Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга дрон һөҗүме ясалды


"Лазурные небеса" торак комплексына 2 дрон һөҗүм иткән. Бина Альберт Камалиев проспектында урнашкан.
"Лазурные небеса" торак комплексына 2 дрон һөҗүм иткән. Бина Альберт Камалиев проспектында урнашкан.

Торак йортларда зур янгыннар чыкты, халык эвакуацияләнде.

21 декабрь иртәсендә Казанга дроннар һөҗүм итте. Нәтиҗәдә күпкатлы торак йортларда янгын чыкты, халыкның бер өлеше эвакуацияләнде, зыян күрүчеләр турында әлегә расланган хәбәрләр юк.

Татарстан хакимияте Казанга барлыгы 8 дрон һөҗүме булган дип белдерде.

"Аларның берсе сәнәгать ширкәтенә очкан, берсе елга өстендә үк бәреп төшерелгән, алтысы — торак йортларга һөҗүм иткән. Сәнәгать ширкәте хезмәткәрләре ышыклану урынына эвакуацияләнгән", диелә.

Ике дрон 37 катлы "Лазурные берега" торак комплексына бәрелгән (ул Альберт Камалиев проспектында урнашкан).

Казанга һөҗүм иткән шушы дронда 50 кг авырлыкка кадәр ярчыклы-фугаслы шартлаткыч әсбап булган, дип яза кайбер җирле Телеграм-каналлар. Алар PD-2 прототибы буенча эшләнгән. Дронның очыш ераклыгы — 1000 км.

Беренче дрон иртәнге сәгать 8 тирәсендә Взлётная һәм Патрис Лумумба урамнары чатындагы 37 катлы "Лазурные небеса" элит торак комплексына бәрелгән. Дрон 30нчы кат тирәсенә туры килгән. Бу вакытта фатирда беркем дә булмаган диелә. Соңрак — 40 минуттан соң шул ук торак йортына икенче дрон килеп бәрелгән. Янгын чыккан. Барлык кешеләрне баскычлар буенча эвакуацияләгәннәр, биек йорттагы лифтларны япканнар.

Тагын бер дрон "Манһэттен" торак комплексына эләккән (ул Оренбур трактында урнашкан).

Клара Цеткин урамындагы йортка исә бәреп төшерелгән дрон калдыклары килеп төшкән диелә. Шәһәрдә исә сирена тавышлары ишетелгән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр дрон һөҗүмнәре булган — "Лазурные берега" торак комплексы урынына килгән. Биредә штаб оештырылган.

Биредә яшәүчеләргә тынычлык сакларга, сирена тавышы ишетелү белән киенеп, беренче катларга һәм подвалларга төшәргә чакырганнар. Шәһәргә һөҗүм белән бәйле рәвештә мондый сиреналар инде яңгырады.

Русия саклану министрлыгы иртәнге 7:50 сәгатьтә Татарстан җирлегендә дрон бәреп төшерүе турында хәбәр итте. Шуңа охшаш бәреп төшерүне балыкчылар видеога төшерергә өлгергән.

Казанның Совет районы мәктәпләрендә укучыларны эвакуацияләгәннәр. Алар подвалларга төшеп яшеренгән.

Шәһәрдә халыкның бер өлеше Казан метросы станциясенә эвакуацияләнгән, дип хәбәр итә Телеграм-каналлар.

Казан халыкара һава аланында очышлар өчен вакытлыча чикләүләр кертелгән. Зыян күрүчеләр турында рәсми мәгълүмат юк. Кайбер Телеграм-каналлар өч кеше җәрәхәтләнгән дип яза. Шәһәр мэры Илсур Метшин эвакуацияләнгән кешеләргә бөтен тиешле ярдәмне күрсәтергә, аларны җылы әйберләр белән тәэмин итәргә кушкан.

Русия саклану министрлыгы хәбәренә караганда, Казанга һөҗүм иткән дроннар "өч дулкында һәм төрле юнәлешләрдән" кулланылган. Һөҗүм иртәнге 7:40тан 9:20гә кадәр дәвам иткән. Өч очкычны ПВО юк иткән, тагын өч дрон — Радиоэлектрон көрәш (РЭБ) чаралары белән бастырылган, диелә рәсми хәбәрдә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән Казанда шимбә һәм якшәмбе барлык массакүләм чаралар үткәрелмәячәк. Бу "иминлекне тәэмин итү максатыннан" кабул ителгән чара диелә.

Шулай ук, Миңнеханов дрон һөҗүмнәренә карата үз фикерен белдерде.

Татарстанга элек ясалган һөҗүмнәр сәнәгать оешмаларына юнәлтелгән булса, "хәзер - дошман тыныч халыкка, иртән, турыдан-туры аларның өйләренә һөҗүм итә", дип язды ул. "Иң мөһиме – паникага бирелмәскә.
Хөкүмәткә халыкка эвакуация урыннары турында вакытында хәбәр итү бурычы куелды, диде Миңнеханов. Ул каза урынында оператив штаб эшләвен әйтте. Халык эвакуацияләнгән, вакытлыча урнашу һәм кайнар ризык белән тәэмин итү урыннары оештырылган диде Татарстан президенты.

Моңарчы дроннар Татарстанга 5 тапкыр һөҗүм иткән иде. Иң беренче шундый һөҗүм 2 апрельдә булды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG