Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар янә Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә мөселман тоткыннарны мәсхәрәләүләрен җиткерә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

“Колониядә азан әйтелгәндә, комачаулау өчен җыр кушалар. Коръән аятьләре, догалар язылган кәгазьләребезне тартып алалар. Төрмә хезмәткәрләре безне нигезсез мәсхәрәли, террорчылар, экстремистлар дип атый, милләтебез ягыннан да мыскыллый. Безне үзебезгә кул салу дәрәҗәсенә җиткерәләр”, ди тоткыннар.

Ульян өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) төрмәсе хезмәткәрләре мөселман тоткыннарны мәҗбүри кырындыра, аларны дин һәм милләтләре ягыннан мәсхәрәли, кыйный һәм намаз укырга бирми. Бу хакта әлеге төрмәдә утыручы биш кеше сөйләгәннәргә таянып, “Гражданнар булышлыгы” комитеты хәбәр итә.

Тоткыннар әйтүенчә, аларны көч куллану белән куркытып чәч-сакалларын кырдырттырганнар һәм кырганнар.

“Июль башында тоткын мөселманнарны мунчага алып чыктылар, анда сакал кыра торган җиһазлар һәм аларга кигереп куя торган баш өлешләре саклана. Без сакалларыбызны билгеләнгәнчә, 9 миллиметрдан да, ә чәчләребезне 20 миллиметрдан да озынрак булмаслык итеп кисәбез. Төрмә хезмәткәрләре чәч алу машиналарына кидереп куя торган баш өлешләрен сындырды, моны сакалларыбызны кагыйдәләргә ярашлы итеп кисә алмавыбыз өчен эшләде. Алар сакалыбызны да, чәчебезне дә тулысынча кырырга кушты. Мин болай эшләүдән баш тарттым, чөнки бу – хокукларымны боза. Төрмә хезмәткәре “монда канун – ул мин” диде”, дип сөйли комитет әңгәмәдәшләреннән берсе.

Шуннан соң ирне төрмә хезмәткәрләре бөтереп алган, ә берсе чәч алу машинасы белән муенына сугарга тотынган – кан киткән, диелә. Тоткынга бу җәфалаулар тукталсын өчен кырынырга туры килгән. Әмма берничә сәгатьтән ул кабыргалары арасына якынча җиде сантиметр тирәнлеккә очланган тимер чыбык тыккан, шул рәвешле Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсендә (ФСИН) эшләүчеләрнең хокукларны тупас бозуына игътибар җәлеп итмәкче булган.

Аны хастаханәгә алып китеп, операция ясаганнар. Хәзер ул башка төзәтү оешмасына җибәрелгән диелә.

Шушы ук төрмәдә утыручы Үзбәкстан ватандашы исә башка бер төзәтү оешмасындагы хастаханәдән кайткач, үзләрен кырындырулары, кыйнаулары, шәхси әйберләрен тартып алулары турында сөйли. Аларны дин ягыннан мәсхәрәләгәннәр, кылмаган җинаятьләре өчен җаваплылыкка тарту белән янаганнар. Кыйналганнан соң бу тоткынның кан сауган, күгәргән, сыдырылган урыннары булган, әмма табиб бу яраларны теркәмәгән диелә.

“Колониядә азан әйтелгәндә алар безгә комачаулау өчен махсус җыр кушып куя. Коръән аятьләре, намаз текстлары язылган кәгазьләребезне тартып ала. Намазлыкларны, дини әдәбиятны да. Төрмә хезмәткәрләре безне нигезсез мәсхәрәли, террорчылар, экстремистлар, үтерүчеләр дип атый, милләтебез ягыннан да мыскыллый. Моңа җавап итеп без мөрәҗәгатьләр язарга, ачлык игълан итәргә мәҗбүр. Безне үзебезгә кул салу дәрәҗәсенә җиткерәләр”, дигән тоткын.

Аның әйтүенчә, төрмәдә эшләүчеләр мөселман тоткыннар ашаудан баш тартсын өчен, аларның ризыгына дуңгыз ите өсти.

Төрмәдә утыручылар биредәге шартларга, антисанитариягә һәм пычраклыкка да зарланган. “Тоткыннар әйтүенчә, камераларда дымлы, күгәрекләр барлыкка килә, түбәдән су тама. Камераларда тараканнар, кырыгаяклар, үрмәкүчләр һәм башка бөҗәкләр дә бар”, ди хокук яклаучылар.

“Гражданнар булышлыгы” белән килешеп эшләүче адвокат төрмәдәге тоткыннардан сораштыру уздырган һәм прокуратурага шикаять язган диелә.

  • Димитровград төрмәсендә мөселман тоткыннарны җәфалау очраклары моңарчы да булган иде. Әйтик, былтыр 13 апрельдә ураза тотучы мөселман тоткыннарны (нигездә алар тумышлары белән Чечня һәм Ингушетиядән) кыйнаганнар иде.
  • Быел июль ахырында Мәләкәстәге төрмәдә адвокат Илдар Шәйхалов булды. Ул бер тоткынның идарә итүчеләр кырыслыгына каршылык күрсәтеп үз-үзенең авызын тегеп кую очрагын раслаган.
  • Күптән түгел Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә утыручы мөселман тоткыннарның туганнары "Гулаг-Инфо" проектына мөрәҗәгать иткән иде. Алар тоткыннарны "үз ихтыярлары" белән сугышка китсеннәр өчен газаплыйлар диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG