Accessibility links

Кайнар хәбәр

2025 елда Мәскәү Татарстанга федераль ярдәмне 7,8 млрд сумга киметәчәк


Мәскәү Кремле
Мәскәү Кремле

Бюджетның еллык дефициты 13,5 млрд сум булыр дип көтелә.

2025 елда Татарстан бюджетына федераль үзәктән 68,1 млрд сум финанс күчереләчәк. Бу хакта 12 ноябрьдә республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасының бюджет һәм салым комитеты утырышында белдерде.

Бу быелгы федераль ярдәмнән 7,8 млрд сумга азрак. Ел ахырына кадәр Мәскәүдән Татарстанга 76 млрд сум күчерелергә тиеш.

Моңа кадәр 2025 елда Татарстан бюджетына федераль бюджеттан 25,4 млрд сум каралган иде. Радик Гайзатуллин федераль үзәктән тагын 42,6 млрд сум өстәләчәген әйтте (җәмгысе 68,1 млрд сум).

Шул сәбәпле, киләсе елда Татарстан бюджетының кереме һәм чыгымнары 46,6 млрд сумга артачак. 2025 елда республиканың керемнәре 472 млрд сум, чыгымнары — 485,6 млрд сум булыр дип көтелә. Бюджет дефициты — 13,5 млрд сум.

Моннан тыш, финанс министры Татарстанның 9,5 млрд сум күләмендә дәүләт бурычын "сызып атачакларын" әйтте.

Татарстан Дәүләт шурасының узган утырышында Радик Гайзатуллин, 2025 елда республикада җыелачак салымнар федераль үзәккә күбрәк китәчәк дип кисәтте.

Татарстан Мәскәүгә күчергән салымнар күләмен елдан-ел арттыра. 2024 елның 9 аенда Татарстан үзендә җыелган салымнарның 771,9 млрд сумын федераль бюджетка юллаган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 41 процентка күбрәк. Былтыр республика 546,3 млрд күчергән булган.

Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. Киләсе елда республика икътисад үсеше акырынаер, нефтьчеләр кереме кимер дип фаразлый рәсмиләр. Моның төп сәбәбе дип санкцияләр һәм нефть табуга чикләүләр атала. Шуңа да карамастан, Татарстан дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттыра. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметә. Моннан тыш, Мәскәүнең икътисади-финанс сәясәте дә республиканың керемнәрен азайтыр дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG