Русия Украинадагы сугыш өчен дроннарны Татарстанда җитештерергә җыена. Бу хакта узган атна АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби әйтте, ул моңа борчылу белдерде.
— Бездә Русиянең үзендә Иран дроннарын җитештерү заводын төзү өчен кирәкле материаллар алуы турында мәгълүмат бар. Бу корылма киләсе ел башында тулысынча файдалануга тапшырылырга мөмкин, — диде Кирби һәм Иран дроннары җитештереләчәк "Алабуга" махсус икътисади зонасының иярченнән төшерелгән фотоларын да тәкъдим итте.
Узган атна Русия президенты Владимир Путин илнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда пилотсыз очкычлар проектлау, сынап карау, җитештерүгә ярдәм үзәкләре челтәре булдырырга кушты.
Русиянең иран дроннарын илдә күпләп җитештерү теләге турында медиа чаралары 2022 елның көзендә үк язган иде. Мәсәлән, The Washington Post газеты иран дроннары җитештерүче завод "Татарстанда урнашыр дип көтелә", дигән иде. Хәзер инде рәсмиләр дә ачыкча белдерә: дроннарны җыю Татарстанда планлаштырыла.
Сугышта актив кулланылган дроннарны Алабугада җитештерү нинди нәтиҗәләргә китерә ала? Дөньяда Татарстан хәзер ничек кабул ителәчәк? Бу хакта белгечләрдән сораштык.
"Җитештерүне булдырмау өчен превентив һөҗүм дә булырга мөмкин"
Украина хәрби белгече Олег Жданов сүзләренчә, Украина Русиянең Татарстанда дроннар җитештерү ниятен зур игътибар белән күзәтә. Бу Татарстанны Украина һөҗүмнәре өчен кануни һәдәф итә, ди ул.
Кешеләрне үтерә торган дроннарны җитештерүче корылма – легитим һәдәф
— Хәрби хәрәкәтне оештыру һәм тәэмин итүгә бәйле бөтен нәрсә легитим һәдәф булып тора. Шартлаткыч белән очкан һәм кешеләрне үтерә торган дроннарны җитештерүче корылма – легитим һәдәф. Бу барлык халыкара документларда язылган, — ди ул.
Җитештерү күләменә килгәндә, белгеч Иранның аена 50 дрон гына җитерштерүен әйтә, бу санны ул үз чыганакларына сылтанып атый. Бу сан чагыштырмача "зур түгел" ди Жданов.
Ләкин Русия аена 500дән 1000гә кадәр дрон җитештерә алса, бу сугыш барышына нык тәэсир итәргә мөмкин.
Украина корылмага җитештерү башланганчы да һөҗүм итә ала
— Моны аңлап һәм Русиянең җитештерү мөмкинлекләре турында күзләү мәгълүматына таянып, Украина корылмага алданрак та һөҗүм итә ала, превентив чаралар күрә ала. Бу очракта максат – әлеге җитештерүне булдырмау булачак, — дип саный хәрби белгеч.
Ул Татарстан җитәкчелеге моны аңларга тиеш ди. Ачык чыганакларга нигезләнеп, ул җитештерүне башлау вакыты дип 2024 ел башын атый. Корылма зур тизлектә төзелә, ди Жданов.
Хәрби хезмәттәшлек ягыннан дроннар җитештерүдә Русиянең төп беректәше – Иран. Кытай сугыш белән "кулларын пычратырга" теләми, ди ул.
— Иран берни яшерми. Аларның Русия белән хәрби өлкәдә ике яклы сәүдә бара, — дип сөйләде хәрби белгеч.
"ФСБ һәм башка органнар Татарстанда шымчы һәм диверсантларны тагын да активрак "эзләячәк"
Сәясәт белгече Руслан Айсин Татарстанда дроннар җыю ниятен үкенеч белән кабул итә. Бөтен дөнья Татарстанны хәзер кеше үтерә торган дроннар җитештерү урыны дип беләчәк, кайберәүләрдә бу "татарлар сугышны хуплый" дигән нәфрәт хисләренә дә китерәчәк ди ул.
Мәскәү бу карарны махсус кабул итте, Татарстанны да канга буярга тели
— Татарстан хәзер Украина өчен кануни хәрби һәдәф булачак, чөнки Алабугада күпләп кеше үтерүче дроннар җитештереләчәк. Миңа калса, Мәскәү бу карарны махсус кабул итте, Татарстанны да канга буярга тели. Башкортстан рәсмиләре болай да актив рәвештә сугышны хуплый, гел батальоннар җыя. Хәзер Татарстанны, татарларны да сугыш белән пычратырга телиләр, — дип саный ул.
Айсин фикеренчә, дроннарны җыю өчен Татарстанны сайлауга башка сәбәпләр дә тәэсир итте: Татарстан технологияләр ягыннан алдынгы республика, аның сәнәгать ягыннан база һәм инфраструктурасы бар. Моннан тыш Татарстанның Иран белән элемтәләре дә тыгыз, нефтехимия өлкәсендә дә, сәясәт өлкәсендә дә багланышлар бар.
— Казанда тел белгечләре дә бар, алмашып укучы студентлар һәм эшләүче галимнәр дә бар. Шулай ук Казанда күптәннән Иран консуллыгы булуын да онытмаска кирәк. Димәк, координация эше җиңел алып барылачак, — дип аңлата ул.
Татарстан сугыш сызыгыннан ераграк, бу да дроннарны Алабугада җыю ниятенә тәэсир итәргә мөмкин, ди сәясәт белгече. Шул ук вакытта, Украина дроннарының якындагы Энгельс шәһәренә кадәр барып җитүе мәгълүм, шуңа Татарстан да имин дип өздереп әйтергә ярамый, ди ул.
Киевка дроннар даими һөҗүм итә. Бу украиннарны бик борчый
— Мин Киевта булганда, 3 көн дә шәһәргә "Герань" (Русия Ираннан алган Shahed дроннарны шулай атый) дроннары һөҗүм итте. Бу украиннарны бик борчый, әлбәттә. Димәк, бу дроннар кайда җыела, шунда һөҗүм итү легитим булачак.
Бу нәрсәгә китерергә мөмкин? Татарстан махсус хәрби режимга күчәчәк, ракетлардан саклану системнары урнаштырылачак. Моннан тыш махсус хезмәткәрләр, ФСБлар һәм башка органнар Татарстан эчендә тагын да активрак эшләячәк, шымчылар һәм диверсантларны "эзләячәкләр". Татарстанга сәяси һәм административ басым тагын да артачак дигән сүз бу, — ди Руслан Айсин.
Руспубликада өлешчә "хәрби хәл" дә кертелү ихтималы бар, ул Чаллы-Алабуга якларында аерым кертелә ала, ди ул.
Дроннар җитештерү акчасының күбесе барыбер Мәскәүгә китәчәк, Татарстанга бу җитештерү кирәк түгел
— Башкортстан очрагында сугышны актив хуплау – Хәбиров инициативасы һәм үзен күрсәтү теләге булса, Татарстан очрагында бу Мәскәүдән кушылган боерык дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, Татарстанга бу кирәк түгел, аның болай да проблемнары җитәрлек. Казан башка юллар белән дә акча эшли ала, бу дроннарны җыю аңа зур акча китерер дип уйламыйм. Бу җитештерү акчасының күбесе барыбер Мәскәүгә китәчәк, Чемезов структуралары яки Путинга якын ширкәтләр кулында булачак дип уйлыйм, дип аңлата сәясәт белгече.
Алабуга махсус икътисади зонасыннан сугыш башланганнан соң болай да күпләп инвестор китте, хәзер аларның тагын күбрәк китүе ихтимал. Акыллы ширкәтләр үз хезмәткәрләрен куркыныч астына куярга теләмәячәк, ди Айсин. Кытайлар калачак, ләкин бу Татарстанга һич файда китермәячәк, экспансиягә генә юл ачачак.
Хәзер Татарстан Көнбатыш медиада сугыш һәм дроннар җитештерү белән телгә алыначак
— Элек дөньяда Татарстан, Алабуга инвестицияләр, заманча технологияләр һәм башка шундый контекстта яңгыраса, хәзер исә ул Көнбатыш медиасында сугыш һәм дроннар җитештерү урыны дип телгә алыначак. Бу татарга тискәре тәэсир итә ала, иҗтимагый фикер дигән нәрсә бар бит. Украиннар социаль челтәрләрдә бик актив һәм аларның иҗтимагый фикере еш кына зур көчкә ия.
Берничә ай элек Рим папасы "урыслар – кыргыйлар түгел, аларның бай мәдәнияте бар, Буча һәм Ирпеньдә күбесенчә чеченнар һәм бурятлар әшәкелек кылган" дигәнрәк фикер белдергән иде. Мондый фикер татарга карата да була ала. Мисал өчен, Арестовичның да "урыслар – монгол империясеннән һәм Алтын Урдадан калган вәхшилекнең дәвамы" дип әйткәне бар. (Алексей Арестович – украин блогеры, сәяси һәм хәрби күзәтүче – ред.)
Татарстан һәм татарлар бу дроннар корылмасына каршы чыкмаса, димәк татарлар моны хуплый, дигән фикергә килә алалар
Әлбәттә, алар Алтын Урда һәм татарның тарихын белми. Ләкин бу тезислар әкеренләп таралса, Көнбатышта һәм Украинада кешеләргә сеңсә, бу татарга зур зыян китерергә мөмкин. Сугыш вакытында хис-эмоция белән эш итүчеләр күп, аларга татар тарихын өйрәнеп утыру вакыты түгел бу. Татарстан һәм татарлар бу дроннар корылмасына каршы чыкмаса, димәк татарлар моны хуплый, сугышта Русия ягында актив катнаша — алар шул фикергә килергә мөмкин. Кызганычка, без белгән нечкәлекләрне беркем исәпкә алмаячак, — дип сөйләде Азатлыкка Руслан Айсин.
Ираннан Русиягә корал килү юлы, Азатлык инфограмы:
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум