2022 елда Татарстан һәм Башкортстанда табигый кимү 20 мең кешедән артып китте. Бу күрсәткечләр 2021 елдан яхшырак саналса да, пандемиягә кадәр чор белән чагыштырганда, республикаларның демографик упкында утыруын күрсәтте. Алга таба Татарстан белән Башкортстанда халык саны ни дәрәҗәдә үзгәрергә мөмкин? Ни өчен ике төбәктә дә туучылар саны кими? Азатлык Росстатның 2022 елга чыгарган саннарын өйрәнде һәм бу турыда демограф Алексей Ракша белән сөйләште.
Росстат 2022 елга Русиядә демография торышы турында хисап чыгарды. Аннан күренгәнчә, бер елда илдә табигый кимү 599 616 кеше тәшкил иткән. Бу сан, 2021 ел белән чагыштырганда, 42 процентка азайган. 2021 елда халык санының табигый кимүе ил тарихында беренче тапкыр 1 миллион кеше тәшкил итте. Шулай да, пандемиягә кадәрге 2019 ел белән чагыштырганда, табигый кимү ике тапкырга диярлек арткан. Ә 2015-2016 елларда Русиядә халык саны хәтта үсә иде.
"Туучыларның кимүе 1990 елдагы демографик упкын һәм ана капиталы үзгәрү белән бәйле"
Татарстан белән Башкортстанда халыкның табигый кимүе дәвам итә. Аеруча туучылар саны азая.
Узган ел Татарстанда 36 651 бала туган. Бу 2021 елдан 4 285 сабыйга азрак. Үлемнәр саны 44 784 кешегә җиткән. Республикада үлүчеләр, туучыларга караганда, 8 133 кешегә күбрәк булган.
Татарстанда табигый кимү пандемия башланганнан бирле дәвам итә. Аңа кадәр республикада халыкның табигый үсеше күзәтелә иде. 2015 елда туучылар, үлүчеләргә караганда, 10 416 кешегә, 2016 елда — 10 959 кешегә, 2017 елда — 4 158 кешегә, 2018 елда —1 600 кешегә, 2019 елда — 180 кешегә күбрәк булган. Дөрес, коронавирус чире таралганчы ук республикада үсеш нык акрынайган.
Узган ел үлемнәр саны 25 процентка кимегән һәм пандемиягә кадәрге чор санына якынлашкан.
Рәсми саннарга караганда, табигый кимүнең сәбәбе үлемнәр саны артуда гына түгел. Татарстанда бала табу кими. Соңгы сигез елда республикада туучылар саны 35,5 процентка төшкән.
Башкортстанда халыкның табигый кимүе 12 603 кешегә җиткән. Узган ел республикада 36 213 бала дөньяга килгән, ләкин бу 2021 елга караганда 3 120 сабыйга азрак. Республикада 48 816 кеше үлгән.
Башкортстанда демографик упкын 2017 елдан бирле дәвам итә. Пандемиягә кадәр - 2019 елда үлүчеләр туучыларга караганда 7 164 кешегә күбрәк булган. Татарстандагы кебек, Башкортстанда да үлемнәр коронавирус таралган елларга кадәрге дәрәҗәгә төшкән. Әмма туучыларның соңгы сигез елда нык кимүе күзәтелә. 2015 елда республикада 59 196 бала дөньяга килгән булса, 2022 елда — 36 213 сабый гына. Ягъни, сигез ел эчендә туучылар 38,8 процентка азайган. Бу Татарстаннан да начаррак вазгыять турында сөйли.
Бәйсез демограф Алексей Ракша Азатлыкка сөйләвенчә, туучыларның саны кимүе Украинадагы сугышка бәйле түгел.
"Беренчедән, бу — 1990нчы еллардагы демографик упкынның кайтавазы. Икенчедән, ана капиталын беренче балага күрчерү йогынты ясады. "Махсус хәрби операция" бала табуга көчле тәэсир иткән дип уйламыйм. Миңа калса, туучылар саны кимүе процент нисбәтеннән ноябрьдә һәм декабрьдә сизелде. Ә инде гыйнварда аның йогынтысы күренми.
Ничек кенә сәер булмасын, статистика нигезендә халыкның кереме 3 процентка гына кимеде. Керем бала табуга көчле йогынты ясый. Шулай да моңа иң көчле тәэсир ана капиталын беренче балага күчерүдән булды", ди галим.
Мобилизация йогынтысы: өйләнешүчеләр арткан
Украинадагы сугышның, аерым алганда, мобилизациянең йогынтысы өйләнешүчеләргә тәэсир итте. Моны түрәләр дә яшермәде. Мобилизация игълан ителү белән рәсми теркәлмәгән парлар ЗАГСка ашыкты. Бу сугышка алынучыларның гаиләләренә өстәмә ташламалар бирелүе белән бәйле: балалар бакчаларына бушлай йөрү, мәктәптә ике тапкыр түләүсез ашау, җәмәгать транспортында түләмичә йөрү һәм башкалар. Рәсмиләр сугышта үлеп калган очракта гаиләсенә 5 млн сум акча бирергә вәгъда иттеләр.
Нәтиҗәдә, сентябрь азагыннан Татарстанда өйләнешүчеләр саны кисәк артты. Октябрь аенда аларның саны 58 процентка, ноябрьдә - 89 процентка күбрәк теркәлгән. 2022 елга нәтиҗә ясап, Росстат Татарстанда 27 430 кешенең гаилә коруын хәбәр итә. Бу 2021 елдан 11 процентка күбрәк.
Башкортстанда узган ел өйләнешүчеләр саны 9 процентка артып, 25 201гә җиткән. Иң күп гаилә коручылар шулай ук октябрь (34 процент) һәм ноябрь (72 процент) айларына туры килә.
Аерылуышучыларга килгәндә, Татарстанда аларның саны 2,1 процентка кимегән (14 568 очрак), Башкортстанда — 3,8 процентка арткан (17 336 очрак).
"Башкортстанда халык саны ким дигәндә 200 мең кешегә арттырылган"
2022 елда ике республикада да халык саны, миграцияне исәпкә алып, бераз кимегән. Татарстанда хәзер 4 001 941 кеше яши, Башкортстанда — 4 080 684 кеше.
Узган елның гыйнвар-ноябрь айларына булган Росстат саннарыннан күренгәнчә, Идел буе төбәкләре арасында бары Татарстанда гына миграция үсеше күзәтелгән. Республикага килүчеләр китүчеләргә караганда 9 142 кешегә күбрәк булган. Узган елның 11 аенда Татарстанга 82 294 кеше килгән, 73 152 кеше киткән.
Шулай да 2021 елның 11 ае белән чагыштырганда, Татарстанда миграция үсеше 14 процентка кимегән.
Башкортстанда исә мигрантлар саны 2 449 кешегә кимегән.
Алексей Ракша Татарстандагы саннарга ышанырга була, ә менә Башкортстан халык санын арттырып күрсәтә дип саный.
"Бу Русиядәге гомум динамикага охшаш. Бары Башкортстанда гына халык саны бик нык арттырылган. Минемчә, бу республикада яшәүчеләр Татарстанга караганда азрак. Шунлыктан демографик күрсәткечләр бозыла. Башкортстанда халык саны ким дигәндә 200 мең кешегә, бәлки 250 мең һәм тагын да күбрәк кешегә арттырып яздырылган.
Бу ике юл белән эшләнә: махсус яисә махсус түгел. Махсус эшләнгәндә җанисәп вакытында Башкортстаннан киткән кешеләрне дә республика эчендә яши дип кертәләр, яки җитәкчелек кушуы белән халык исәбен алучылар үзләре уйлап чыгарып яза. Икенче юл — илдә китүчеләрне исәпләү начар оештырылган. Кеше читкә китсә дә, аның элекке яшәү урынында теркәлгән килеш кала. Алар аны да Башкортстанда яши дип исәпкә алалар. Барлык депрессив төбәкләрдә дә рәсми саннарны арттырып күрсәтәләр", ди ул.
Алга таба ни булыр?
Алексей Ракша сүзләренчә, алга таба халык саны кимүгә таба барачак, аеруча Башкортстанда ул зур тизлек белән азаячак.
"Башкортстанда, ничек кенә язмасыннар, халык саны нык кимиячәк. Татарстан исә миграция хисабына хәзерге саннарны саклар дип уйлыйм.
Росстатның миграция турындагы саннары бик сыйфатсыз. Татарстанның Идел буе федераль бүлгесендә мигрантларны үзенә җәлеп итә торган төбәк булуы бәхәссез. Бу инде күп еллар шулай дәвам итә. Монда гаҗәп хәл юк. Икътисад яңа эш урыннары булдыру өчен туры килә. Татарстанда, башка төбәкләр белән чагыштырганда, хезмәт хаклары начар түгел дип уйлыйм", ди ул.
Шул ук вакытта Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге ясаган фаразлардан күренгәнчә, Татарстанда халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин.
Үзәкнең җитәкчесе Чулпан Илдарханова мәгълүматынча, 1930 елдан 2020 елның 1 гыйнварына кадәр республикада халык саны артып торган, 1,15 млн кешегә арткан. Әмма 1993-2010 елларда республикада халык саны кимүе теркәлгән. Мәсәлән, 2005 елда 14 мең кешегә кимегән. Ә ковид пандемиясенең беренче елында Татарстан халкы 13 меңгә, 2021 елда тагын 19,2 меңгә кимегән.
Әлеге хәлләрне искә алып, 2050 елга кадәр булган фараз яңадан каралган. Шулай итеп, Татарстанда халык саны 2048 елга 3,35 млн кешегә калырга мөмкин. Илдарханова сүзләренчә, "күпме теләсәк тә, төбәктә халык санын 4 миллионга кадәр җиткерү перспективасы юк".
Бары тик Казанда, Чаллыда, Лаеш һәм Биектау районнарында гына халык саны бераз артырга мөмкин.
20 районда исә халык саны кимү 2050 елга 25 проценттан артырга, ә 20 районда 25 процентка кадәр җитәргә мөмкин. Иң начар фараз Яңа Шишмә районында — анда халык саны 12,5 мең кешедән 8 мең кешегә калырга мөмкин.
Республикада туучылар саны нык азаер дип көтелә. Татарстанда 2058 елга 1-3 яшьлек балалар саны 30 процентка кимергә мөмкин ди галимә. 2022 елда республикада 1-3 яшьлек балалар саны 130 мең булган. Демография үзәге китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, әлеге яшь төркеменә караган балалар саны инде быелдан ук кимиячәк.
"2035 елда аларның саны 99 меңгә азаячак. Бу 2022 елдан 24 процентка кимрәк. Алга таба "Путин балалары" дип йөртелүче ана капиталы програмы ярдәмендә туган балалар буыны хакына балалар саны 2045 елда 114 меңгә күтәреләчәк. Шулай да бу узган елдан 12 процентка азрак. Шуннан соң 2058 елга әлеге яшь төркеме вәкилләре 91 меңгә кимиячәк. Бу 2022 елга караганда 30 процентка кимрәк", дип сөйләгән иде ул ел башында.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум