Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башнефть" бу җәй дәвамында унынчы тапкыр ягулыкка бәя арттырган


2023 ел җәендә Русиядә ягулыкка бәя артуы соңгы 10 елда иң зур күләмдә күзәтелде.

"Башнефть-розница" ширкәте быелны җәй дәвамында унынчы тапкыр бензинга бәя арттырган. Бу хакта "Коммерсантъ-Уфа" яза.

24 августтан АИ-100 ягулыгының бер литры бәясе 50 тиенгә арткан. Хәзер ул 62,65 сум тәшки итә. АИ-92 литры бәясе 10 тиенгә артып, 51,85 сум булган. АИ-92 литры бәясе 15 тиенгә артып, 48,8 сумга кадәр җиткән.

Дизель ягулыгына да бәя арткан, ул 40 тиенгә күтәрелеп, хәзер 58,2 сум тәшкил итә.

Җәй башы белән чагыштырганда, АИ-100 литры бәясе 3,7 сумга, АИ-92 бәясе 2,25 сумга, дизель ягулыгы бәясе 1 сумга арткан.

Русиядә ягулыкка бәяләр илнең кайбер төбәкләрендә бензин һәм дизель җитмәве турында хәбәрләр фонында үсә. "Агентство. Новости" язуынча, 2023 ел җәендә Русиядә ягулыкка бәя артуы соңгы 10 елда иң зур күләмдә күзәтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG