Азатлык Казанның хәрби заводлар шәһәре булып китү тарихын өйрәнде һәм бүгенге корылмаларны барлады.
Казанның хәрби заводлар шәһәренә әйләнүе
Икенче дөнья сугышы вакытында Казан хәрби заводлар шәһәренә әйләнә. Кызыл Армияне тәэмин итү өчен сугыш барган тарафлардан республикага 70тән артык завод-фабрика күчерелә: С.П.Горбунов исемендәге Мәскәү авиация заводы, 2нче Мәскәү сәгать заводы, Мәскәү һәм Воронеж машина төзелеше заводлары, Балашиха кою-механика заводы, Шостка кинотасма һәм Ленинград фото кәгазьләре эшләү фабрикалары, Киев теш дәвалау бораулары заводы, Бежецки автомобиль гаражлары җиһазлары заводы һәм башкалар. Аларның күпчелеге Казанда урнаша.
Моннан тыш, Казанга СССР Фәннәр Академиясе президиумы һәм академиягә караган 33 фәнни институт, СССР Дәүләт банкы, СССР Финанс халык комисcариаты һәм башка үзәк оешмалар эвакуацияләнә.
Шулай ук Алабуга, Чистай һәм республиканың башка шәһәрләре һәм районнарына да кайбер җитештерү предприятиеләре һәм аерым оешмалар күчерелә.
Машина төзү заводы булсынмы, мех яисә аяк киеме тегү комбинаты булсынмы – барысы да армия тәэминатына күчә.
Сугыш елларында Татарстанда 22 яңа завод сафка бастырыла, шул исәптән Казанда резина-техник эшләнмәләр, техник май җитештерү, механика, төзәтү-подшипник җитештерү заводлары, Алабуга, Бөгелмә, Мамадыш, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләрендә ит комбинатлары, җеп эрләү, күн итек тегү, киез итек басу фабрикалары, консерв заводы, электр станциясе эшли башлый.
1942 елда Казанга академик Игорь Курчатов җибәрелә һәм Казан авиация институты подвалында "2нче лаборатория" дип аталган урында атом коралы уйлап табу белән шөгыльләнә башлый. Бишбалтада урнашкан "Урак һәм Чүкеч" заводында уран бүленеше өчен зур тизлекле газ центрифугалары җыя башлыйлар. Ләкин ахыр чиктә бу эш Казанда барып чыкмый, 1943 елда Курчатов кире Мәскәүгә китә.
Казан тарихчысы Михаил Черепанов нигез салган "Бөек Ватан сугышы мемориалы" музеенда 1942-1943 елларда алманнар төшергән фотолар саклана. Бу – Казанның очкычтан төшерелгән сурәтләре. Аларда шәһәргә керү юллары, заводлар гына түгел, ә заводларның цехлары да, ул цехларда ниләр җитештерелгәне дә күрсәтелгән.
Черепанов 1943 елда төшерелгән сурәткә бигркә тә игътибар итә: бу вакытта инде Курски бәрелеше тәмамланган, Германия гаскәрләре Днепр аръягына чыгарылган була. Тарихчы бу объектлар Германиянең 400 километр оча алучы ФАУ-2 ракетлары өчен һәдәф булып тора алган дип саный.
ФСБның Татарстан идарәсе музее җитәкчесе, отставкадагы подполковник Ровель Кашапов авиакүзләү мәгълүматларын диверсантлар эшен оештыру өчен кулланганнар дип фаразлый. Төркемнәрне СССРның төрле төбәкләренә паршютлар белән төшергәннәр ди ул. Аларның берсе Чуашстанның Алатыр районына төшерелгән, алар Казанның авиация һәм күкерт заводларын шартлатырга тиеш булган. Бу кешеләрне чекистлар тоткан.
Казанда бүген нинди хәрби заводлар эшли
Казанда бүген 25 хәрби завод бар. Аларда химик-биологик саклану киемнәреннән башлап очкычларга кадәр җитештерелә. Күп өлеше радиэлектроника, авиация җиһазлары белән бәйле.
Кайберләрен санап китик.
- "Элекон заводы" - Русиядә электр тоташтыргычлары һәм кабель җитештерүче зур ширкәтләрнең берсе. Завод авиация, тимер юл һәм җир өсте техникасы өчен 75 меңнән артык тоташтыргыч җитештерә. АКШ санкцияләре исемлегенә кертелгән.
- Казан оптика-механика заводы, КОМЗ - оптик җайланмаларны тикшерә, эшкәртә һәм җитештерә торган ширкәт. 1940 елның 8 февралендә нигез салынган.
- "Радиоэлектрон технологияләр" концернына караган оешмалар: Казан электротехника заводы (КЭТЗ), "Радиоприбор", "Электроприбор" Казан заводы, В.И.Шимко исемендәге "Радиоэлектроника" фәнни-җитештерү берләшмәсе, "Казан приборлар төзү конструктор бюросы" (КПКБ). Әлеге ширкәтләрдә радиолокация, күзләү җиһазлары, төрле датчиклар һәм башка электрон җиһазлар җитештерелә. "Радиоэлектрон технологияләр концернына Көнбатыш илләре санкцияләр кертте.
- "М.П.Симонов исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы" фәнни-җитештерү берләшмәсе — пилотсыз авиация комплекслары, очкычлар җитештерә, Су-30МК, МиГ-29 тибындагы, С-300, С-400 һәм башка серияле очкычлар җитештерү, фәнни-тикшеренүләр алып бара, авиация техникасы үрнәкләрен сыный. 1 959 елда нигез салынган.
- Казан боралак заводы – Ростехның "Русия боралаклары" концернына керә, Ми-8/17, "Ансат" боралаклары җитештерә. АКШ, Европа берлеге һәм башка кайбер илләр санкциясе астында.
- С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – "Туполев" ширкәте филиалы, Ту-160 стратегик ракет йөртүче җитештерә һәм ремонтлый, Ту-22М бомбалау очкычын заманчалаштыру белән шөгыльләнә.
- Казан дары заводы (КГКПЗ) – барлык төрдәге ату һәм артиллерия кораллары, спорт-аучылык патроннары өчен төтенсез дарылар һәм шартлаткыч матдәләр эшләп чыгара. Көнбатыш илләре санкцияләренә кертелгән.
Болардан тыш, Казан агрегат зводы, Казан моторлар төзү берләшмәсе, "Швабе" холдингына караган ике оешма, Казан Гипронииавиапром оешмасы, "КАПО-Композит", "МВЕН" фирмасы, "Союз" конструкторлык бюросы, "Эникс" ширкәте, химик сәнәгать белән бәйле ГосНИИХП һәм КазХимНИИ фәнни тикшеренү институтлары, Точмаш (КЗТМ) – төгәл машиналар төзү заводы, Авиация технологияләре фәнни тикшеренү институты (КНИАТ), Тоташтыргычлар һәм махсус электроника җиһазларын үстерү фәнни-тикшеренү институты (НИИРС һәм ИСЭ) Русиянең саклану сәнәгате оешмалары исемлегенә керә.
Татарстанның башка шәһәрләре
Әлмәттә "Радиоэлектрон технологияләр" концернына караган "Радиоприбор" Әлмәт заводы" эшли. Ютазы районы Урыссу авылында урнашкан "Электросоединитель" оешмасы да хәрби сәнәгать оешмалары исемлегендә.
Яшел Үзәннән бу исемлеккә Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы, А.М.Горький исемендәге кораблар төзүче завод һәм "Позис" оешмасы керә.
Чаллыда Камаз һәм "Ремдизель" ширкәтләре әлеге исемлектә булмаса да, алар саклану министрлыгы заказлары үти. "Ремдизель" броньле машиналар чыгара. Моңа кадәр аның "Тайфун" машиналары җитештерүе билгеле иде, бүгенге көндә заводта "Зубило" дип аталган пилотсыз машина чыгару белән шөгыльләнәләр. Заводның матбугат хезмәте хәбәренчә, әлеге машина корал йөртә, яралыларны эвакуацияли, радиостанция һәм дроннарның аккумуляторларын тутыру җиһазлары ташый ала.
КамАЗ Украинадагы сугыш өчен йөк машиналары чыгара, сугышта булганнарны ремонтлый.
Украинадагы сугыш белән бәйле "Алабуга" " икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерелү ихтималы турында да хәбәрләр тарала. Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
"Протокол" чыганагының мәгълүматларына күрә, Иран белән килешү 115-130 миллиардка төшкән. Журналистлар сөйләвенчә, дроннар өчен кирәкле детальләрне китертү схемасы гаять гади: башта Иран продукциясе тутырылган очкыч Мәскәүгә, шуннан соң гына Түбән Камадагы "Бигеш" һава аланына очкан булса, хәзер инде очкычлар Ираннан турыдан-туры "Бигеш"кә оча.
Күптән түгел журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
Гомумән, заводларга эшчеләр җитмәү турында хәбәрләр чыгып тора. Былтыр августка, мәсәлән, Татарстанның саклану сәнәгате оешмаларына 3,5 мең кеше җитми дип белдерелгән иде. Аларда барлыгы 47 мең кеше эшли. Мондый заводларда эшләүчеләргә мобилизация дә янамый.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сүзләренә караганда, былтыр хәрби заказ күләме кайбер оешмаларда 10 тапкыр арткан.
Украинада сугыш барганда Татарстанга куркыныч яныймы?
Кайбер белгечләр Украинада сугыш барганда Татарстанның кайбер шәһәрләре дә украин гаскәре өчен хәрби һәдәф була ала дип уйлый.
Украина хәрби белгече Олег Жданов сүзләренчә, Украина Русиянең Татарстанда дроннар җитештерү ниятен зур игътибар белән күзәтә. Бу Татарстанны Украина һөҗүмнәре өчен кануни һәдәф итә, ди ул.
— Хәрби хәрәкәтне оештыру һәм тәэмин итүгә бәйле бөтен нәрсә легитим һәдәф булып тора. Шартлаткыч белән очкан һәм кешеләрне үтерә торган дроннарны җитештерүче корылма – легитим һәдәф. Бу барлык халыкара документларда язылган, — ди ул.
Сәясәт белгече Руслан Айсин Татарстанда дроннар җыю ниятен үкенеч белән кабул итә. Бөтен дөнья Татарстанны хәзер кеше үтерә торган дроннар җитештерү урыны дип беләчәк, кайберәүләрдә бу "татарлар сугышны хуплый" дигән нәфрәт хисләренә дә китерәчәк ди ул.
— Татарстан хәзер Украина өчен кануни хәрби һәдәф булачак, чөнки Алабугада күпләп кеше үтерүче дроннар җитештереләчәк. Миңа калса, Мәскәү бу карарны махсус кабул итте, Татарстанны да канга буярга тели. Башкортстан рәсмиләре болай да актив рәвештә сугышны хуплый, гел батальоннар җыя. Хәзер Татарстанны, татарларны да сугыш белән пычратырга телиләр, — дип саный ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум