Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу фетнә татар-башкортның сәяси яктан әзер булмавын күрсәтте"


Кешеләр "Вагнер" танкы янында фотога төшә, Дондагы Ростов, 24 июнь 2023
Кешеләр "Вагнер" танкы янында фотога төшә, Дондагы Ростов, 24 июнь 2023

"Вагнер" төркеменең хәрби фетнә чыгару омтылышы федераль хакимиятнең теләсә кайчан йомшарырга, вертикаль хакимиятнең ишелеп төшәргә мөмкин булуын күрсәтте. Бу очракта милли республикалар нинди позиция алырга тиеш? Фетнәләр дәвам итсә, алар нишли ала? Татар һәм башкортка нәрсәгә әзерләнергә кирәк? Азатлык белгечләр фикерен туплады.

Белешмә: Вагнер төркеме

Вагнер төркеме (ингл. Wagner group) — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Русиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә хәрәкәт иткән. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлектә ул PMC Wagner исеме белән "Украина сепаратистлары" бүлегенә кертелгән. 2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертте. Төркем башында Русия президенты Владимир Путинның пешекчесе саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" — төркем командирларының берсе — Дмитрий Уткин кушаматы.

24 июнь көнне "Вагнер"төркеме оештырган фетнә вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Владимир Путинны яклавын белдерсә дә, белгечләр моннан зур мәгънә эзләргә кирәкми ди. Алар 1991 елдагы ГКЧП вакыйгасын искә төшерә. Ул вакытта Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев фетнәчеләрне яклап чыкты, соңрак фикерен үзгәртте. Ахыр чиктә ел ахырында СССР таркала.

"Миңтимер Шәймиев ике көннән соң үз мөрәҗәгатен кире каккан иде. Хәзер дә 1991 елгы хәлләр кабатланырга мөмкин. Русия һәрвакыт бер үк упкынга төшә. Әйтик, 1917 елгы вакыйгаларны алыйк. Әгәр без моны беләбез икән, ни өчен сабак алып аны кулланмыйбыз? Татарлар әлегә сәяси яктан әзер булмавын күрсәтте", ди сәясәт белгече Руслан Айсин.

Аныңча, бу фетнә омтылышы татарларга сәяси яктан әзерләнергә кирәклеге турында сөйли.

"Беренчедән, бу Русия эчендәге сәяси көчләр милләтләрнең мәнфәгатен кайгыртмавын күрсәтте. Пригожин да "урыс канын агызырга теләмим" дип кире борылды. Алар татарларны аерым субъект буларак танымый. Шуңа да татарларга өченче көч булып оешырга кирәк. Моның өчен милли бәйсезлек, суверенитетны торгызу максатыннан җәмәгатьчелекне туплау мөһим. Бу 1917 елда да, 1990 елларда да шулай булды. Әгәр эчке сугыш башланса, безне кырып ташлаячаклар.

Бүген Татарстан берни эшли алмаса да, аның белән сәяси мөһаҗирләр арасында багланышлар булдырырга кирәк. Татарстанга астыртын эш алып барырга, читтәге активистлар сәяси мәсьәләне күтәрергә тиеш. Бу вакыйга патшаның шәрә булуын күрсәтте, аның абруе төште. Куәт структуралары, хәрби көчләр берни түгел. Путинны беркем яклап чыкмады. Аның хакимияте буш икәне күренде.

Бүген репрессив чаралар болай да көчле, халык сүлпән, гражданлык институты юк. Бары "Вагнер" кебек хәрби төркемнәр, гаскәр, куәт структуралары бар. Җирле элитадан Кадыров белән Миңнехановны атарга була. Шулай да Путин бүген "Вагнер"га каршы бара алмый, Шойгуны да ала алмый", дип әлегә федераль хакимияттә билгесезлек хөкем сөрүе турында әйтте ул.

Постсовет илләрен өйрәнүче британ белгече Эдвард Лукас та бу фетнә 1917 ел үрнәгендә барды дип саный.

Русияне өйрәнүче американ эксперты Януш Бугайски исә, үзәк хакимият ишелеп төшкәндә милли республикалар моннан файдаланып калырга тиеш ди.

"Татарстан, Башкортстан һәм башка милли республикалар элитасы бу мөмкинлектән файдаланып калырга тиеш. Аларга Мәскәү империясенә түгел, үз халкына бәйле булырга, суверенитет игълан итеп бәйсезлеккә әзерләнергә кирәк", диде ул фетнә вакытында.

Американ белгече Пол Гобл алдан ук Пригожинның уңыш казанмаячагын әйтте. Путин исә фетнәне яклаучыларга карата җавап бирәчәк диде ул.

"Казан белән Уфага Пригожин гамәленнән файдаланырга мөмкин булса да, бу халыклар аның астында яшәргә теләмәячәк. Вакыйгалар шул кадәр тиз үзгәрә ки, Казан белән Уфага нәрсә эшләргә кирәклеген дә әйтеп булмый", диде ул.

Башкорт милли сәяси үзәге җитәкчесе Руслан Габбасов, "фетнә вакытында милли республикаларга көтеп торырга кирәк иде, хата ясамас өчен дәшмәү мөһим", дип саный.

"Мәскәү хакимияте ишелеп төшсә, алар белән көрәшеп тә торырга кирәк булмаячак. Үзара бер-берсен юк итәчәкләр. Безгә бу вакытта Башкортстанны контрольгә алырга һәм бәйсезлек турында игълан итәргә кирәк. Мин күпчелек төбәкләр һәм милли республикалар бу хакитмияттән туйган дип уйлыйм. Алар әлеге системның җимерелеп төшүен көтеп тора һәм үзләренчә яшәргә тели", ди ул.

  • 23 июньдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин русия хәрбиләре "Вагнер"ның тыл позицияләренә һөҗүм итте, дип белдерде. Ул "Русия хәрби җитәкчелегенең явызлыгын" туктату өчен "гаделлек маршы" башлау турында игълан итте. 25 мең сугышчысы булуын әйтте. "Марш"ның максаты - саклану министры Сергей Шойгуны һәм баш штаб җитәкчесе Валерий Герасимовны җаваплылыкка тарту диелде.
  • Русия саклану министрлыгы "Вагнер"га һөҗүм итү хәбәрен "мәгълүмати провокация" дип атады. Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Пригожинга каршы "кораллы фетнә" оештыру турында җинаять эше ачты.
  • 24 июнь иртәсендә "Вагнер" көчләре Дондагы Ростов шәһәрендә хәрби объектларны контрольгә алуын хәбәр итте. Telegram-каналларда ике видео чыкты, анда Пригожин Дондагы Ростовта урнашкан бөтен хәрби объектлар "Вагнер" контролендә, дип белдерде. Әгәр аларга Шойгу белән Герасимовны бирмәсәләр, вагнерчылар Ростовны "томалап", Мәскәүгә барачак диде ул. Көн дәвамында "Вагнер" сугышчыларының Мәскәүгә таба юл алуы турында хәбәрләр чыгып торды.
  • Мәскәүдә, Мәскәү һәм Воронеж өлкәләрендә террорга каршы операция тәртибе кертелде. Мәскәүдә, Ростов, Воронеж, Липецки, Тула, Тверь һәм Калининград өлкәләрендә киңкүләм чараларны тыйдылар. "Дон" машина юлының йөзләрчә километры ябылды.
  • 24 июнь ахырында Пригожин гаскәрләрне кире борабыз һәм планга ярашлы, кире кыр лагерьларына кайтабыз дип белдерде. Моңа кадәр Беларус президентының матбугат хезмәте Лукашенка Пригожин белән сөйләште дип белдерү чыгарды. Әлеге сөйләшү Путин килештерүе белән узган диелде.
  • Хәбәрдә әйтелгәнчә, Лукашенка белән Пригожин "Русия җирлегендә канлы сугышка юл куймау" турында килешкән. Имеш, Пригожин Лукашенканың "вагнерчыларның" Русиядә хәрәкәтен туктату һәм киеренкелекне бетерүдә адымнар ясау" тәкъдимен кабул иткән.
  • "Вагнер"ның хәрби фетнә чыгару омтылышыннан соң Путин Татарстан һәм Башкортстанда оешкан милли батальоннарны бетерергә мөмкин дип саный белгечләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG