Бүген, 21 сентябрьдә Русия хөкүмәте чит илләргә бензин һәм дизель ягулыгы сатуны тыйды. Бу карар илдә урып-җыю вакытында үскән ягулык бәяләрен тотрыкландыру өчен кабул ителгән диелә.
Моңарчы Көньяк төбәкләргә һәм аннексияләнгән Кырымга ягулык китерү кискен кимүе хәбәр ителгән иде.
Хөкүмәт карары чыкмады, хөкүмәт йорты матбугат хезмәте һәм дәүләт агентлыклары бу тыюны "вакытлы чикләүләр" дип атый һәм аның асылын аңлатмый. Бу чара эчке базарны туендырырга тиеш диелә, элегрәк тулысынча тыю булганда гына шулай дип игълан ителә иде.
Кичә, 20 сентябрьдә Русия вице-премьеры Александр Новак министрлар бәяләр артуын чикләү өчен радикаль чараларга әзер, дип белдерде. Петербур биржасы белешмәләреннән күренгәнчә, җитештерүчеләр өчен кагыйдәләрне кырысландыргач, күпләп сатып алу бәяләре арзанайган, ә менә аерымлап сату нокталарында бәяләр үзгәрешсез.
Арзанайганнан соң да Аи-92 бензинының биржа бәясе бүген бер тоннасына 61,8 мең сум булган. Авыл хуҗалыгы техникасы һәм йөк машиналары өчен кирәкле җәйге дизель ягулыгы тоннасына 71,8 мең сумны тәшкил итә. Әле 31 июльдә генә аның бәясе тоннасына 57 мең сум булган, ягъни 25 процентка кыйбатланган дигән сүз.
Бәяләр артуның сәбәбе – дөнья базарындагы югары бәяләр һәм хөкүмәтнең ягулык демпферын (Русия белән чит илдәге бәяләрнең аермасын компенсацияләве) кисәк кенә киметүе. Аны нефть ширкәтләре бюджеттан ала, шуңа алмаш итеп эчке базарда бәяләрне тотып тора. Бу компенсацияләрне бирүне бюджет экономиясе өчен киметтеләр.
- 6 августта Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев ягулык җитмәү аркасында кыр эшләре тукталырга мөмкин дип белдерде. Иң соңгы чара буларак Патрушев эчке базарда вазгыять тотрыклы хәлгә килгәнче, чит илләргә нефть продуктлары сатуны вакытлыча туктатып торырга тәкъдим итте.
- Русиянең кайбер төбәкләрендә бензин һәм дизель җитмәве турында хәбәрләр фонында ягулыкка бәяләр дә үсә. Мәсәлән, "Башнефть-розница" ширкәте быелны җәй дәвамында ун тапкыр бензинга бәя арттырды.
- Июль башында активист Альберт Рәхмәтуллин, бензинга бәя арту сәбәпле, Башкортстанда ягулык бойкоты үткәрергә тәкъдим иткән иде.
- "Мин икътисадчы түгел, әлбәттә, шуңа гади кеше буларак әйтәм – безне кабат талыйлар! Чикләүләр кертелгәч, чит ил базарына нефть һәм нефть продуктлары сату берничә тапкырга кимеде, югыйсә. Һәм эчке базарда кирәгеннән артык булуы сәбәпле, бензин хәтта арзанаерга тиеш. Монополистлар керемнәрен югалтмас өчен, ясалма рәвештә бензин кытлыгы тудырып, бәяләрне арттыра, дип саныйм. Нефть олигархлары безне талый!" диде активист.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум