Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарстан сәфәре. Ни өчен Мәскәү Миңнехановны Будапештка юллады


Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Орбан Будапештта
Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Орбан Будапештта

Узган атна азагында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов махсус рейс белән Будапештка очты. Ул Балкан һәм Азиядән чакырылган президентлар белән Маҗарстанның иң зур бәйрәмнәренең берсе — дәүләткә нигез салу көне танталарында катнашты. Ни өчен Мәскәү бу чарага Миңнехановны юллаган, бу чираттагы тапкыр Мәскәүнең Татарстан президентын үз файдасында кулланумы? Бу хакта белгечләр белән сөйләштек.

19 августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Маҗарстанга килде. Германиянең Bild басмасы Миңнеханов Будапештта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән яңа ашлык килешүе турында фикер алышачак дип язды.

Журналистлар Русия һәм Төркия илчелекләренең бер-берсенә язылган эчке хатларны кулга төшергән диелде. Басмада әйтелгәнчә, Русия, Төркия һәм Катар ашлык ташу турында өч яклы яңа килешү әзерли.

"Шул максатлардан Маҗарстан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны махсус рейс белән Казаннан Истанбул аша Будапештка китерәчәк, аның белән дәүләт әһеле кебек өч көн дәвамында аралашачаклар", диелде.

Bild шулай ук Русия Маҗарстанның Казандагы баш консулына Миңнехановның Будапештка сәфәрен әзерләүдәге ярдәме өчен рәхмәт белдергән яшерен хатын да күрдек дип ышандырды.

Ашлык килешүе турында сөйләшү булганмы-юкмы, билгесез. Бу хакта рәсми басмалар берни язмады. Шимбә көнне Миңнеханов Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты. Башта бу сәфәр турында бернинди мәгълүмат таратмаган президентның матбугат үзәге, Миңнехановның Будапештка Орбан чакыруы белән бәйрәмгә, ягъни дәүләткә нигез салу көне тантаналарында катнашу өчен баруын әйтте.

Орбан белән очрашуда сүз Маҗарстан һәм Русия арасындагы элемтәләрне арттыру турында барганлыгы әйтелде. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Европа илләренең күпчелеге Русия белән икътисади хезмәттәшлекне туктату яклы булса, Маҗарстан бәйләнешләрне өзүгә каршы чыкты.

Маҗарстан хөкүмәте сугышны туктатуга чакырып видеоролик чыгарды һәм анда Украина харитасына Кырым кертелмәгән иде. Шул ук вакытта Маҗарстан, дөньяның күпчелек илләре кебек, ярымутрауның аннексиясен кануни дип танымый.

Миңнеханов якшәмбе көнне Балкан, Үзәк Азия илләре башлыклары белән бәйрәмдә, дәүләткә нигез салу көне, икенче төрле әйткәндә маҗарларны христианлаштырган Изге Иштван көнендә катнашты. Ул көннәрдә Маҗарстанда дөнья җиңел атлетика беренчелеге дә уза иде. Кунаклар шунда да булды. Будапештта узган тантаналарда Азәрбайҗан, Сербия, Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, гомумән алганда 15 ил башлыгы катнашты. Аларның күпчелеге Төрки дәүләтләр оешмасына керә. Анда Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан әгъза булып тора. Төрекмәнстан белән Маҗарстан оешмага күзәтүче сыйфатында керә. Татарстан, Башкортстан һәм Русиядәге башка төрки республикалар әлеге оешма эшендә катнашмый.

Сәфәр кысаларында Миңнеханов Будапештта Босния һәм Һерцеговина эчендәге Серб республикасы җитәкчесе Милорад Додик һәм Төркмәнстан президенты Сердар Бирдемөхәммәдов белән очрашты. Додик белән рәсми очрашу булса, Бирдемөхәммәдов белән кулуар сөйләшү турында әйтелде.

Сугыш башланганнан соң, Миңнеханов Үзәк Азия илләре һәм ислам дәүләтләренә сәфәрен ешайтты. Әлегә ул Европага керә ала. Миңнеханов әлегә АКШның һәм Канаданың санкцияләр исемлегендә генә тора.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Мәскәү Миңнехановны куллана дип саный. Аның Европа санкцияләренә кертелмәве һәм төрки-мөселман дөньясы белән тыгыз элемтәдә булуы Маҗарстанга Русия исеменнән йөрергә мөмкинлек бирә ди ул.

Ислам илләре белән дә яхшы мөнәсәбәттә

"Беренчедән, Миңнеханов төрки һәм ислам дөньясында мөселман һәм Татарстан вәкиле буларак кабул ителә. Ул берничә тапкыр Эрдоган белән очрашты. Ислам илләре белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Шуңа күрә Мәскәү Миңнехановны үз файдасына куллана. Икенчедән, АКШ һәм Канададан аермалы, Европа илләре аңа карата санкцияләр кертмәде. Роман Абрамович Төркия белән Израил арасында йөреп дипломатик эшләр башкарган кебек, Миңнеханов та шул вазифаны үти. Бүген Путин да, Мишустин да йөри алмый. Башка түрәләр дә санкцияләр исемлегенә кертелгән.

Бүген Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан күбрәк төрки дөньяга тартыла. Аларда үзбилгеләнү эзләү дәвам итә. Маҗарстанның без һинд-европалар түгел, без аерым дөнья дигән үз позициясе бар. Алар фин-угырлар белән эшли алмады, шуңа да хәзер төрки дөньяга йөз белән борыла башлады. Янәсе, Атилла заманыннан бирле маҗарлар төрки дөньяга карый диләр. Орбан өчен бу табигый тема", ди ул.

Айсин Миңнехановның Мәскәү боерыгын үтәп йөрүе Татарстан һәм татар халкына зыянга дип саный.

Бүген татарлар Путинның сугышын хуплый диючеләр күп

"Алга киткән дөнья Миңнехановны Татарстан һәм татар халкы белән бәйли. Бүген татарлар Путинның сугышын хуплый диючеләр күп. Миңнеханов бит Маҗарстанга татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып бармады. Ул бары Путинның боерыгын үти. Бу Татарстанга цивил дәүләтләр белән элемтә кору өчен яхшы гамәл түгел. Ул республикага тап төшерә”, ди ул.

Айсин фикеренчә, Мәскәү Миңнехановны Кырым аннексиясе вакытында кырымтатарларны Русиягә кушылырга үгетләп йөрүдә кулланды. Быел Молдовага Мәскәү яклы намзәтне якларга килгән Миңнехановны илгә кертмәделәр. Моннан беренче чиратта татар дөньясы зыян күрә, ди Руслан Айсин.

Журналист Ирек Мортазин cүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов сәясәтчеләрнең "ачуын чыгарып йөрми торган кеше", Мәскәү аны шуңа җибәргән булуы бар. Моннан якын киләчәктә Татарстанга зыян юк дип саный ул.

"Маҗарстанда катнашучы персонажларны канәгатьләндерә ул. Миңнеханов алар белән дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәттә. Катар белән Төркия турында гына сүз бармый. Ул Украинаның ачуын чыгарып йөрүче кеше түгел. Шуңа да Миңнехановка, башка сәясәтчеләрдән аермалы, уртак тел табу җиңелрәк.

Сүз бит сугыш коралы китерү турында бармый

Әгәр Миңнехановны четерекле мәсьәләләр хәл итәргә җибәрәләр икән, моннан Татарстан ота дип уйлыйм. Ни дисәң дә, ашлык килешүе — изге эш. Русия һәм Украина ашлыгын ничек тә чыгарырга кирәк. Бу кыска вакыт эчендә Татарстанга бернинди зыян китерми. Сүз бит сугыш коралы китерү турында бармый. Моны һуманитар миссия дип атарга була, чөнки бу килешү бар якка да кирәк”, диде ул.

Русия үзенең тышкы сәясәтендә Татарстанны кулланып килә. 17 апрель көнне эш сәфәре белән Молдовага барган Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны илгә кертмәгәннәр иде. Миңнеханов Молдовага Гагаузия автоном өлкәсе башлыгы сайлавы алдыннан Мәскәү яклы намзәт Виктор Петров чакыруы белән килде. Миңнеханов әйтүенчә, Молдова хакимиятләре аңа "теләнмәгән зат" статусы биргән.

Мәскәү Татарстанны ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә генә түгел, дөнья тарафыннан танылмаган, шикле дәүләт берәмлекләре белән дә эш итәргә мәҗбүр итә.

Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дөньяның күп илләре тарафыннан террорчы оешма буларак танылган Фәләстиннең ХӘМӘС хәрби-сәяси хәрәкәте башлыгы Исмаил Хания җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Русия Татарстанны шикле оешмалар белән хезмәттәшлек итү сәясәтендә куллана дип саный белгечләр.

2021 елда Татарстан Әфганстан белән хезмәттәшлек итә башлады. Аерым алганда, бу илдә йөзләрчә мең татар табылуы, аларның Казаннан ярдәм көтүе турында әйтелде. Узган ел Әфганстанда "Талибан" хәрәкәте хакимияткә килде. БМО Иминлек шурасы һәм Русия тарафыннан террорчы оешма дип танылуына карамастан, Татарстан Әфганстан белән элемтәләрен өзмәде.

Украинадагы сугыштан соң Татарстан Иран белән багланышларын арттыра башлады.

  • Быел 17 июльдә Русия Кара диңгездән ашлык ташу килешүеннән чыкты.
  • Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Украина портларын томалады, бу портлардан чит илләргә ашлык чыгару шартлары турындагы килешү быел май аенда ике айга – 17 июльгә кадәр озайтылган иде.
  • Соңгы вакытта БМО һәм Төркиянең ашлык килешүен озайту эшләре алып баруы турында хәбәрләр булды. Әнкара һәм БМО Мәскәүне килешүне озайтырга чакырды, чөнки аны туктату дөнья азык-төлек базарында тотрыксызлыкка, хәтта фәкыйрь илләрдә ачлыкка китерергә мөмкин.
  • Украина ягы фаразынча, Русия Тамань портына аммиак үткәргече төзелешен тәмамлап килә һәм Иран аша ашлык чыгаруның яңа маршрутларын үстерә, бу шуның белән дә бәйле булуы ихтимал.
  • Үз чиратында Украина азык-төлекне Дунай һәм коры җир аша чыгару юлын үзләштерә, әмма алар диңгез аша чыгарылган күләмдә ашлык ташу мөмкинлеге бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG