Русиянең Одессага ясаган соңгы һөҗүмнәре сивил объектларга, архитектура һәйкәлләренә зур зыян китерде. Шәһәр идарәсе мәгълүматына күрә, саклау зонасында урнашкан дөнья мирасы дип танылган 28 корылма зыян күргән. Азатлык Одессаның тарихи урыннарын яхшы белгән, шәһәрдә күптән яшәгән әдәбиятчы, берничә китап авторы, заманында төрле корабларда табиб булып эшләгән, төрле илләрдә булган Закир Калмыков белән шәһәрдәге һәйкәлләр турында сөйләште.
Русиянең 23 июльдәге һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Одессаның үзәгендә урнашкан XIX гасырда төзелгән биналар, һәйкәлләргә шактый зур зыян килгәнен Закир әфәнде дә раслады. 1832 елда төзелгән, элек граф Толстой сарае буларак билгеле булган, хәзерге көндә "Галимнәр йорты" урнашкан бина да зур зыян күрде, диде ул.
Бу бина, андагы экспонатлар хәтта Икенче дөнья сугышы вакытында да исән калган, ләкин Русия һөҗүменнән соң алар барысы да зыян күрде, ә күп кенә экспонатларның югалганы хәбәр ителде.
"Һөҗүмнән соң бина янында кешеләр җыелды, бинаны төзекләндерү өчен акча җыярга килештеләр, анда бик күп акча кирәк булачак", дип сөйләде Закир әфәнде.
Одесса портына якын булган, 1910-1920 елларда Иран шаһы Мөхәммәд Али яшәгән сарай, Новороссия губернаторы Воронцов яшәгән йорт һөҗүмнәрдән зыян күрмәгән диде ул.
Ни өчен Русия Одессаның үзәгәнә, тарихи һәйкәлләргә һөҗүм итә, дигән сорауга Закир әфәнде, алар Одессаны күптән "тарихи җирләре" дип саный, басып алырга телиләр, заманында Одесса Русиянең дүртенче шәһәре дип саналган бит, диде.
"Мондый һөҗүмнәр белән халыкны куркытып, шәһәрдән китәргә мәҗбүр итмәкчеләр. Аларның башында Новороссияне торгызу максаты яши. Бу планга ракет һөҗүменә эләккән Николаев шәһәре дә керә" диде ул.
Урыслар да урыс дөньясының үлем китергәнен күрә
Одессада яшәүчеләрнең бу һөҗүмнәргә реакциясе нинди дигән сорауга Закир әфәнде, реакция - төрле, диде. "Кемдер Русия, кемдер - Украина яклы. Одессада урыслар күп яши. Ләкин соңгы вакытта аларның фикере үзгәрде. Алар урыс дөньясының үлем китергәнен күрәләр. Былтыр Одессадан күп кеше киткән иде. Шактый вакыт Одессага һөҗүмнәр булмады, шәһәр тыныч иде, кешеләр кире кайта башлады. Якынча 20-30 мең кайткандыр. Ә соңгы һөҗүмнәрдән соң халык янә киләчәктә ни булачагын белми" ди ул.
Одессага ясалган һөҗүмнәрнең тагын бер сәбәбе - имеш, монда су өсте дроннарын җитештергән корылмалар бар дигән хәбәрләр таралган иде. Одессада су өсте дроннары чынлап та җитештереләме, дигән сорауга Закир әфәнде "бу хакта төгәл, дөрес мәгълүмат бик аз", диде.
Архитектура һәйкәлләреннән тыш, ракет һөҗүмнәреннән шәһәрдә торак йортлар, ашлык ангарлары да зыян күрде. Украина ягы Русия хәрбиләрен авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау инфраструктурасын максатчан юк итүдә гаепләде. Закир әфәнде бу хәлне раслап:
"Дингез портында иске пакгаузлар, төрле терминаллар күп, алар зыян күрде. Одессадан 300 чакрым булган Дунайда Измаил шәһәреннән ерак булмаган Румыния чигендә урнашкан Рени портына да ракет һөҗүме булды", диде.
Кахов буасы шартлатылганнан соң, Одессаның Кара дингез ярларына пычрак сулар килә башлады, миналар куелды, хәзер коенырга да ярамый, ди Закир әфәнде.
"Дингез лиманнары инде чистартылды, ләкин дингез буенда миналар бар, шуңа коенырга ярамый. Бер кеше коенганда минага эләгеп һәлак булган иде. Кахов буасы җимерелгәннән соң, ике атнадан дингез бик пычракланды. Ике айдан чистара башлады, ләкин коенырга ярамый, чөнки суда күзгә күренмәгән төрле зыянлы матдәләр күп. Алты айдан дингез чистарыр диләр" диде ул.
Одессада бер меңгә якын казан, кырым, әстерхан татарлары яши, алар мәчеттә җомга намазларында, дини байрәмнәрдә очрашлар.
Одесса өлкәсенең кырымтатар оешмасы вәкилләре ракет һөҗүменнән зыян күргән Спас-Преображен чиркәве җимерекләрен жыештыруда катнашкан. Бу эштә Одесса шәһәр шурасы депутаты Февзи Мамутов җитәкчелек иткән.
Закир Калмыков сөйләвенчә, Одесса күпмилләтле шәһәр, монда урыс, украин, алман, поляк, болгар, молдаван, әрмән милләте вәкилләре яши. Заманында яһүдләр күп булган, хәзер алар 1-2 процент калган. Урыслар украиннардан азрак, ләкин алар Одессаны урыс шәһәре дип саный. Сугыш аркасында тормыш кыйммәтләнгән. Шулай да, пенсияләр, эш хаклары түләнә, азык-төлек элеккечә булмаса да бар, кибетләр, базарлар эшли. Одессага кешеләр килеп тора, күп булмаса да экскурсияләр дәвам итә, урамнарда украин хәрбиләре күп ди ул.
"Шәһәргә керештә, шәһәр эчендә дә аерым урыннарда хәрби постлар тора, кешеләрне тикшерәләр. Күптән түгел һөҗүм вактында ракет үзәктән 100 метр читтә генә шартлаган иде", ди Закир әфәнде.
Халыкара оешмалар Одессага ясалган һөҗүмнәрне хөкем итә. БМО Одессадагы һәйкәлләргә һөҗүмнәрне хөкем итеп, "Бу – бөтендөнья мирас Конвенциясе яклавындагы территориягә чираттагы һөҗүм" дип белдерде.
- Сугыш башланганнан бирле ЮНЕСКО бөтен Украинада кимендә 270 мәдәни һәм дини объектка зыян китерелгәнен раслады. "Мәдәни объектларны аңлы рәвештә юк итү хәрби җинаятькә тиңләштерелергә мөмкин" дип белдерде оешма вәкиле.
- Одессаның тарихи үзәгенә Русиянең ракет һөҗүмен хөкем иткән Италия премьер-министры Джорджия Мелони Спас-Преображен чиркәвен торгызуда ярдәм итәргә әзер булганын белдерде.
- Зыян күргән архитектура һәйкәлләрен торгызуда Греция дә катнашачак. Бу аеруча грек тарихы белән бәйле йортларга кагыла, диде Одесса мэры белән очрашу вакытында Грециянең генераль консулы Димитриос Дохтсис.
- Одесса өлкәсенең хәрби администрациясе җитәкчесе Олег Кипер "Русиялеләр үз ракетларын ЮНЕСКО яклавындагы Одессаның тарихи үзәгенә юнәлтте. Бөек архитекторлар тарафыннан зур хезмәт белән тудырылган һәйкәлләр хәзер циник ерткычлар тарафыннан юк ителә" дип белдерде ул.
- 2023 елның 17 июлендә Русия ашлык килешүен озайтудан баш тарткач, Украинаның Одесса, Херсон, Николаев шәһәрләренең порт инфраструктурасына һәм ашлык саклагычларына, сивил йортларга, тарихи урыннарга массакүләм дрон һәм ракет һөҗүмнәрен башлады.
- Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк Русия һөҗүмнәренең максаты - ахыр чиктә ашлык килешүен үтерү, Украинага Кара диңгезгә чыгуны ябу, Русиянең эчке проблемнары турында азрак сөйләү, ә күбрәк сугышның эскалациясе турында сөйләү өчен глобаль мәгълүматны көн тәртибендә тоту, ачык терроризм белән куркытырга һәм шулай итеп “Русиягә мөмкин булган ташламалар” турында фикер алышырга мәҗбүр итәргә юнәлдерелгәнен сөйләде.
- "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип аталган оешма "Путин Сталин ысуллары белән эш итә, Украинада азык-төлекне юк итә" дип ашлык килешүен өзгән Русияне хөкем итте. "Мәскәү күптән түгел Кара диңгездәге порт инфраструктурасына һөҗүм итте. Дөнья ачлыгы һәм украин һолодоморы тыгыз үрелеп бара" дигән мөрәҗәгать Украина Югары Радасы депутатларына һәм президентка юлланган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум