Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа танышулар (Новые знакомства)


Ежедневно мы сталкиваемся с новыми людьми на улице, в магазине, на работе, в социальных сетях. А что, если вы захотите узнать поближе того или иного человека? На этом уроке рассмотрим фразы и слова, которые помогут завести новые знакомства.

Как всегда, для начала пройдемся по актуальной лексике:

күрешү – свидание
очрашу – встреча

көтелмәгән очрашу – неожиданная встреча
очраклы очрашу – случайная встреча
танышу – знакомство
уртак танышлар – общие знакомые
уртак дуслар таныштырды – познакомили общие знакомые
чакыру – приглашение

Добавим фразы, которые можно использовать в начале знакомства:

Синең белән танышырга теләүчеләр күптер, мин дә алар арасында – Возможно, много желающих познакомиться с тобой, я среди них.

Сез миңа кызык кеше булып тоеласыз. Танышабызмы? – Вы кажетесь мне интересным человеком. Познакомимся?

Безнең уртак дусларыбыз күп икән. Ә без нигә таныш түгел? – У нас оказывается много общих друзей. А мы почему не знакомы?

Исәнмесез! Мин – Фаил, ә сез кем буласыз? – Здравствуйте, я Фаил, а вы кем будете?

Мин сезне күптән күзәтәм. Якыннан танышырга телим. Мөмкинме? – Я давно за вами наблюдаю. Хочу познакомиться поближе. Разрешите?

Бирем. Подберите вместо пропусков подходящие слова:

булып тоела (кажется), уртак дусларыбыз (общие знакомые), күптәннән күзәтәм (давно наблюдаю), танышырга теләүчеләр (желающие познакомиться), якыннан танышырга (познакомиться поближе)

  • Камил синең белән ... ... тели.
  • Булачак ирем белән безне ... ... таныштырды.
  • Бу китапны мин Салих Сәйдәшевның тормышы белән ... ... өчен киңәш итәм.
  • Яңа хезмәткәребез миңа сәләтле ... .....
  • Мин бу рәссамның иҗатын ... ...

Итак, представим, вы решительно настроены на новые знакомства, фразы отточены, темы для беседы подобраны. Назревает самый главный вопрос: а где познакомиться? Рассмотрим варианты наших героев, которые уже имеют положительный опыт.

Кайда танышырга?

Интернетта танышу (знакомства в интернете)

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:28 0:00
Миләүшә, 34 яшь
Без ирем белән интернетта таныштык. Ул минем фотоны бер дустының сәхифәсендә күргән дә танышырга теләгән. Беренче тапкыр бик гади генә: "Сәлам! Хәлләр ничек?" – дип язды. Социаль челтәрнең үз плюслары бар: кешенең сәхифәсендә исеме, белеме, дуслары, кызыксынулары турында күп мәгълүмат алырга була.

  • сәхифә – страница (здесь: в соцсетях)
  • мәгълүмат – информация

Тиз күрешү (спид-дэйтинг)

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:35 0:00
Мансур, 40 яшь
Мин танышу өчен төрле ысулларны сынадым, ләкин иң ошаганы – тиз күрешү. Ә тиз күрешүләр ничек уза соң? Танышырга теләүчеләр бер вакытта, бер урынга килә. Төрле кешеләр чиратлашып бер-берсе белән сөйләшә. Һәр кешегә биш минут вакыт бирелә. Бу вакытта кешеләр үзләре турында сөйли, сораулар бирә. Бер кичтә күп кеше белән танышырга өлгерәсең. Ошаган кешегә контактларыңны калдырырга мөмкин.

  • ысул – способ, метод
  • сынарга – испробовать, испытывать; сыналган – испытанный
  • өлгерергә – успевать

Мәдәни чаралар (культурные мероприятия)

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:24 0:00
Айсылу, 27 яшь
Мин төрле мәдәни чараларда танышырга яратам, чөнки мондый җирләргә бертөрле зәвыклы кешеләр килә. Мәсәлән, музейда күргәзмә ачылышы яки берәр музыкантның концерты. Бигрәк тә әз кешеле чараларда яңа танышлар табарга уңайлы.

  • зәвык – вкус, предпочтение
  • күргәзмә – выставка

Якташлар очрашуы (встреча с земляками)

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:31 0:00
Мәдинә, 30 яшь
Зур шәһәрләрдә яки чит илдә яшәгәндә, якташлар очрашуы, төрле милли кичәләр оештырыла. Мондый чараларга синең белән бер шәһәрдә яки районда туган, яшәгән кешеләр җыела. Яңа танышлар табар өчен яхшы урын. Уртак темалар, сөйләшер өчен сүзләр күп була. Бу кичәләр сирәк, ләкин бик җылы уза.

  • оештырырга – организовать

Уртак танышлар (общие знакомые)

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:27 0:00
Искәндәр, 45 яшь
Иске һәм сыналган ысул бу – уртак танышлар яки дуслар аша танышу. Әйе, минем өчен бу иң кулай юл. Чөнки дуслар, танышлар кеше турында сиңа кирәкле мәгълүматны бирә ала. Синең турында да теге кешегә сөйли. Кайчакта мин дусларымнан махсус сорыйм, ә кайчакта бу танышулар очраклы була.

  • кулай – удобный

Бирем. Ответьте на вопросы по тексту.

  • Миләүшәнең ире булачак хатынын беренче тапкыр кайда күргән?
  • Социаль челтәрләрнең нинди уңай ягы бар?
  • Тиз күрешүләр ничек уза?
  • Ни өчен Айсылу мәдәни чараларны танышу өчен яхшы урын ди?
  • Якташлар очрашуына кемнәр килә?
  • Искәндәр өчен иң кулай танышу юлы нинди?

Бирем. В каких местах знакомства можно использовать эти фразы?

күргәзмә / концерт / социаль челтәр / шәһәр урамы / уртак танышлар

  • Бу урын бушмы? (Это место свободное?)
  • Мин дә бу рәссамның иҗатын яратам. (Я тоже люблю творчество этого художника)
  • Сезнең фотоларыгыз бик матур. Еш сәяхәт итәсезме? (У вас красивые фотографии. Вы часто путешествуете?)
  • Гафу итегез, мин адаштым. Камал театры кайсы якта? (Прошу прощения, я заблудился. Где находится театр Камала?)
  • Камил сезнең турында күп сөйләгән иде. (Камил о вас много рассказывал.)

Немного грамматики

Когда речь идет о дружбе, знакомстве, об отношениях между людьми, будет полезно узнать о взаимно-совместном залоге (уртаклык юнәлеше) у глаголов.

Уртаклык юнәлеше обозначает:
1. совместное действие двух или нескольких субъектов;
2. помощь или содействие кому-либо в исполнении какой-то работы.

Глаголы взаимного залога образуются присоединением к основе аффиксов -ыш/ -еш, -ш:

  • сөйлә (говори, рассказывай) – сөйләш (разговаривай) – действие между двумя или несколькими людьми.
  • таны (узнавай) – таныш (знакомься)
  • эшлә (делай) – эшләш (помогай делать)
  • бул (будь) – булыш (помоги)

Примеры:

  • Беренче тапкыр без Салават концертында күрештек. – Впервые мы увиделись на концерте Салавата.
  • Башта бер-берсенә озаклап карашып тордылар, аннан кочаклаштылар. – Сначала долго смотрели друг на друга, потом обнялись.
  • Озын сөйләшүдән соң, ниһаять аңлаштык. – После долгого разговора, наконец, поняли друг друга.

Аудирование

Первая встреча и первое впечатление играют большую роль в дальнейших отношениях с людьми. Особенно важно, если речь идет о встрече с родителями вашего будущего супруга. Прослушайте разговор подруг, одна из которых впервые идет в гости к родителям своего парня.

Диалог
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00

Диалог

  • Айгөл. Наилә, кил әле тизрәк! Миңа синең ярдәмең кирәк.
  • Наилә. Нәрсә булды?
  • Айгөл. Нәрсә булсын?! Ренатның әти-әниләре кунакка чакырганнар, "Айгөл белән якыннан танышыйк", – дигәннәр. Бетте баш...
  • Наилә. Айгөл, борчылма әле син. Барысы да яхшы узар. Күптән көтә идең бит инде бу очрашуны!
  • Айгөл. Көтә идем, ләкин әзер түгел идем. Нәрсәләр алырга, нәрсә кияргә кирәк? Нәрсәләр әйтергә ярый, нәрсәләр ярамый?
  • Наилә. Беренче очрашуга, әлбәттә, күчтәнәч алып бар. Ләкин башта Ренаттан сора: әти-әниләре нәрсә ярата, ә нәрсә ашамый.
  • Айгөл. Яхшы, ә нәрсә кияргә?
  • Наилә. Үзеңә уңайлы булган киемне ки, ләкин ачык кием булмасын. Матур гына, тыйнак кына булсын. Исеңдә тот: "Киемеңә карап каршы алалар..."
  • Айгөл. ...акылыңа карап озаталар". Алай булгач, мин алар белән нәрсәләр турында сөйләшим?
  • Наилә. Сәясәткә кермә, улларын хурлама. Үзләренең кызыксынулары турында сораулар бир.
  • Айгөл. Тукта, монда Ренат нәрсәдер язган. Ай! "Ярты сәгатьтән соң сине кереп алам, әзерлән", – дигән.
  • Наилә. ...һәм иң мөһиме – беренче очрашуга соңга калма!

Бирем. Найдите следующие фразы в диалоге:

  • Пиши пропало (фразеологизм) –
  • Давно ждал этой встречи –
  • Удобная одежда –
  • Открытая одежда –
  • Милый –
  • Встречают по одежде –
  • Провожают по уму –
  • Политику не затрагивай –
  • Не говори плохо о их сыне –
  • Самое главное –

Бирем. Проверьте понимание диалога, ответив на вопросы "Әйе" или "Юк":

  • Айгөл беренче тапкыр Ренат белән очрашуга бара.
  • Беренче очрашуга күчтәнәч алып барырга кирәк.
  • Наилә ачык кием кияргә киңәш итә.
  • Беренче очрашуда сәясәт турында сөйләшергә кирәк түгел.
  • Ренат тиздән киләчәк.
  • Айгөл беренче очрашуга соңга кала.

Надеемся, что знания приобретенные на этом уроке помогут вам завести новых друзей и знакомых. И помните: чтобы поддерживать отношения, всегда будьте с ними на связи. А чтобы закрепить новые слова, используйте и повторяйте их.

Напоследок предлагаем пройти заключительный тест по материалам урока.

Тест: Яңа танышулар

Тест: Яңа танышулар

Сынау

Как вам наш урок? Пишите нам на почту (eydetat@gmail.com) и в соцсетях, что понравилось, а что нет. Напоминаем, что вы также можете учить татарский с помощью наших курсов "разговорный татарский для начинающих" и "разговорный татарский для продолжающих".

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Встретимся на следующем занятии. ​Сау булыгыз!

татарский на каждый день

Данный курс рассчитан для практики татарского языка в бытовых ситуациях, для каждодневного использования. Урок включает в себя набор необходимой лексики и фраз, жизненные диалоги с аудио озвучкой, интересные фразы, тест для самопроверки.

XS
SM
MD
LG