Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсгать Сәфәров: Санкцияләр шартларында Татарстанга тышкы икътисадын корырга кирәк


Әсгать Сәфәров
Әсгать Сәфәров

Республика БДБ һәм шәрек илләре белән хезмәттәшлекне арттырырга җыена.

Татарстанга санкцияләр шартларында тышкы икътисади эшчәнлекне оештырырга туры киләчәк. Бу хакта 21 июньдә президент хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәров республиканың чит илләрдәге һәм Русия төбәкләрендәге вәкилләре белән очрашуда белдерде.

Сәфәров сүзләренчә, республикага санкцияләр шартларында эшләргә туры килә.

"Кризис проблемнар гына түгел, яңа мөмкинлекләр дә ача. Бүгенге шартларда вәкилләрдән Татарстан өчен тышкы икътисад эшчәнлеген оештыруда тәкъдимнәр көтәм", диде ул.

Сәфәров әйтүенчә, Татарстанның икътисади багланышлары көнчыгыш илләре белән ныгыган.

"Беренче ярты еллыкта Казакъстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Төркия, Якын Көнчыгыш илләре белән тыгыз элемтәләр барды. Быел Петербур форумында Русия төбәкләре белән эш активлашты", диде ул.

Бүген Татарстанның чит илләрдә 16, Русия төбәкләрендә 8 вәкиллек эшли.

Украинага каршы сугыш башлаган Русиягә карата кертелгән санкцияләрдән соң Татарстан икътисады кыенлыклар кичерә башлады. Икътисадчы Наталья Зубаревич сүзләренчә, республика нефть химиясе эшләнмәләрен азрак сата башлады, "Алабуга" икътисад зонасы авырлыкларга дучар. Алга таба Татарстанда иске нефть скважиналары ябылачак.

Бу шартларда Татарстан президентының БДБ илләренә сәфәрләре ешайды. Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан башлыгы белән очрашып, сәүдәне арттыру турында сөйләште. 23 мартта Үзбәкстанга эш сәфәре кылды. Ташкентта ул президент Шәүкәт Мирзиеев белән очрашты, "Чирчик" химия сәнәгате технопаркы төзелешен башлап җибәрүдә катнашты. Аңа кадәр Татарстанга Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев килде. Ул "КАМАЗ" һәм "ТАНЕКО" заводлары эшчәнлеге белән танышты.

19-21 майда узган KazanSummit җыенында нигездә БДБ һәм ислам илләре катнашты. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Русиягә Иран тәҗрибәсен кулланырга чакырды.

Икътисад белгече Таһир Дәүләтшин Татарстан яңа базар эзли, ләкин БДБ илләрендә мөмкинлекләр аз дип Азатлыкка сөйләгән иде.

"Әлеге илләрнең сатып алу мөмкинлеге зур түгел. Әйтик, "Казаноргсинтез" продукцияләре анда болай да тәкъдим ителгән. Мин бу юнәлештә алга китеш булыр дип уйламыйм", диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG