Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия армиясе генералы Суровикин Пригожинның фетнә ниятен белгән


Генерал Сергей Суровикин
Генерал Сергей Суровикин

Шулай ук Русиянең башка берничә генералы да илдәге хәрби җитәкчелекне көч кулланып алыштыруны хуплаган булырга мөмкин, дип хәбәр иткән Америка рәсми затлары. Алар әйтүенчә, хакимияттәге башка затлар да үзенә ярдәмгә киләчәген белмәгән булса, Пригожин фетнә куптармас иде.

Генерал Сергей Суровикин "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожинның Русия югары хәрби җитәкчелегенә каршы чыгарга җыенуы турында белгән, дип яза New York Times. Басма Америка күзләү белешмәләре белән таныш Америка рәсми затларына сылтана.

Пригожинның Дондагы Ростовны алган һәм саклану министры Сергей Шойгуны вазифадан җибәрүне таләп иткән сугышчыларына Суровикин "гаделлек маршы" ниятләргә булышканмы, бу – күзләү ярдәмендә алынган белешмәләрдән аңлашылмый диелә.

Шулай ук Русиянең башка берничә генералы да илдәге хәрби җитәкчелекне көч кулланып алыштыруны хуплаган булырга мөмкин, дип хәбәр иткән Америка рәсми затлары.

Алар әйтүенчә, хакимияттәге башка затлар да үзенә ярдәмгә киләчәген белмәгән булса, Пригожин фетнә куптармас иде.

Владимир Путин Суровикинның Пригожин ниятләре турында белүенә ышаныргамы юкмы икәнен, һәм моңа нинди җавап булачагын хәл итәргә тиеш, ди New York Times чыганаклары.

  • Узган елның октябреннән быел гыйнварга кадәр Суровикин Русиянең Украинада хәрби хәрәкәтләр алып барган гаскәрләр төркеме белән җитәкчелек итте.
  • Быел гыйнварда әлеге вазифага Валерий Герасимов билгеләнде, Суровикин аның урынбасары булды. Суровикин "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә "туктарга" кушып видео яздырган иде.
  • 24 июнь иртәсендә "Вагнер" көчләре Дондагы Ростов шәһәрендә хәрби объектларны контрольгә алып, Мәскәүгә юл тотты. Русия президенты Владимир Путин махсус мөрәҗәгать белән чыкты һәм фетнә чыгаручыларны хыянәтче дип атады.
  • Беларус җитәкчесе Александр Лукашенка "Вагнер" җитәкчесе Евгений Пригожин белән сөйләшүләр алып барды. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Пригожин Мәскәүгә оештырылган "гаделлек маршын" кире борды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG