Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия медиасы Пригожин үлеме турында хәбәр итә, белгечләр Путинның үч алуы турында сөйли


Евгений Пригожин һәм Владимир Путин, коллаж
Евгений Пригожин һәм Владимир Путин, коллаж

23 август кичендә Русиянең Тверь өлкәсендә очкыч килеп төшүе хәбәр ителде. Русия телеграм-каналлары шунда ук аның "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожинныкы булуын яза башлады. Күп тә үтмәде, Росавиация юлчылар арасында Пригожин булуын хәбәр итте.

Медиа чаралары һәм танылган кешеләр берсе артыннан берсе очкычта чыннан да Евгений Пригожин булуын әйтә башлады. Алар арасында — Ксения Собчак, "Фонтанка" басмасы, "Россия 24" телеканалы, Запорожье өлкәсенең оккупацион идарәсе вәкиле Владимир Рогов. Пригожин үлгәнен "Вагнер"га бәйле GreyZone телеграм-каналы да хәбәр итте. Алар аның "хыянәт" нәтиҗәсендә һәлак булганын язды.

Пригожин белән бергә аның уң кулы Дмитрий Уткин да үлгән дип хәбәр ителде. Очкычта барлыгы 10 кеше булганы әйтелде.

Белешмә: Вагнер төркеме

Вагнер төркеме (ингл. Wagner group) — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Русиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә хәрәкәт иткән. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлектә ул PMC Wagner исеме белән "Украина сепаратистлары" бүлегенә кертелгән. 2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертте. Төркем башында Русия президенты Владимир Путинның пешекчесе саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" — төркем командирларының берсе — Дмитрий Уткин кушаматы.

Кайбер белгечләр һәм журналистлар Пригожинны "күмәргә" ашыкмаска өндәде. "Досье" үзәге журналисты Илья Рождественский Пригожинның "троллинг" яратуын искә төшерде. "Аңа ике тамчы су кебек ошаган кеше дә булуы бар. Минемчә, Пригожинның хәзер исән булу ихтималы — 30-40%", диде журналист.

Очкычның һәлакәткә очрау сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Пригожинга бәйле кайбер телеграм-каналлар очкычка Русиянең һава саклау системының ракеты эләгүен язды. Хәрби белгечләр, очкычның төшү видеосына карап, очкычта шартлау булырга мөмкин дип фаразлый.

"Путин системында үпкәләрне онытып булмый"

Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка Пригожинның үлеме турында хәбәрләр чынбарлыкка охшый дип сөйләде.

— Путин системы Пригожинга нык үпкәле һәм ачулы иде, чөнки ул — системга каршы барган кеше. Без 24 июнь көнне Путинның кыяфәтен күрдек, ул чыннан да ачулы иде. Пригожин фетнәсе Путин системын какшатты.

Путин системы — "паханат" дәүләте. Мондый системда мондый үпкәләрне онытмыйлар, аларга җавап бирү кирәк. Фетнә вакытында да мин шуны әйттем: якын арада Пригожин теге яки бу сәбәптән үләчәк, — ди ул.

Айсин бу һәлакәтне "махсус операция" дип атый. Башта Пригожин такымын таркаттылар, көчсезләндерделәр, ди ул.

— "Вагнер"га керүчеләрне төрле төркемнәргә бүлделәр, кемдер Беларуска китте, кемдер ялга китте, кемдер Русия армиясенә кушылды. Авыр техниканы да тартып алдылар. Пригожинны сәяси яктан да, хәрби яктан да көчсезләндерделәр. Өченче этап: аның үзен һәм аңа якын кешеләрне юк итү, — дип саный сәясәт белгече.

Аның фикеренчә, бу операцияне Русия саклану министрлыгы башкарган булырга тиеш, чөнки Пригожинның төп низагы Шойгу белән булды һәм ул Шойгуның данын төшерде.

Путин системы Пригожинга нык үпкәле һәм ачулы иде, чөнки ул — системга каршы барган кеше

— Пригожинның ФСБ белән каршылыклары булмады, киресенчә, аерым төркемнәр аның яклы иде. Очкычның килеп төшүе — саклану министрлыгы эше кебек күренә. Пригожин Беларуска киткәч, аның андагы куәт органнары белән низагы турында да хәбәрләр булды, Лукашенканың Путинга зарлануы да ишетелде. Хәлнең кайсы якка барачагы күренә иде, — ди Айсин.

Сәясәт белгече фикеренчә, Пригожинның үлеме Русиядә әллә ни үзгәреш китермәячәк. Пригожин фетнәсе Путин абруена һәм режимына инде зур зыян китергән, һәм Путин режимының таркалуын инде туктатып булмас, ди ул.

— Систем инде таркала башлады. Бу фетнә режимның эчтән череп бетүен, элекке кагыйдәләрнең эшләмәвен аңлата. Фетнә чыккан икән, димәк, Путин контрольне югалтты, ул рефери, арадашчы ролен үтәүдән туктады дигән сүз. Бу, әлбәттә, Путин үзе Украинада башлаган сугыш аркасында башланган процесс. Путин вазгыятьне үз кулыннан ычкындырды. Яңа хакимият кирәк, көч-куәт органнары шуны күрә һәм бу турыда уйлый. 2024 ел хәлиткеч булачак дип уйлыйм, — дип сөйләде Азатлыкка Руслан Айсин.

"Путин хакимиятне үлгәнчегә кадәр сакларга тели"

Башкорт сәясәтчесе Руслан Габбасов сүзләренчә, Украинадагы сугышның иң зур "җанатарлары" булган кешеләр юкка чыга.

Болар сугышны җиңүгә кадәр дәвам итәргә теләүчеләр, һәм моның өчен Путинны да урыныннан алып ташларга әзер булучылар иде

— Стрелковны утырттылар, Пригожин белән Уткинны юк иттеләр. Болар Украинадагы сугышның иң зур тарафдарлары булды бит. Алар зур сугыш, күбрәк агрессия, күбрәк кан, күбрәк корбан таләп итте. Болар сугышны җиңүгә кадәр дәвам итәргә теләүчеләр, һәм моның өчен Путинны да урыныннан алып ташларга әзер булучылар иде, — дип язды ул телеграм-каналында.

Моннан чыгып Габбасов Мәскәү Кремлендә сугышны туктату һәм тынычлык килешүен төзү турында уйланырга мөмкиннәр дигән нәтиҗә дә ясый.

— Путин үз хакимиятен үлгәнчегә кадәр сакларга тели, — ди Габбасов.

Пригожин чынлыкта үлмәсә дә, ул сәяси фигура буларак юкка чыкты

Сәясәт белгече Федор Крашенинников, Пригожинның үлеме рәсми расланса, чынлыкта ул исән булса да, бу Путин системы аны юк итте дигән сүз ди.

— Әйдәгез, башта шуны билгеләп үтик: без Пригожинны үлде дип әйтә алмыйбыз. Кулында әллә ничә паспорты, париклары һәм, гомумән, шундый маскарадлар яраткан кешенең чынлап та һәлак булуына ышанырга ашыкмас идем.

Шул ук вакытта бу очкыч "Вагнерны"кы һәм анда ЧВК җитәкчелеге, шул ук Дмитрий Уткин булган диләр. Монда гади солдатлар очмаган. Ничек кенә булмасын, бу "Вагнер" җитәкчелегенә һөҗүм, теракт.

Шунысы да игътибарга лаек, Росавиация борттагы юлчылар исемлеген бик тиз хәбәр итте. Хакимиятләр Пригожинның әлеге очкычта булуын күрсәтәсе килде дигән хис калды. Росавиация бит тизрәк хакыйкатьне ачып сала торган демократик, бәйсез оешма түгел. Барысы да өстәгеләр белән килешенгән. Мондый белдерү юкка гына чыгарылмый.

Крашенинников Пригожинга мөнәсәбәт фетнәдән соң гына үзгәрмәде, алданрак башланды ди.

Путин системында болай итәргә ярамый — түзәргә, газапланырга, күп дигәндә Путинга зарланырга, ләкин низагларны тышка чыгармаска

— Бу Пригожинның кайбер эчке низагларны тышка чыгара башлавы белән бәйле. Ул бит шундый яшерен кеше иде, аның хәтта ниндирәк кыяфәттә булуын белмәделәр, фотоларын да табып булмый иде. Һәм кинәт кенә ул социаль челтәрләрдә чыгыш ясый башлады. Саклану министрлыгы түрәләренә гаепләүләр ташлады. Мин шул вакытта ук уйлап куйдым: Путин системы шулай корылган ки, кешенең хәле яхшы икән, ул дәшми. Ә инде эчке низагларны тышка чыгара башлау бу кешенең хәле начараюын күрсәтә. Димәк, Путин белән элемтәләр өзелгән, димәк, Путин белән ниндидер мәсьәләләрне килештерү мөмкинлеге беткән. Һәм Шойгу, Герасимов турында сөйләве өчен дә ул үз җәзасын алачак дип уйлаган идем. Путин системында болай итәргә ярамый — түзәргә, газапланырга, күп дигәндә Путинга зарланырга, ләкин низагларны тышка чыгармаска. Бигрәк тә сугыш вазгыятендә ил җитәкчелегенә, саклану министрлыгы җитәкчеләре эшчәнлеген шик астына куярга ярамый.

Сәясәт белгече Пригожин Путинны тыңламаган өчен җәзасын алды дип саный.

— Пригожин кайдадыр башка исем һәм башка кыяфәт белән яшәсә дә, ул юкка чыкты. Әгәр рәсмиләр аның үлемен таный икән, Пригожинның исән булып кайдадыр яшәве инде бернинди дә әһәмияткә ия түгел. Сәяси фигура буларак юкка чыгачак. Хәрби лидер буларак та аны систем юк итте. Бу — тыңламаган өчен җәза.

  • 2 ай элек Пригожин җитәкләгән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт отрядлары Мәскәүгә таба кузгалып фетнә оештырган иде. Фетнә вакытында Русия кораллы көчләренең берничә очкычы һәм боралагы бәреп төшерелде.
  • Пригожинга каршы ачылган җинаять эше соңыннан туктатылды, ә "Вагнер"чылар Беларус башлыгы Александр Лукашенка белән килешү нигезендә Беларуска җибәрелде. Пригожин исә Русиядә калды.
  • 21 августта Пригожин төшкән видео чыкты. Әлеге видеода ул "мин хәзер Африкада" диде.
  • Евгений Пригожин — эшкуар, Русия президенты Владимир Путинның күптәнге якын кешесе. Ресторан бизнесын оештыручы буларак танылган (Мәскәү Кремленә хезмәт күрсәтү подрядларын алу аркасында аны "Путинның пешекчесе" дип йөртәләр); соңыннан Пригожин белән Уткин "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен — Мәскәү Кремле мәнфәгатьләре өчен Сүрия, Африка, соңыннан Украинада да сугыша торган хәрби берәмлек оештырган. Узган ел "Вагнер"га Русия төрмәләрендә утырган дистәләгән мең тоткын ялланды. Алар Украинадагы сугышта уңышка да иреште, мәсәлән, быел язын Бахмутны яулады. Аларны төрле хәрби җинаятьләр кылуда гаепләделәр. Июньдә "Вагнер"чылар оештырган фетнәнең сәбәбе — Пригожинның Русия саклану министрлыгы белән килеп туган низагы. Пригожин сәяси таләпләр чыгара башлаган иде. Фетнәдән соң ул сәяси темаларга чыгыш ясамады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG