Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Победа" башлыгы: дроннар һөҗүме сәбәпле Мәскәү һава аланнарын ябып тору һава ширкәтләренә өстәмә чыгымнар ясый


Мәскәүнең Внуково һава аланында "Победа" очкычы. Архив фотосы
Мәскәүнең Внуково һава аланында "Победа" очкычы. Архив фотосы

"Әгәр очкыч Внуково һава аланына барган, әмма Шереметьевога төшеп утырган икән, бу – якынча бер сәгатькә артыграк очу дигән сүз һәм һава ширкәтенә чыгымнар да китерә", дигән ул. Boeing 737-800 очкычының ("Победа"да шундый 41 очкыч бар)  бер сәгать очуы якынча 750-800 мең сумга төшә.

Мәскәүгә дроннар һөҗүме булган чакта очкычларның маршрутын үзгәртү һава ширкәтләренә өстәмә чыгымнар ясый. Бу хакта Русиянең “Победа” һава ширкәте баш мөдире Дмитрий Тыщук РБКга сөйләгән.

“Әгәр очкыч Внуково һава аланына барган, әмма Шереметьевога төшеп утырган икән, бу – якынча бер сәгатькә артыграк очу дигән сүз һәм һава ширкәтенә чыгымнар да китерә”, дигән ул.

Ничә сум зыян килүе турында Тыщук әйтмәгән. Әмма башка һава ширкәтләрендә әйтүләренчә, Boeing 737-800 очкычының (“Победа”да шундый 41 очкыч бар) бер сәгать очуы якынча 750-800 мең сумга төшә.

"Победа" башлыгы дроннар аркасында маршрутны үзгәртергә мәҗбүр булу уңайсызлыклар тудыра, шул исәптән юлчыларга да, ди. Әмма әлегә һава ширкәтләре өстәмә чыгымнарын каплауны сорап дәүләткә мөрәҗәгать итәргә ниятләми.

Әмма дроннар аркасында Мәскәү һава аланнарын ябып тору “озакка сузылган хәлгә әйләнсә”, Тыщук бу хакта уйлаячакларын белдергән.

  • Соңгы берничә айда Русия хакимиятләре берничә мәртәбә Мәскәүгә очып килгән пилотсыз очкычларны зарарсызландырулары турында белдерде.
  • Дроннар аркасында Мәскәү һава аланнарында очкычларны кабул итү яки очыртып җибәрүгә чикләүләр кертелә. Бу “Келәм” (“Ковер”) планы дип атала. Аларны Мәскәүдәге ачык һава аланнарына да, Русиянең башка шәһәрләренә дә җибәрәләр.
  • 30 августка каршы төндә Украина кораллы көчләре сугыш башыннан бирле Русиягә иң көчле дрон һөҗүме ясады. Русиянең җиде төбәгенә һөҗүм булды. Украинаның иң уңышлы һөҗүме Псков һава аланына туры килде. Биредә сивил очкычлардан тыш, 334нче хәрби-транспорт һава полкының Ил-76 очкычлары да урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG