Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста "Вагнер" сугышчыларын урнаштыру өчен лагерьлар төзиләр


"Вагнер үзәге"нә килүчеләр
"Вагнер үзәге"нә килүчеләр

Аларның берсе – Могилёв өлкәсендәге Осиповиси шәһәре янындагысы сигез мең сугышчыга исәпләнгән. Осиповичи Украина белән чиктән 200 километрда урнашкан.

Беларуста "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең яллы сугышчыларын урнаштыру өчен чатыр лагерьлары төзелә башлаган. "Вёрстка" язуынча, аларның берсе – Могилёв өлкәсендәге Осиповичи шәһәре янындагысы сигез мең сугышчыга исәпләнгән. Барлыгы берничә лагерь төзеләчәк, төгәл саны әйтелми.

24 мең дүрткел метрда лагерь төзелеше баруын "Вёрстка"га Могилёв өлкәсе урманчылыгында да раслаганнар, чатырлар иртәгә – 27 июньгә үк куелган булырга тиеш дип искәрткәннәр.

Осиповичи Украина белән чиктән 200 километрда урнашкан.

  • 25 июньдә, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте кораллы фетнә уздырмакчы булганнан соң, Беларусның абруйлы җитәкчесе Александр Лукашенка "Вагнер" җитәкчесе Евгений Пригожин белән сөйләшүләр алып барды.
  • Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Пригожин Мәскәүгә оештырылган "гаделлек маршын" кире борды. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Пригожин үзе "Беларуска китәчәк" дигән иде.
  • "Вагнер" көчләрен Беларуска күчерү турында хәбәр ителмәде, әмма "Вёрстка"га вагнерчыларның туганнары мондый хәл булырга мөмкин дип ишеттек, дип сөйләгән.
  • Шул ук вакытта Русиядә "Вагнер"ның яңа сугышчылар кабул итү пунктлары үз эшчәнлекләрен яңадан башлады. ТАСС хәбәренчә, бүген 26 июньдә мондый пунктлар Новосибирскида һәм Төмәндә кабат ачылган.
  • 24 июньдә ширкәтнең реклам баннерлары алып куелган иде, аларны кире урыннарына кайтарганнар. "Ротонда" басмасы исә Петербурда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте үзәге эшен яңадан башлады, дип хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG