Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венедиктов: "Суровикин гаиләсе белән өч көн элемтәгә чыкмый"


Генерал Сергей Суровикин
Генерал Сергей Суровикин

Кичә, 28 июньдә генералны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте оештырган фетнәдәге роле өчен кулга алырга мөмкиннәр , дигән хәбәрләр чыккан иде. Русиянең хакимият даирәләрендә күпсанлы чыганаклары булган Венедиктов бу хәбәрләргә әнә шулай фикер белдерде.

"Эхо Москвы"ның элекке баш мөхәррире Алексей Венедиктов үзендә булган мәгълүматка күрә, Русия һава-галәм көчләре белән җитәкчелек итүче һәм Русиянең Украинадагы гаскәрләре җитәкчесе урынбасары генерал Сергей Суровикин гаиләсе белән өч көн элемтәгә чыкмый дип белдерде. Венедиктов ышандыруынча, Суровикинның сагы белән дә элемтәгә чыгып булмый.

Кичә, 28 июньдә генералны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте оештырган фетнәдәге роле өчен кулга алырга мөмкиннәр , дигән хәбәрләр чыккан иде. Русиянең хакимият даирәләрендә күпсанлы чыганаклары булган Венедиктов бу хәбәрләргә әнә шулай фикер белдерде.

Саклану министрлыгына якын чыганакларына таянып, The Moscow Times басмасы Суровикин кулга алынган дип язды. Хәзерге вакытта генерал кайда дигән сорауга басма чыганагы "Бу мәгълүматны бездә эчке каналларда да әйтмиләр", дигән.

Бу мәгълүмат рәсми расланмады. Элегрәк Украинага каршы сугышны хуплаучы кайбер Telegram-каналлар да Суровикинның кулга алыну ихтималы турында хәбәр иткән иде.

Блогер Владимир Романов генералны 25 июньдә, кулга алдылар дип язды, ягъни "Вагнер" фетнәсе тәмамлангач икенче көнне үк.

Шулай да сугышны хуплаучы башка Telegram-каналлар генерал кулга алынмаган, фетнә белән бәйле аңлатма язулары гына яза, дип ышандыра.

Генерал язмышы турында Русия саклану министрлыгы берни хәбәр итмәде.

Суровикин үзе халыкка 23 июнь кичендә күренгән иде. Ул чакта ул "Вагнер" сугышчыларын туктарга чакырып, видеомөрәҗәгать яздырган иде. Хәзерге вакытта генералның кайда булуы билгеле түгел.

Кичә АКШ күзләвендәге чыганакларына сылтама белән The New York Times һәм Wall Street Journal Суровикин Евгений Пригожинный ниятләре турында белгән һәм гаскәр җитәкчелегенә каршы чыккан булырга мөмкин, дип язды. Фетнәне дә хуплаганмы – күзләүдәге чыганакларның бу хакта төгәл фикере юк.

  • Суровикин – Русиянең иң танылган генералларыннан берсе. Узган елның октябреннән быел гыйнварга кадәр ул Русиянең Украинада хәрби хәрәкәтләр алып барган гаскәрләр төркеме белән җитәкчелек итте. Украинаның энергетика объектларын бомбалау кампаниясе, басып алынган төбәкләрдә ныгытмалар сызыгы төзү, Херсоннан һәм Днепрның уң як ярыннан чигенү – аның исемнәре белән бәйле.
  • Быел гыйнвардан башлап Русиянең Украинадагы гаскәрләрен җитәкләүгә Валерий Герасимов билгеләнде, Суровикин аның урынбасары булды.
  • Суровикинны сугышны хуплаучы блогерларның күбесе мактап килде. "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожин да башка гаскәр җитәкчеләре белән чагыштырып, аның турында яхшы фикерләр әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG