Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студентлар өчен язылган Русия турындагы курста веганлык, эвтаназия һәм абортлар хөкем ителә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия дәүләтчелеге турындагы курста РФ студентларына көнбатыш илләр "физик үлемсезлек"кә ирешергә тели һәм веганлык, вегетарианлык, эвтаназия һәм абортлар аша "үлем культы"н тага дип сөйләргә җыеналар.

Боларның барысы да Русиядә әлегә тыелмаган. Курс буенча уку-укыту әсбабын "Вёрстка" басмасы өйрәнеп чыккан.

"Русия дәүләтчелеге нигезләре" курсы һуманитар югары уку йортларында сентябрьдән башлап укытылачак. Аның максаты мәктәпләрдәге патриотик дәресләрнеке белән бер: "укучыларда Русиягә карата ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү".

Мәсәлән, яңа дәреслектә Көнбатыш алга сөргән кыйммәтләрнең максаты - "кешеләрнең физик яктан үлемсезлеккә ирешү" дип язылган. Үлемсезлеккә, янәсе, "табигый кешене шәхси физик һәм җенси, рухи һәм әхлакый сыйфатлардан арындырылган биообъектка әйләндереп ирешелә".

Әсбапның авторлары "ультралибераль идеологлар" "үлем культы"н абортлар, эвтаназия һәм веганлык аша тагалар, ди. Бу идеологиягә каршы "традицион кыйммәтләр" — иман, дәүләт, бердәм тарих, белем, мәдәният, шәхес, дөнья, милли йолалар, гаделлек кебек төшенчәләр куела.

"Вёрстка" басмасы язганча, яңа дәреслектә сәясәт һәм тарих Көнбатышка каршы тору күзлегеннән яктыртыла. Мисал өчен, әсбап авторлары Пётр Iне "көнбатыш алдында баш игәне өчен" тәнкыйтьли. Владимир Путинны әсбап Иосиф Сталин белән чагыштыра, икесен дә көчле сәясәтче буларак тасвирлый.

Гыйнвар азагында Русия президенты Путин илнең Мәгариф һәм фән министрлыгына "Русия дәүләтчелеге нигезләре" курсын эшләргә һәм аны университет програмнарына кертергә кушкан иде. Курс биш бүлектән торачак дип планлаштырыла: "Русия нәрсә ул", "Русия - дәүләт-цивилизация буларак", "Русиянең дөньяга карашы һәм Русия цивилизациясенең кыйммәтләре", "Русиянең сәяси системы" һәм "Киләчәк һәм ил үсеше".

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, РФ хакимиятләре студентларга һәм мәктәп укучыларына "патриотик тәрбия" бирү максатында мәгариф системына үзгәрешләр кертә башлады. Мәктәпләрдә "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" дәресе кертелде. Югары уку йортларында кайбер укытучылар пропагандистик лекцияләр укырга мәҗбүр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG