Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымның Курман районына пилотсыз очкычлар һөҗүм итте


Кырымда хәрби полигонда янгын, архив фотосы
Кырымда хәрби полигонда янгын, архив фотосы

Һөҗүм хәрби объектларга булган, нефтебазада янгын чыкканы хәбәр ителә. Детонация булган җирдән халык эвакуацияләнә.

Аннексияләнгән Кырымның Курман (Красногвардейский) районында 22 июльдә дроннар һөҗүме булган. Хәрби аэродромда шартлаулар, сугыш кораллары келәтендә детонация, нефтебазада янгын хакында хәбәр ителә. Азатлык чыганаклары белдерүенчә, шартлаулар районның Боек Онлар (Октябрьское) бистәсендә урнашкан хәрби аэродомдрода ишетелгән. Биредә электән хәрби база булганы билгеле.

Иртән Бөек Онлар бистәсенә комбайннар өчен запас өлешләр алырга барган эшчеләр бистә өстеннән кара төтен чыкканын күреп һәм шартлау тавышларын ишетеп кире борылып кайткан. Бу хәбәрне шунда яшәүчеләр раслады.

Кырымның Мәскәү куйган башлыгы Сергей Аксенов Курман районына һөҗүм нәтиҗәсендә боеприпаслар келәтендә детонация булды, Кырым тимер юлында хәрәкәт туктатыла, халык эвакуацияләнә, дип дип хәбәр итте.

"Беренчел мәгълүматларга караганда, җимерекләр һәм зыян күрүчеләр юк. Гадәттән тыш хәлләр урыныннан биш километр радиустагы халыкны вакытлыча урнаштыру пунктларына эвакуацияләү турында карар кабул ителде. Куркынычларны киметү өчен Кырым тимер юлында хәрәкәтне туктатырга карар ителә. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләре кыска вакыт эчендә бетерелер дип өметләнәбез. Барлык оператив мәгълүмат Кырымның Транспорт министрлыгы сайтында һәм башка рәсми ресурсларда урнаштырылачак", дип язды ул.

Шулай ук Керич күпере машиналар өчен дә ябык дип хәбәр ителә.

Украина кораллы көчләре Кырымда нефть саклагычы һәм корал келәтен "юк итү" турында белдерде.

Июнь аенда Кырымның Курман районындагы аэродромга пехотаның хәрби машиналарын, КамАЗ, "Тигр" броневиклары күчерелгәне хәбәр ителгән иде. Хәрби машиналарның бер өлеше Акмәчет районы ягыннан керде, тагын бер өлеше кырлар ягыннан кергән. Аэродромда булган техникага 40-50 берәмлек өстәлгән.

Дала ягында ярымутрауның үзәгендә урнашкан Курман районы Акмәчет, (Симферополь) Карасубазар (Белогорски), Җанкой, Сейтлер (Нижнегорский) районнары белән чиктәш.

Районда 16 меңга якын (якынча 20 процент) кырымтатар яши.

  • Кырымның Киров районында урнашкан хәрби полигонда 19 июльгә каршы төндә янгын чыккан иде. Иске Кырым шәһәре янында корал келәте янгы. Русия хакимияте янгын сәбәпләрен атамады.
  • 17 июль көнне Кырым күперендә шартлау булды. Күпергә су өсте дроннары һөҗүм иткән дип фаразлана. Һөҗүмдә Белгород өлкәсеннән ирле-хатынлы пар һәлак булды, аларның 14 яшьлек кызы яраланды. Дәүләт террорчылыкка каршы комитеты Кырым күперен шартлатуны террор акты дип атады. Җинаять эше ачылды.
  • Русия ашлык килешүеннән чыгуын белдерде һәм Одесса белән Николаев шәһәрләренә һөҗүм итте, шул исәптән сивил объектларны да зарарлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG