Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һава ширкәтләренең очкычларына куллану вакыты чыккан кирәк-яраклар куялар


Мәскәүнең Домодедово һава аланында очкычка хезмәт күрсәтелә. Архив фотосы
Мәскәүнең Домодедово һава аланында очкычка хезмәт күрсәтелә. Архив фотосы

Бу Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә чикләүләр кертелүе белән бәйле: хәзер очкычлар өчен компонентлар кайтарту вакыты һәм бәясе арткан, кайбер очракларда аларны бөтенләй “кайтартып булмый”, диелә.

2022 елда Русия һава ширкәтләре куллану вакыты чыккан детальләр һәм компонентлар кулланып, ике мең очыш ясаган. Бу хакта Ространснадзор белешмәләренә сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.

Русия думасының транспорт комитетында чыгыш ясаганда, Ространснадзор башлыгы Виктор Басаргин тикшерүләр үткәрдек, Көнбатыш очкычларын куллана торган берничә йөз һава оешмасында очкычлар өчен кирәк-яракларга кытлык булуы теркәлде дигән.

Басаргин сүзләренчә, бу детальләрне кайтарту вакыты һәм бәясе артуы белән бәйле, кайбер очракларда аларны бөтенләй "кайтартып булмый", дигән ул.

Басманың "Аэрофлот"тагы һәм башка һава ширкәтләрендәге әңгәмәдәшләре куллану вакыты чыккан кирәк-яраклар белән очуларын кире кага. Алар компонентлар кайтканны көтеп, очкычлар очмый да тора ала, безнең мондый мөмкинлек бар, дигән. Шулай да белгечләр Русиядә көнбатыш очкычларын очарга яраклы хәлдә тоту авырлашачак, дип саный.

Русия һава ширкәтләренә очкыч өчен кирәк-яраклар җитмәве турында күптән түгел "Проект" та хәбәр иткән иде. Чит илдән кирәк-яраклар кертү белән бәйле проблемнар аркасында, Русия һава ширкәтләрендә очкыч журналын алып бару кагыйдәләре дә үзгәргән. Анда хәзер очкычның бөтен төзексезлекләрен дә язып бармыйлар. Аерым алганда, "Аэрофлот"та шундый тәртип кертелгән диелде. Мәсәлән һәлакәт-коткару җиһазы җитмәү яки очкычтагы бәдрәф эшчәнлеген тәэмин итүче вакуум генераторы ватылу кебек әйберләрне журналга теркәмәгәннәр.

  • Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.
  • Американ белгече, AeroDynamic Advisory консалтинг ширкәтенең идарә мөдире Ричард Әбулафиа 2022 елның мартында ук: "Русия тиздән мәзәк хәлдә калачак: үсеш алган, географик яктан дөньяда иң зур илдә һавадан юлчы ташуның индустриясе булмаячак. Русия оча алмаячак" дигән иде. Әбулафиа фаразынча, Русия һава ширкәтләре күпмедер вакыт "каннибализм"да – очкычларның бер өлешен алмаш детальләргә куллану режимында яшәп тора ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG