Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Подольски авылы халкы авыл янында мәгъдән чыгаруны туктатуны таләп итә


Подольски авылы кешеләре
Подольски авылы кешеләре

2019 елның декабрендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Подольскида мәгъдән чыгарыла башлау сәбәпле анда яшәүчеләр барысы да күчереләчәк дип вәгъдә иткән иде.

Башкортстанның Хәйбулла районының Подольски авылында яшәүчеләр "Роснедр" башлыгы Евгений Петровка видеомөрәҗәгать яздырган. Алар үзләре яшәгән авыл янында мәгъдән чыгаруны туктатуны таләп итә. Башта халык башка урынга күчерелергә тиеш дип саный алар.

Алар бу мөрәҗәгатьтә Радий Хәбировның вәгъдәсен искә төшереп, яңа тораклар Подольскидан 6-7 чакрым ераклыкта урнашкан, хәзерге вакытта беркем дә яшәмәгән Сукрак авылында төзәләчәген сөйли.

"Бүгенгә кадәр республика башлыгының бер генә фәрманы да, карары да имзаланмады. Безнең өчен дигән яңа авыл да, торак та төзелмәде. Төньяк шахтадан мәгъдән таба башлау 2025 елга тәгаенләнгән, ә безнең бер генә йортка да нигез ташы салынмады", - ди алар.

Подольски халкы "Башкирская медь" ширкәте алар яшәгән җирдән 100-150 метр ераклыкта гына үз корылмаларын төзи башлаган дип әйтә. Алардан чыккан тавыш тыныч яшәргә ирек бирми, диләр.

Алар "Роснедр"дан "Башкирская медь" ширкәте гамәлләренә хокукый бәя бирүне сорый һәм бөтен эшләрнең 10 көн эчендә туктатылуын, халыкны күчереп утырту мәсьәләсен хәл итүне таләп итә.

  • Быел 1 июльдә Подольски халкы җыен уздырды, ул рөхсәтсез булса да, анда 40лап кеше җыелды. Алар җир казылмаларын җитештерү турында ачык сөйләшү юк дип зарланды. Җыен уздырырга рөхсәт бирмәделәр, административ һәм җинаять җаваплылыгы белән янадылар.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG