Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Михаил Афанасьев гаскәр турында "фейклар" тарату эше нигезендә 5,5 елга хөкем ителде


Михаил Афанасьев мәхкәмә залында. Абакан. 16 апрель 2022 ел
Михаил Афанасьев мәхкәмә залында. Абакан. 16 апрель 2022 ел

Ул Хакасиядә 11 ОМОН хезмәткәренең Украинадагы сугышта катнашудан баш тартуы турында язган булган. Бу язма чыгып тугыз көн үткәч тә тоткарланган. Афанасьев – "вазифасыннан файдаланып" сугыш турында "фейклар" тараткан өчен хөкем ителгән Русиядәге беренче журналист булды. Ул гаебен танымады.

Абакандагы мәхкәмә Хакасиянең "Новый фокус" басмасы мөхәррире Михаил Афанасьевны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат" тарату турындагы эш нигезендә биш ел ярымга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән. Бу хакта төбәк прокуратурасы җиткерә.

Прокурор аны алты елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган булган.

Афанасьев – "вазифасыннан файдаланып" сугыш турында "фейклар" тараткан өчен хөкем ителгән Русиядәге беренче журналист булды. Ул гаебен танымады.

Мәхкәмә журналистка ике ел ярым мөхәррирлек һәм нәшрият эшчәнлеге белән шөгыльләнүне дә тыйган.

Афанасьевка каршы җинаять эше ачуга "Новый фокус" басмасы сайтында чыккан язмасы сәбәпче булган. Язмада Хакасиядә 11 ОМОН хезмәткәренең кирәк-яраклар белән начар тәэмин итүләре һәм хәрби җитәкчелекнең төптән уйланмаган карарлары аркасында Украинадагы сугышта катнашудан баш тартуы язылган булган.

Мәхкәмәдә фикер алышулар вакытында Михаил Афанасьев ОМОН сугышчыларын "дискредитацияләргә" теләмәдем, "язманы чыгаруның бердәнбер максаты – Хакасия ОМОНының элеккедән килгән эчке проблемнарына игътибар җәлеп итәргә теләдем", дигән.

Журналистны язма чыгып тугыз көн үткәч – 2022 елның 13 апрелендә тоткарлаганнар. Шул вакыттан ул тикшерү изоляторында тотыла.

Афанасьевның бер адвокаты Сибирь.Реалии-га яклау бу хөкем карарын шикаять итәргә җыена дип сөйләгән.

  • Михаил Афанасьев ике тапкыр Сахаров исемендәге "Гамәл буларак журналистика өчен" ("За журналистику как поступок") бүләген алды. Ул шулай ук Швеция публицистлары клубы бүләген алган беренче чит ил ватандашы.
  • Медиа хокукларын яклау үзәге башлыгы Галина Арапова фикеренчә, Афанасьевны гаепләү – Хакасиядәге соңгы бәйсез медианы томалау өчен эшләнгән. "Бу хөкем карары – гадел хөкемнең булмавына чираттагы мисал", дигән ул ВВС-га.
  • 2022 елның июнендә "Мемориал" Афанасьевны "эзәрлекләү – Украинадагы вакыйгаларга альтернатив карашлар тәкъдим итүче журналистларны куркытуга юнәлдерелгән" дип белдерде һәм аны сәяси тоткын итеп таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG