урал Ишмөхәммәтов алынды. Мәктәп җитәкчелеге, ата-аналар, хәтта район хакимияте мөрәҗәгатьләре дә аны кире кайтара алмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG