Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Ракша: "Татарстан бала табучылар санын арттыра алмаячак"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бәйсез демограф фикеренчә, республикада кабул ителгән демографияне яхшырту турындагы яңа дәүләт програмы тормышка ашмаячак. Төп сәбәбе — Татарстан бу өлкәгә акча бүлеп бирми.

Cоңгы биш елда Татарстан демографик упкынга төште: бала табучылар саны кими, үлүчеләр күбрәк булып кала бирә. Бу шартларда Татарстан хөкүмәте бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар аборт ясатулар санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели. Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип саный. Ул республика бюджетыннан икенче балага 1 млн, өченчегә — 1,5 млн сум бүлеп биргән очракта гына демографияне коткарып була дигән фикердә.

ТҮРӘЛӘР АБОРТЛАРНЫ КИМЕТЕРГӘ ҺӘМ АВЫЛ ХАТЫННАРЫН БАЛА ТАБАРГА ӨНДИ

Татарстан хөкүмәте раслаган програм 2023-2025 елларга исәпләнгән. Аның үтәлеше өчен республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җаваплы булачак.

Програмда әйтелгәнчә, 2016-2018 елларда республикада халык саны табигый төстә артса, соңгы биш елда туучылар, үлүчеләргә караганда, кими бара. 2019 елда демографик упкын 180 кешене тәшкил итте. 2020 елда табигый кимү 13 меңгә, 2021 — 19 меңгә, 2022 — 8,1 мең кешегә җитте. Бу пандемия белән бәйләп аңлатыла.

Республикада туучы балалар саны кими. 2016 елда республикада 55,59 мең сабый дөньяга килгән булса, 2022 елда аларның саны 36,65 меңгә төште. Соңгы алты ел эчендә туган балалар саны 1,5 тапкырга кимегән дигән сүз. Програмда әйтелгәнчә, Татарстанда елдан-ел бала табарга сәләте булган аналарның саны кими. Бүген аларның уртача яше 28,7 яшьне тәшкил итә.

Шул ук вакытта Татарстанда гомум халык саны кимеми. 2021 елда узган Русия җанисәбендә республикада 4 миллионнан артык кеше яшәве билгеле булды. Бу мигрантларның күпләп республикага килеп төпләнүе белән бәйле.

Програмда куелган бурычларның берсе — 2023 елда 34,5 мең бала табуга ирешү. 2024 елда бу күрсәткеч 33,9 мең сабыйга төшәчәк. 2025 елда исә аларның саны 35,1 мең балага артырга тиеш.

Бала табуны арттыруның чарасы буларак түрәләр абортлар санын киметергә тели. Соңгы елларда бу күрсәткеч болай да кимүгә таба барды. Аерым алганда, 2022 елда 100 бала табуга 14,3 аборт очрагы туры килгән. Бу, 2016 елга караганда, 21,4 процентка азрак. Әмма Татарстан хөкүмәте бу күрсәткечне 12,1, 2025 елда — 11,4 дәрәҗәсенә төшерергә тели.

Моннан тыш, түрәләр бала тапмаган хатын-кызларның санын быел 30 процентка, 2025 елда — 27 процентка төшерергә тели. Бер балалы хатыннарның күбрәк бала табачагына да өметләнәләр.

Дәүләт програмында күпме бюджет акчасы каралганы әйтелми. Шул ук вакытта хөкүмәт куйган бурычны тормышка ашырыр өчен 45 чара үткәрү каралган. Аерым алганда, быел Балалар республика клиник хастаханәсендә яшүсмерләрнең репродуктив сәламәтлеген саклау үзәген булдыру каралган. 15-17 яшьлек кызларга акушер-гинеколог, малайларга — уролог-андрологлар профилактик тикшерүләр үткәрәчәк. Шулай ук табибларга аборт ясатырга теләгән йөкле хатын-кызларның 15 процентына моннан баш тартырга үгетләргә тиеш булачак. Аерылышырга теләүчеләргә ихтыяри психологик ярдәм күрсәтеләчәк диелә.

Бала күбрәк тапсын өчен өстәмә ярдәм күрсәтү дә каралган. Әйтик, авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызга 50-100 мең сум түләү, мәктәптә бушлай ашау, балалар бакчасында урын бирү, студент гаиләләрне тулай торакта бүлмә белән тәэмин итү кирәк. Шулай ук "Шәҗәрә" фестивале үткәрү, "Пар канатлар" татар гаиләләре җыены, "Очаг" яшь гаиләләр форумы кебек чаралар үткәрү дә туучылар санын арттырыр дип өметләнәләр. Районнарда яшь гаиләләр клубы ачарга, татар династияләре хакында фильмнар төшерергә уйлыйлар.

"БУ ПРОГРАМДА НӘТИҖӘЛЕ БЕР ЧАРА ДА, АКЧА ДА ЮК"

Демограф Алексей Ракша Азатлык соравы белән Татарстанның яңа дәүләт програмы белән танышып чыкты. Аныңча, бу чаралар гына демографияне коткара алмаячак.

Алексей Ракша, демограф
Алексей Ракша, демограф

"Татарстан бала табучылар санын арттыра алмаячак. Мин монда нәтиҗәле бер чара да күрмим. Өстәмә акчалар бүлеп бирелмәгән диярлек. Шуңа да бу чараларның бер файдасы юк. Акча юк. Мин бернинди яңалык та күрмим. Барысы да иске әйберләрне кабатлау булып тора", диде ул кыскача програм хакында.

Ул абортларны киметү юлы белән демографияне үстереп булмый дигән фикердә.

"Бу вазгыятьне ни кадәр үзгәртә ала? Ниндидер процент өлешенә йогынты ясарга мөмкин. Әмма аны мин дә, башка кеше дә сизмәячәк. XXI гасырда абортларны киметү коралы белән бала табуны арттырып булмый. Бу шуны ачык күрсәтә, демография өчен акча бүлеп бирелмәгән. Акча юк, теләсә нәрсә эшләгез дигән кебек. Шуңа да моның нәтиҗәсе булмаячак, һичшиксез", ди ул.

Бары Татарстан үз казнасыннан зур акчалар бүлеп биргән очракта гына вазгыять үзгәрә ала дип саный Ракша.

"Икенче балага ана капиталы 1 млн сум, өченче балага — 1,5 млн сум булырга тиеш. Шул вакытта демография яхшырыр иде", ди ул.

Аныңча, федераль хакимият бу турында карарлар кабул итми, аларның акчалары "кая киткәнен үзегез дә аңлыйсыз" ди ул. Татарстан бу мәсьәләдә үзенә таянырга тиеш.

Шул ук вакытта Алексей Ракша Татарстанның яңа дәүләт програмында демографик хаталар китүенә игътибар иткән.

"Мин берничә стенограм күрдем. Документны әзерләүчеләр аны язганда арттырып җибәргән. Хәтерләсәгез, "Недодел и передел" әкияте бар иде. Бу очракта да артыгын эшләп атканнар. Документны шуның кадәр күрсәткечләр, таләпләр белән тутырганнар ки, хәтта Русиянең иң белемле төбәкләре исемлегенә керүче Татарстанда да хатасыз хисап язарга кеше табылмаганы күренә. Бу бик катлаулы мәсьәлә. Әйтик, бала табучы ананың уртача яше башта бертөрле санаганнар, документның икенче өлешендә дөрес исәпләгәннәр. Татарстан фәннәр академиясе дөрес мәгълүмат бирмәгән. Күрәсең, аларның демографик белемнәре яхшы түгел. Мин әлегә бер төбәктә дә хатасыз документ күргәнем булмады, гәрчә, Татарстан програмында хаталар азрак киткән. Бу республикада югары белемле кешеләр күбрәк булуы белән бәйле. Шулай да Татарстан да хатасыз документ эшли алмаган. Анда булган детальләр, таләпләр беркемгә кирәкми. Татарстан хезмәт министрлыгы нәрсә эшләргә дә белми. Аларга бала табучыларны арттырырга кушачаклар, ләкин акча бирмәячәкләр. Әлбәттә, туучылар саны артмаячак, әмма эшлекле кыяфәт чыгарырга кирәк бит", ди ул програмның эчтәлегенә бәя биреп.

"ТАТАРСТАНДА ТУУЧЫЛАН САНЫ ЙӘ БЕР УРЫНДА, ЙӘ КИМҮГӘ ТАБА БАРАЧАК"

Татарстанның демографик кризиска төшүендә ике сәбәп бар ди белгеч. Беренчесе — 1990нчы еллардагы демографик упкын кайтавазы. Икенче сәбәп — халыкның "кереме кимүе, иртәгәсе өчен ышаныч булмавы, тигезсезлекнең артуы". Русиянең Украинага каршы "махсус операция" башлавы әлегә демографиягә зур йогынты ясамый ди ул.

"Татарстанда туучылар саны Русиядәге уртача күрсәткечкә якын. Мин шәхсән зур аерма күрмим. Янәсе, беренче һәм икенче бала табучылар арасында күрсәткеч зуррак диелә. Бу Русиядә халык санын арттырып күрсәтү, Татарстанда азайтып күрсәтү белән бәйледер. Республика миграция өчен үзенә җәлеп итә торган урын. Әмма Татарстан — шәһәрләшкән төбәк. Русия белән чагыштырганда, сездә югары белемле кешеләр күбрәк, күпбалалы гаиләләр азрак. Русиядә күпбалалы гаиләләр Чечня, Ингушетия, Дагыстан, Тыва хисабына гына күп кебек күренә. Татарларда бала табучылар урыслар кебек бер дәрәҗәгә төште. Шуңа да Русиядә нинди динамика булачак, Татарстанда да шундый вазгыять хөкем сөрәчәк. Яңа чаралар күрелмәсә, туучылар саны йә бер урында, йә бераз кимүгә таба барачак", диде ул.

Ел башында Алексей Ракша Татарстанда халык саны миграция хисабына сакланачак, Башкортстанда яшәүчеләр саны нык кимиячәк, дип Азатлыкка сөйләгән иде. Бу фикерне ул янәдән кабатлады. Аның сүзләренчә, Татарстанга нигездә Башкортстанда яшәүче татарлар, шул исәптән, башкортлар күченә. Моннан тыш, республикага Оренбур, Самар, Киров өлкәләре, Удмуртия, Мари Иле, Чуашстан кешеләре килә. Бу Татарстанда эш урыннары булуы белән бәйле ди ул.

  • Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге мәгълүматларына караганда, республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин. Фаразга ярашлы, ул вакытта Татарстанда 3,35 млн кеше яшәячәк.
  • Демогарифия үзәге мөдире Чулпан Илдарханова сүзләренчә, бары тик Казанда, Чаллыда, Лаеш һәм Биектау районнарында гына халык саны бераз артырга мөмкин. 20 районда исә халык саны кимү 2050 елга 25 проценттан артырга, ә 20 районда 25 процентка кадәр җитәргә мөмкин. Иң начар фараз Яңа Шишмә районында - анда халык саны 12,5 мең кешедән 8 мең кешегә калырга мөмкин.
  • 2028 елга Татарстанда яшьләр саны 100 меңгә кимер дип фаразлана. Республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков "статистика туучы балалар санының кимүен, гаиләләрнең күпләп аерылышуын терки", дип белдергән иде.
  • Росстатның соңгы мәгълүматына караганда, 2023 елның гыйнвар-апрель айларында Татарстанда 11 538 бала туган, 14 415 кеше үлгән. Халыкның табигый кимүе 2 877 кешене тәшкил иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG