Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш йогынтысы: Русиядәге көнбатыш очкычларына техник хезмәт күрсәтелми. Алар ничек оча?


Соңгы айларда Русиядә очкычлар белән бәйле хәбәрләр еш ишетелә. Алар әле басуга утыра, әле кире һава аланына кайтырга мәҗбүр була, очып китәм дигәндә, очмый калучылар да бар. Белгечләр моны сугыш йогынтысы дип атый: запас өлешләр кайтмый, ремонт эшләре авырая.

20 сентябрьдә Татарстанның "ЮВТ Аэро" очкычы ягулык агу сәбәпле һава аланына кире кайтты. Bombardier CRJ200 Бөгелмәдән Усински шәһәренә (Коми) очып киткән иде, 55 минуттан кире Бөгелмәгә төшеп утырды.

12 сентябрьдә "Урал һава юллары" ширкәтенең Airbus A320 очкычы Новосибирски өлкәсенең бер басуына утырды.

11 сентябрь, дүшәмбе көнне "Урал һава юллары" ширкәтенең Казаннан Сочига очып киткән очкычы техник җитешсезлек сәбәпле кире әйләнеп кайткан иде.

Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, көнбатыш илләре Русиягә чикләүләр кертте. Хәзер Русия һава ширкәтләре өчен очкычларга алмаш өлешләр табу, көнбатыш очкычларына хезмәт күрсәтү проблемга әйләнде. Шуңа күрә алар иминлек таләпләрен шактый киметергә мәҗбүр.

Очкычларга ни булган, чикләүләр кертелгән шартларда Русия сивил авиациясенең язмышы нинди һәм алар запас өлешләр җитмәү мәсьәләсен ничек хәл итә? Бу хакта "Настоящее время" басмасына авиация белгече, элек Киевтагы "Антонов" конструктор бюросында сынап карау инженеры булып эшләгән Константин Криволап һәм "Важные истории" журналисты, Русиягә чит илдән алмаш өлешләр кертү турындагы тикшеренү авторы Роман Романовский сөйләгән.

"Русия һава ширкәтләре очкычларында очарга киңәш итмим"

— Новосибирски янындагы басуга төшеп утырган очкычтан башлыйк әле. Һава ширкәте башлыгы яшел гидросистем эшләүдән туктаган диде. Бу нәрсә дигән сүз?

Константин Криволап
Константин Криволап

— Бу очкычларда бер-берсен кабатлаучы өч систем бар. Airbus кына түгел, Boeing, башка очкычларда да шулай. Ул очыш буена иминлекне тәэмин итә һәм канат механизациясен – канатның аерым өлешләрен чыгару өчен кирәк.

Әмма миңа бу вакыйгада нидер әйтеп бетелмәгән кебек, кайдадыр мантыйк бозылган, бәйләнеш юк. Хәтерләсәгез, быел майда АКШта федераль мәхкәмә ике Русия эшмәкәренең эшен тыңлаган иде, алар Airbus һәм Boeing-ка тормоз системнары сату белән шөгыльләнгән. Аларга 20шәр ел төрмә яный. Бу алмаш өлешләр белән тәэмин итүче каналлар инде бетеп килә. Reuters Русиягә барлыгы 1,2 миллиард долларлык алмаш өлешләр кайтартылуын язган иде.

Русия Сивил авиация халыкара оешмасы (ICAO) нормалары билгели торган халыкара хокуктан хәзер төшеп калды. ICAO – 1944 елда төзелгән халыкара оешма, барлык сивил авиациянең эшчәнлеген иминлек ягыннан көйләп тора, ул иминлекне тәэмин итү өчен кирәк.

Анда "очарга яраклылык сертификаты" дигән әйбер бар. Бу сертификат очкыч кулланыла башлаганнан соң бирелә, ә аннары аны озайтырга тиешләр. Аны бары тик очкычны җитештергән ил генә озайта ала. Ә Русия гап-гади караклык белән шөгыльләнгәнгә күрә, очкычны эшләгән илдән очарга яраклылык сертификатын озайтуга рөхсәт алынмады. Димәк, барлык бу очкычлар да кирәкле детальләрсез калды һәм аларга сервис хезмәте күрсәтелмәде дигән сүз. Күптән түгел Шереметьеводан Әнкарага очып китә алмадылар – очышларны күчерделәр. Бу очкычлар ватылу белән бәйле иде.

— Очкычның басу уртасына төшеп утыруын тиешле техник хезмәт күрсәтелмәү белән бәйләп буламы? Әллә бу очраклы туры килү генәме?

— Күптән түгел мин "Белсат" басмасы белән әңгәмә корган идем. Хәбәрче миннән Русия очкычлары кайчан ватыла башларга мөмкин дип сорады. "Бу иртәгә яки берсекөнгә булыр дип әйтә алмыйм. Әмма ешайганнан ешаячак", дидем. Чөнки очкычларга хезмәт күрсәтүнең һәм очарга яраклылык сертификатын раслау нормативларының билгеле бер вакыт кысалары бар: очкычына карап өч ай, ярты ел, бер ел. Ә бу вакыт үтте инде. Русия лизингтагы очкычларны урлаганнан бирле ел ярымнан артык үтте. Әлеге очкычларга ел ярым хезмәт күрсәтелми, алар иртәгә үк ватыла башларга мөмкин.

— Русия юлчыларына нәрсә киңәш итәргә була? Рейсны башкарасы очкыч Көнбатышта җитештерелгән булмасын, Русиянеке булсын дип караргамы?

— Ә аларда Русия очкычлары да юк инде. Sukhoi Superjet 100 белән 40 минут һавада тора алуларына һай горурланганнар иде, ә бит ул очкыч 70 процентка чит ил детальләреннән тора. Барлыгы 230 шундый очкыч эшләнде. Бу Русия сивил авиациясен юлчыларны ташу проблемыннан коткармый.

Әнә Владимир Путин ныгытылган поездга күчеп утырды – дөрес эшли. Ким Чен Ын да аның янына поездда килә – бу дөрес транспорт чарасы. Әле тагын Русиядә арбалар, чаналар да бар... Чөнки авиация иминлеген азмы-күпме аңлаучы, акыллы кеше бу очкычларда очмаячак. Урланган очкычларда, хезмәт күрсәтелми торган, алмаш өлешләре булмаган очкычларда очмаячак.

— Ягъни башкача әйтсәк, Русиянең бер ширкәте белән дә очмаска, ә Мәскәүгә һәм Русиянең кайбер шәһәрләренә очучы чит ил һава ширкәтләре белән очаргамы?

— Русиянеке белән очуны киңәш итмим.

"Boeing һәм Airbus детальләрне Русиягә түгел, башка илгә сатам дип ышанырга тели"

— Соңгы ел ярым эчендә Русиягә очкычлар өчен алмаш өлешләр сатуны тыю, аларның җитмәве турында даими сөйләп торабыз, әмма бу чикләүләрне урап узардай шактый юллар барлыгы да ачыклана. Ничек мөмкин бу?

Роман Романовский
Роман Романовский

— Бик гади, чөнки дус һәм дус булмаган илләрдәге ширкәтләрдән "буш аралыклар" барлыкка килә. Шул ук Boeing белән Airbus-ны гына алыйк – алар Русиягә сатмыйбыз да, бернинди эшебез дә булмаячак дигән иде. Һәм алар алмаш өлешләрне башка илләргә – Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Кытайга, Төркиягә һәм хәтта Европа илләренә сатабыз, бу детальләр шушы илләрдә калыр дип ышына. Әмма без ачыклаганча, алар саткан бөтен алмаш өлешләр дә бу илләрдә калмый. Алар Русиягә китә.

Шуңа күрә бу бик җайлы схема, җаваплылык берникадәр таралып бетә. Русиягә сатмыйбыз дип сүз биргән Көнбатыш корпорацияләре рәсми рәвештә чынлап та сатмый. Әмма икенче яктан карасак, алар арадашчылар берлеге барлыкка килүенә дә артык каршылык күрсәтми, ә бу арадашчыларның сугыш башланганчы да Русия белән эшләре булган. Шушы рәвешле акча эшләмәкче булган арадашчылар берлеге барлыкка килде һәм аларның оста куллары аша менә шундый кызыклы сәүдә бара.

— Көнбатышның шундый арадашчылары алып барган мондый эшчәнлек өчен җәза бармы?

— Әйе, җәза бар, әмма әлегә мондый очраклар аз. Күптән түгел Америкада Русия ватандашлары белән бәйле очрак булган иде, алар да бик оста схема оештырган: Boeing корпорациясенең алмаш өлешләре Америка ширкәтенә дип сатып алынган, алга таба эзләр чуалган һәм бу детальләр Төркия аша китеп Русиягә юлланган. Һәм бу Русия ватандашларының берсен – Олег Пацуляны күптән түгел кулга алдылар, хәзер тикшерү һәм мәхкәмә бара. Аларны Америка экспорт чикләүләрен бозган өчен 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүләре бар.

Күптән түгел Европа берлегендә дә шундый ук җинаять җаваплылыгы кабул ителде. Мондый эшләр өчен төрмәгә дә утырырга мөмкин.

— Көнбатыш илләре моны контроль итә аламы? Андый мөмкинлек юк икән, чикләүләр турында кычкыру ник кирәк?

— Андый мөмкинлек бар дип уйлыйм. Икенче яктан, монда ширкәтләрнең үзләренә сораулар күбрәк. Шул ук Boeing һәм Airbus-ны гына алыйк. Бөтен ширкәтләр дә үзләренең контрагентларын тикшерергә тиеш. Алар кемгә сата, детальләр кая китә – моны карый, күзәтеп тора алалар.

Проблем нәрсәдә? Без ачыклаганча, Кыргызстандагы бер ширкәткә алмаш өлешләр саткан подрядчы "алар мөгаен ялган документлар эшләткән һәм безгә дөрес булмаган документлар күрсәткәндер" ди. Ягъни ул детальләр Кыргызстанга китә дип уйлаган. Ә алар Литвадан туп-туры Русиягә киткән. Контрагентларны тикшерү өчен яхшы систем оештырасың килә икән, бөтен мәгълүматны да табып була. Әгәр моны мөмкинлекләребез бик чикле булса да без – журналистлар эшли алганбыз икән, бөтен корпорацияләрнең дә көченнән килердәй эш дип саныйм.

Әйе, авырлыклар бар, чөнки бу схеманы буташтыру өчен Гарәп Әмирлекләре кебек соры зоналарны сайлыйлар, анда таможня мәгълүматлары халыкка чыгарылмый, ширкәтләрнең бенефициарларын ачыклау да авыр. Мондый фактлар булырга мөмкин. Әмма әгәр безнең кулдан килә икән, ширкәтләр дә эшли ала дип уйлыйм.

— Мондый арадашчылык аркасында төрмәгә керү куркынычы бар икән, димәк бәяләр дә арта дигән сүз. Контрабанда алмаш өлешләрен сатып алу Русия ширкәтләренә ни кадәр кыйбатракка чыга?

— Монда чагыштыру авыр. Әмма күптән түгел "Аэрофлот" башлыгы Сергей Александровский бер әңгәмәсендә Русия өчен алмаш өлешләр күпкә кыйбатланды, чөнки куркынычлар да нык арта, дип таныган иде. Бер яктан кешеләр 20 елга утырырга мөмкин, шуңа күрә алар үзләрен ни өчен куркыныч астына куюын аңласын өчен, бу куркыныч өчен юмарт итеп түләргә кирәк. Алмаш өлешләргә бәя даими артып тора, алар күптөрле. Әмма сатып алучылар – шул ук "Аэрофлот" та очкыч детальләренең күпкә кыйбатлануын таный.

— Бөтен арадашчылар да турыдан-туры Русия белән эшләүләрен беләме?

— Билгеле, Русиягә сата торган арадашчылар кемне тәэмин итүен аңлый. Ә бу арадашчыларны тәэмин итүчеләр яки гомер буе очкычларга алмаш компонентлар сату белән шөгыльләнгән һәм кинәт кенә бу схемага катыштырылган ниндидер көнбатыш ширкәтләренә килсәк – монда аңлавы авыр. Без тегеләр белән дә, болар белән дә сөйләшергә тырышып карадык. Беркемнең дә мондый эш эшләвен танымаячагы аңлашыла. Әмма монда аларны да бутыйлардыр дип уйлыйм.

  • Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.
  • Американ белгече, AeroDynamic Advisory консалтинг ширкәтенең идарә мөдире Ричард Әбулафиа 2022 елның мартында ук: "Русия тиздән мәзәк хәлдә калачак: үсеш алган, географик яктан дөньяда иң зур илдә һавадан юлчы ташуның индустриясе булмаячак. Русия оча алмаячак" дигән иде. Әбулафиа фаразынча, Русия һава ширкәтләре күпмедер вакыт "каннибализм"да – очкычларның бер өлешен алмаш детальләргә куллану режимында яшәп тора ала.

Язманың оригиналы: Настоящее время

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG