Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда күпкатлы йорт янында гранат шартлаткан ир тоткарланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казандагы күпкатлы йортларның берсе ишегалдында хәрби кием кигән ир балаларның күңелен ачам дип, яктылык-тавыш гранатына охшаш әйбер шартлаткан.

Полиция хезмәткәрләре Казандагы күпкатлы йорт янында гранат шартлаткан 38 яшьлек ирне тоткарлаган, дип җиткерә "Татар-информ".

Интернетта бу вакыйганың видеосы да чыгарга җитеште, әлеге хәл йорт домофонына көйләнгән камерага эләккән. Вакыйга 14 сентябрьдә булган.

"Z" тамгасы тегелгән хәрби кием кигән ир утыргычта бер хатын-кыз янында утыра. Янәшәдә генә балалар да бар. Ул балаларга, гранатның ничек эшләвен күрсәтү өчен, аның чөен алып атарга һәм ташларга тәкъдим итә. Янындагы хатын-кыз кирәкми дип үгетләргә тырышса да, ир тыңламый һәм бу җайланманы ишегалдына ташлый, ә ул соңрак шартлый.

Әлеге хәлдән соң ир үтеп баручылардан гафу үтенергә тотына.

Шартлату янәшәдәге кешеләрне куркыта. Әмма ул яктылык-тавыш гранаты булып чыга, беркем җәрәхәтләнми.

2 август көнне Уфада Нагаев шоссесына гранат тоткан ир йөгереп чыкты. Юлны шартлатам дип янады. Хәрби янына республика башлыгы Радий Хәбиров килде. Аның белән сөйләшкәннән соң, хәрби полициягә бирелде, гранатны Росгвардия хезмәткәрләренә тапшырдылар. Август ахырында ул тикшерү изоляторында үзенә кул салды.

  • Гыйнварда Русия баш прокуратурасы статистика чыгарды, аңа ярашлы 2022 елда Русиядә корал һәм шартлаткычлар кулланып җинаять кылулар саны ике мәртәбә арткан. Кораллы җинаятьләрнең күпчелеген хәрби хезмәткәрләр кылган диелде.
  • Русия гарнизон мәхкәмәләре статистикасын өйрәнгән "Вёрстка" басмасы исә Украинага каршы сугышып кайткан кимендә 42 русияле корал, сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткыч маддәләр үзләштерү, саклау һәм йөртү маддәсе нигезендә гаепләнеп мәхкәмә каршына баскан, дип хәбәр иткән иде.
  • Мәхкәмә карарларыннан күренгәнчә, русияләр фронтта табылган утлы коралларны яки кулланылмаган патроннар һәм гранатларны үзләренә ала. Алар бронежилетлар, йокы капчыклары, рюкзакларында аны хәрби бүлекчәгә китерә, соңрак яшерә, ә өйләренә ялга кайтканда яннарына ала, диелде. Сугыштан корал алып кайта алучыларның аларны фатирларында һәм дачаларында саклавы әйтелде.
  • Медиа чаралары моңарчы берничә мәртәбә сугыштан әйләнеп кайткан русияләрнең кешеләргә утлы корал белән янавы һәм хәтта атуы турында язды.
  • Әйтик, былтыр августта Смоленски өлкәсендә сугыштан кайткан хәрбинең Украинадан күчеп килүчеләргә һөҗүм итүе билгеле булды.
  • Дондагы Ростовта исә Украинадагы сугыш турында бәхәсләшкәннән соң, бер хәрби такси йөртүчене атып үтерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG