Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда “Татнефть” үткәргече тишелеп, авыл хуҗалыгы җирләренә нефть аккан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Азнакай районында 270 дүрткел метр җиргә нефть агуы әйтелә.

Азнакай районының Әлкәй авылы чигендә 270 дүрткел метр җиргә нефть аккан. Моңа нефть үткәргечнең тишелүе сәбәпче булган, дип җиткерә Русия авыл хуҗалыгы күзәтүе хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстандагы идарәсе. Әлеге хәл 1 август - сишәмбе көн булган.

Идарә хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы җиренең туфрагын тикшерүгә алган. Аны хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге лабораториясенә җибәргәннәр. Туфракның химик-токсиологик күрсәткечләрен ачыклаячаклар диелә.

  • Быел мартта да Әлмәт районында "Татнефть" үткәргече тишелеп, нефть акты. Барлыгы 2,5 мең дүрткел метр мәйдан пычранган, нефть продуктлары Тихоновка авылындагы елгага эләккән иде.
  • Былтыр апрель уртасында Чаллы янында Чулман елгасына нефть акты. Чаллы белән Менделеевски арасында булган ясалма утраудагы нефть скважинасы тишелде. Берничә көн акканнан соң, нефть яр буена кадәр килеп җитте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG