Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Бердәм тавыш бирү көне" башланды, төбәкләрдә беренче хәрәмләшүләр турында хәбәр ителә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Красноярски краеның Сосновобор шәһәрендә сайлауга килүчеләргә "Бердәм Русия" өчен тавыш бирсәләр, мең сум тәкъдим итәләр диелә. Новокузнецкида картлар йортында урнашкан сайлау бүлгесендә  тавыш бирүчеләрне бушлай бутербродлар белән сыйлыйлар.

Русиядә “Бердәм тавыш бирү көне” башланды: 8 сентябрьдән 10сына кадәр русияләр 26 төбәккә башлык, 16 төбәкнең канун чыгару оешмаларына депутатлар сайлаячак.

Бу төбәкләргә Русия сугышта басып алган һәм аннексияләгән “яңа төбәкләр” дә – Украинаның Херсон, Запорожье, Донецки һәм Луһански өлкәләренең баскынлыктагы өлешләре дә керә.

Кайбер төбәкләрдә сайлау барышында хәрәмләшүләр турында хәбәр ителә дә башлады инде.

ТВК порталы хәбәренчә, Красноярски краеның Сосновобор шәһәрендә сайлауга килүчеләргә “Бердәм Русия” өчен тавыш бирсәләр, мең сум тәкъдим итәләр диелә. “Танышларым арасында күпчелек кеше ризалашты дип төгәл әйтә алам. Бу җиңел генә акча эшләү. Һәр сайлауларталдыннан даими кулланыла. Дөресен әйткәндә, кайчандыр мин дә ризалаша идем”, дип белдергән Сосновоборда яшәүче ханым ТВКга.

Sota хәбәренчә, Алтай краеның Онгудай авылында ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен сайлау бүлгесенә ашыгыч ярдәм машиналарында китерәләр, ә өлкән фельдшер аларны тавыш бирергә мәҗбүр итә.

Новокузнецкида картлар йортында урнашкан сайлау бүлгесендә тавыш бирүчеләрне бушлай бутербродлар белән сыйлыйлар диелә.

Рязандә агитаторлар балалары 7нче балалар бакчасына йөри торган ата-аналарга шалтыраткан һәм аларга “Бердәм Русия” өчен тавыш бирергә кушкан, дип җиткерә “Рязанские новости”. Моңа каршы килергә маташканнарга агитатор Яңа елга тәмле күчтәнәчләр бирелүен, бакчага ремонт ясалуны искә төшергән, бу чыгымнарны өлкә депутаты Игорь Трубицын түләде дигән.

  • Алданрак Русия Үзәк сайлау комиссиясе Украина белән чиктәге Шебекин шәһәр бүлгесендә (Белгород) сайлау уздырылмаячагын җиткерде. Комиссия рәисе Элла Памфилова сүзләренчә, тавыш бирүләр биредә “югары әзерлек тәртибе” кертелү белән бәйле.
  • 10 сентябрьдә Башкортстанда да Дәүләт җыенына депутатлар да сайлаячаклар. Башкортстан иҗтимагый пулаты сайлауларга 6615 күзәтүче әзерләдек дип хисап бирде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG