Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Тверь өлкәсендә очкыч килеп төшкән. Һәлак булучылар арасында Пригожин да булырга мөмкин диелә


Евгений Пригожин
Евгений Пригожин

Тверь өлкәсендә очкыч һәлакәткә юлыккан. Анда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин да булган булырга мөмкин диелә.

Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычта 10 кеше булган һәм алар барысы да һәлак булган дип хәбәр итәләр. Росавиация хәбәр итүенчә, очкычтагы юлчылар исемлегендә Пригожин исеме дә булган.

Кайбер телеграм-каналлар очкычта "Вагнер" командирларының берсе Дмитрий Уткин да булган дип хәбәр итә.

"Новости" агентлыгы очкычта һәлак булган 8 кешенең мәете табылган, дип хәбәр итә.

Пригожин структуралары һәлакәт турында әлегә берни дәшми. Кайбер медиалар Пригожин кешеләре аның белән элемтәгә керә алмый дип яза. Һәлакәткә юлыккан очкычта Пригожин булганмы, юкмы - рәсми раслау әлегә юк.

Журналист Андрей Захаров Пригожин "Вагнер" ширкәте җитәкчелеге белән бергә бүген Африкадан Русиягә очкан ди. Flightradar мәгълүматына күрә, һәлакәткә юлыккан очкыч Мәскәү өлкәсенә очкан, Тверь өлкәсендә очканда радарлардан юкка чыккан.

  • 2 ай элек Пригожин җитәкләгән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт отрядлары Мәскәүгә таба кузгалып фетнә оештырган иде. Фетнә вакытында Русия кораллы көчләренең берничә очкычы һәм боралагы бәреп төшерелде.
  • Пригожинга каршы ачылган җинаять эше соңыннан туктатылды, ә "Вагнер"чылар Беларус башлыгы Александр Лушкашенка белән килешү нигезендә Беларуска җибәрелде. Пригожин исә күбесенчә Русиядә калды.
  • 21 августта Пригожин төшкән видео чыкты. Әлеге видеода ул "мин хәзер Африкада" диде.
  • Евгений Пригожин – эшкуар, РФ президенты Владимир Путинның күптәнге танышы. Ресторан бизнесын оештыручы буларак танылган (Мәскәү кирмәненә хезмәт күрсәтү подрядларын алганы аркасында аны "Путинның ашчысы" дип йөртәләр иде); соңыннан Пригожин белән Уткин "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен - Мәскәү кирмәне мәнфәгатьләре өчен Сүрия, Африка, соңыннан Украинада да сугыша торган хәрби берәмлек - оештырды. Узган елны "Вагнер"га Русия төрмәләрендә утырган дистәләгән мең тоткын ялланды. Алар Украинадагы сугышта уңышларга да иреште, мәсәлән, быел язын Бахмутны яулады. Аларны төрле хәрби җинаятьләр кылуда гаепләделәр. Июньдә "Вагнер"чылар оештырган фетнәнең сәбәбе - Пригожинның РФ саклану министрлыгы белән килеп туган низагы. Пригожин сәяси таләпләр чыгара башлаган иде. Фетнәдән соң ул сәяси темаларга чыгыш ясамады.

Белешмә: Вагнер төркеме

Вагнер төркеме (ингл. Wagner group) — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Русиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә хәрәкәт иткән. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлектә ул PMC Wagner исеме белән "Украина сепаратистлары" бүлегенә кертелгән. 2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертте. Төркем башында Русия президенты Владимир Путинның пешекчесе саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" — төркем командирларының берсе — Дмитрий Уткин кушаматы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG